Туган як

Түбән Камадагы «Ирония судьбы»

Күптән түгел генә Студентлар урамындагы яңа йортка күчендек. Шимбә көн ирем эшкә бик иртә, сәгатъ 4тә үк киткән, мине уятып та тормаган. Иртән кызым Зәлинә атылып минем янга йокы бүлмәсенә килеп керде дә, бик каты гаҗәпләнүдән күзләрен зур итеп ачып: «Әнием, залдагы диванда нинди кеше йоклап ята ул?!», дип кычкырып...

Күптән түгел генә Студентлар урамындагы яңа йортка күчендек. Шимбә көн ирем эшкә бик иртә, сәгатъ 4тә үк киткән, мине уятып та тормаган.
Иртән кызым Зәлинә атылып минем янга йокы бүлмәсенә килеп керде дә, бик каты гаҗәпләнүдән күзләрен зур итеп ачып: «Әнием, залдагы диванда нинди кеше йоклап ята ул?!», дип кычкырып җибәрде. Икәү чабышып залга кердек. Зурайтып җәелгән диванның бер яртысында җиде яшьлек улым Сәмир кырын ятып телефонында уен уйный, ә аның янында бер адәм трусикчан гына йоклап ята! Киемнәре диван кырындагы өстәлгә пөхтәләп төреп өеп куелган.
Якынрак килеп карагач, бу кеше таныш кебек тоелды, кайдадыр күргәнем бар бит моны! Уятырга тырышып карыйбыз, уянмый гына бит, авыз эченнән нидер мыгырдана, йодрыкларын болгарга азаплана, җитмәсә. Шул арада өстәл ягыннан телефон шалтыраганы ишетелде, эзләп тапканчы, тавыш тынды. Шулай да, телефонын курткасы кесәсеннән таптык, бу әфәндегә «Любимая» шалтыраткан булып чыкты.
Ул арада телефон тагын җанланды, тизрәк трубканы алдым. Аңлаштык, безнең өстәге катта яшәүче яшь ханым икән, әйтәм аны, теге кешенең йөзе таныш тоелды, бер-ике күргәнем булган, ахрысы. Танышканнан соң шартлатып дөресен әйттем: ирегез миндә йоклап ята, кереп алыгыз, дидем. Ханым бер тынга сүзсез калды, аннары ушына килде бугай, йөгереп безгә төшеп җитте. Ирен көч-хәл белән уятып, үзләренә кайтырга кушты да, кире өйләренә ашыкты, кечкенә баласы берүзе калган икән.
Күршенең ире авырлык белән генә йокысыннан уянды да ... ванна бүлмәсенә кереп иркенләп юынды, сөртенде. Ул арада хатыны тагын төшеп җитте, «нишләп һаман чыкмый инде», ди. Ә тормыш иптәше, беләсезме нишләгән, кызымның йокы бүлмәсенә кереп әйбәтләп плед белән ябынып ятып йок-
лаган! Хатыны кабаттан уятып, киендерде, ишеккә таба төрткәләп алып китте. Шунда гына ул, «Мин нишләп монда соң» дигән риторик соравын бирде. Безнең дә шул сорауга җавап ишетәсе килгән иде дә бит...
Күрше чыгып киткәч, беренче эш итеп, кызым белән Сәмир янына ашыктык. Улым, нигә миңа эндәшмәдең, яныңда чит кеше йоклап яткан бит, димен. Ә ул, исе дә китмичә, «сиңа апа әйтте бит инде», ди. Ул, күрше ятып йок-лагач, кунак килгән дә бездә кунарга калган, дип уйлаган икән.
Икенче эш итеп иремә шалтыраттым, шунда гына хәлләр аңлашыла башлады. Ул, иртә таңнан эшкә киткәндә, ишекне бикләргә оныткан. Ә безнең күрше төне буе ресторанда күңел ачып «матур» гына булып кайткан да, этажларны ялгышып безгә кереп ятып йоклаган. Кызым әйтә, ул әле аш бүлмәсенә кереп су да эчеп йөрде, ди. Әтисе йөри, дип, уйлап ул да торып карамаган.
Менә шундый хәлләр, яңа йортта күршеләр белән танышуның өр-яңа ысулы инде бу...
Анфиса Рамазанова сөйләгәннәрне Рәзилә
Насыйбуллина язып алды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: