Туган як

Татарча өйрәтәбез

Беркөнне мәктәптә математика укыткан күрше белән сөйләшеп утырдык.

«Безнең малай компьютерда төрле программалар җыярга остарды. Татарчага гына өйрәнә алмады», – дип зарланды ул. Хәзер бөтен җирдә олысын да, кечесен дә татарча дөрес сөйләшергә өйрәтә башладылар. Без авылдан чыгып киткәндә үз телебездә ярыйсы гына сөйләшә идек, шәһәргә килгәч яртысы онытылды, ә улыбыз бөтенләй белми, –  дип үзем дә уфтанып куйдым. Җәйге каникулда татарчага бераз өйрәнмәсме дип, балабызны әти ягыннан бердәнбер туганы янына авылга җибәрдек. «Улыбыз анда ничек яшәр?» – дип, иң нык борчылганы хәләл җефетем булды. Тәмле ризыклар пешерергә анда хәзер әби-бабай юк, өстәвенә, кибет, клуб, мәктәп ябык, элекке авылның исеме генә калды. Шуңа күрә анда кайтыр алдыннан хатыным машина багажнигын пицца, чипсы, пепси кола белән тутырды. Боларны бер айга җитәрлек запас итеп алдык, әмма өч көн узуга малай: «Татарча өйрәнәсем килми, анда күңелсез», – дип, кире кайтып керде.
– Безнеке дә авылда нәкъ бер атнага гына чыдый алды. Сез уйлаганча, татарчага бераз өйрәнмәсме дигән өмет белән, авылдагы ерак туганыбыз Габделбарый абзый янына кайтарып куйдым, – дип, күршем сүземә кушылды. – Олы яшьтә булса да, ул һаман да хуҗалыгында җимертеп эшли, усаллыгы белән тирә-якта дан тота булып чыкты. «Борчылмагыз, нәрсәгә булса да өйрәтермен», – дип, абзый безне нык ышандырып җибәрде. Үз чиратымда: «Габделбарый абзый татарчаны яхшы белә, сүземне тыңлап, үз телебездә яхшылап сөйләшергә өйрәнсәң, яңа спорт велосипеды алып бирермен», – дип, вәгъдә биреп кайттым. Бер атна узмады малай бу абзыйдан качып кайтып кермәсенме ди, күршем. 
«Нәрсә булды, ник кайттың?» – дип сораштыргач, «Велосипедың да кирәкми, мотоцикл алам дисәң дә риза түгел анда яшәргә», – дип елаган тегеләрнең малае. Сораша торгач, шуны белгәннәр, Габделбарый абзый беренче көнне үк тозлап-борычлап өйрәтеп, бу малайдан бакчасына тирес ташыткан. Алдагы көннәрдә шулай ук, татарча, үзе белгәнчә, сыерына башак ясап бирүне күрсәткән, лапас артыннан печән ташыткан, малларга су эчертеп, ишегалдын себерткән, мунчага утын әзерләргә кушкан. Күрше әйтүенчә, аның малае авылда яшәгәндә татарчага  әллә ни өйрәнә алмаган, аның каравы, Габделбарый абзыйның әче-төче сүзләрен кыстырып сөйләшергә шомарган. «Белмим, нишлисе булыр, ул абзый өйрәткәнне балабызга ел буена кире онытырга кирәк», – дип борчылды күршем. 
Хәзерге балаларны татарчага өйрәтүе җиңел булмавы турында озак кына сөйләшеп утырдык. «Шулай да, безнең чит тел укытучысы үз оныгына татарча иңдерә алган», – дип, сүзен дәвам итте минем күршем. Шундук урынымнан торып: «Ничек итеп, сөйлә тизрәк», – дип кызыксына башладым. Ике чит телне су кебек эчкән оныгын ул укытучы татарча белмәсме дип, авылда яшәүче туганнан-туган апасы янына кайтарып куйган. Синең кебек, машина багажнигына төрле тәм-том да төямәгән, минем кебек велосипед та вәгъдә итмәгән, әмма ике атна узды дигәндә аның оныгы авылдан татарчага шомарып килгән. Шунысы кызык, хәзер ул малай элек белгән чит телләрен онытып, бертуктаусыз татарча гына  сөйләшә ди. «Авылдагы әбиең ничек өйрәтте, нишләтте сине?» – дип ныклап сорагач, бәләкәй малай барысын да түкми-чәчми сөйләп биргән. 
Авыл карчыгы аны беренче көнне үк: «Әгәр сүземне тыңламасаң, чыгармыйм, элек мәдрәсәдә шулай укытканнар», – дип, кулына әлифба тоттырып, оныкны чоланга бикләп куйган. Малай: «Беренче көнне генә авыр булды, аннан кызык булып китте дә, әлифбаны ятлап чыктым», – дип сөйләгән. Бу минутта  күрше белән күзгә-күз карашып алдык. «Шәһәрдә чолан юк, кая ябарга да белмәссең», – дип куйдым әкрен генә. Күршем берни дәшмәде. Чыгып киткәндә ул артына борылмыйча гына: «Анысы шулай, чолан юк, аның урынына шәһәр читендә гаражым бар, нишлисең, шуннан башка чара калмады», – дип пышылдады. Шулчакны үзем дә ирексездән: «Дөрестән дә, бүтән чара юк, татарчага башкача өйрәтеп булмый, бәлкем булышыр, кем белгән аны?» – дип уйлап куйдым.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: