Туган як

Төбе-тамыры белән

Әле кайчан гына «авыллар бетә, бугай» дигән сүзләр йөри башлаганга әлләни күп еллар да кирәк булмаган икән...

Телдә сөйләнсә дә, авыл кешеләре әле бу сүзне йөрәкләре белән кабул итмәделәр. Тоба авылы кызы, минем укучым, шагыйрәбез Илзирә Вәлиуллинаның: «Үлмә, авыл, үлмә!» дигән бик матур язылып, газетада бастырылган шигыре дә халыкны сискәндермәде. Шуңа охшаган мәкаләләр дә авыл халкын аптырашта калдырмады. 
Элек мал-туар, кош-корт, бигрәк тә оя-оя казлар асрау, чебешләр үстерү модада иде. Чөнки һәр гаилә үз тамагын үзе туйдырды, йорт-җирен ныгытты, балаларын укытты. Мин үзем институтка очлы башлы, табаны шомарып беткән галош белән бардым. Ә очлы башлы «түфлиләр», имтихан бирә алмыйча, өйләренә кайтып киттеләр...
Аллага шөкер, алган белемем белән 42 елдан артык илемә, дөресрәге, авылыма хезмәт иттем. Шул елларым өчен шатланам. Әгәр бу ел, бу гасыр башларына туры килгән булсам? Безнең әни белән кесәбездә 100 сум акча да юк иде. Ә хәзерге яшьләрне ни көтә соң? Аларның алга таба өметләре чынга ашармы? Балаларының юллары, киләчәкләре нинди булыр. «ЕГЭ» гына коткарып калырмы, әллә хәсрәт упкынына гына ташлармы? Минемчә, тәрәзәләрдән сикерүләр, берсен-берсе үтерүләр, психик авырулар юктан булмый. 
Ярар, монысы кешеләр турында, аны күзәтү минем эш түгел. Мин авылларыбыз язмышы турында гына яза башлаган идем. Бер караганда, чын-чынлап бетеп, үлеп бара бит авыл. Чыннан да, хәзер авыллар нигә кирәк соң? Бөтен эшне техника башкара: сукалый да, чәчә дә, ура да. Бөтен авыл эшен 5-10 төрле машина белән башкарырга була, 2-3 фермер да җитә.
Клублар ремонтлана, анда якын-тирәдәге шәһәрдәшләр килә, дөресрәге чакырыла. Концертлар, кичәләр шәп уза. Күз явын алырлык, киштәләре китаплар белән тулы китапхәнә бар. Тик китаплар гына бик аз укыла, йөрүче юк диярлек. Авылның бер өе зурлыгында фельдшер-акушерлык пунктлары салына, ә хезмәткәре 1-2 генә. 
Бала табу да азайды. 60-80 яшьлек әбиләрдән бала тудырып булмый бит инде. Хәзер авылда шул яшьтәге бабай һәм әбиләр генә калды. Аларның да саны кимегәннән кими бара. Хуҗалык товарлары сату кибете юк, саклык кассасы ябылды, гомуми мунча юкка чыкты һ.б. Агач өйләр бетеп бара. Кирпечтән салынган өйләр күбәя. Эчендә яшәүчеләр генә аз. Хуҗалары җәйгә генә кайта.
Мин шуны уйлыйм: картлар да үлеп беткәч, ул йортларны җир белән тигезләрләрме икән? Җиргә сусаган инвесторлар хәзердән үк уйлый башлаганнардыр инде. И сала, сала, мин әйтәм, урының кемнәргә кала?
Хәзер инде авылның киләчәге нинди булачагын абайлау авыр түгел. Киләчәге калмады аның: «авыл» исеме дә бетәр. Илзирә бик тырышып: «Үлмә, авыл, үлмә!» – дип оран салса да, синнән генә тормый ул, җаным. Авыл кадәр авылымның киләчәге булмагач, мондагы балаларның киләчәге буламы соң? Барысы да шәһәргә китеп, шунда эшкә урнашу җаен карый. Кире кайтырга теләрләр дә, тик соң булмагае дип куркам.
Саимә Сөләйманова, Каенлы авылы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: