Туган як

Татарча инша

Дүртенче сыйныф укучысы Виларик: «Ләйсәрия Ибәтовна татарча инша язарга кушты, мин яза белмим, икеле куячак», - дип, ишектән шыр елап кайтып керде. Малайны һәр кулына мандарин тоттырып, көч-хәл белән елавыннан туктаттылар. Әтисе улының көндәлеген ачып карады, анда дөрестән дә өй эше итеп, җәйге ял темасына инша язарга кушканнар иде. Ике...

Дүртенче сыйныф укучысы Виларик: «Ләйсәрия Ибәтовна татарча инша язарга кушты, мин яза белмим, икеле куячак», - дип, ишектән шыр елап кайтып керде. Малайны һәр кулына мандарин тоттырып, көч-хәл белән елавыннан туктаттылар. Әтисе улының көндәлеген ачып карады, анда дөрестән дә өй эше итеп, җәйге ял темасына инша язарга кушканнар иде.
Ике югары белеме булган ир нишләргә белмичә башын кашып куйды. Ул күпне белә, әмма монда татарча инша язарга кирәк. Бу математика түгел, монда баш белән уйлап язу сорала. Татарчасы чамалы булуын аңлаган Виларикның әтисе кичекмәстән дусларыннан ярдәм сорарга, кесә телефонына ябышты. Аның иң якын дусты: «Булмый, үзебездә нәкъ шундый ук хәл, безнең кызга да «Шүрәле» турында язарга кушканнар, менә нишләргә белмичә баш ватып утырабыз», - дигән җавабын ишеттерде. Башка дусларының да татарчасы такы-токы гына булып чыкты. «Ипи-тозлык сөйләшә беләбез, тик язу дигәндә, гафу ит», - дип акландылар алар. «Теләсә кайсы концерт-спектакльгә билет табып бирәм, син әйткәнне яза алмыйм», - диде дусларының берсе. Икенчесе: «Фатирыңа, машинаңа ремонт ясарга риза, татарча булдыра алмыйм», - дип, тизрәк котылу ягын карады. Арада берсе хәтта: «Әйдә, елга буенда йорт салып бирәм, тик үз малаема булыша алмаганны, синекенә ничек языйм ди», - дип, борчымавын үтенде.
Плитә тирәсендә кайнашкан Виларикның әнисе, иренең кыен хәлдә калуын күреп, ярдәмгә ашыкты. Аның да дус хатыннары хәттин ашкан, шәт, алар арасында татарча яза белгәне табылмый калмас дигән өмет белән ул телефо-ныннан шалтырата башлады. Беренче танышы: «Дүрт чит тел беләм, «Фауст»ны нимесчә яттан сөйлим, әмма татарча яза алуыма шикләнәм», - дип хафага төште. Тагын бер танышы: «Әйдә кытайча язабыз, мин аларча ярыйсы гына сукалыйм», - дип мактана башлады. Чираттагысы: «Татарча сөйләшә белгәнем өчен рәхмәт әйт, әле ярый әбием өйрәтеп калдырды. Язу дигәндә, андый кеше табуың икеле, алар хәзер бетеп килә, җиңелрәк нәрсә сора», - дип, сөйләшүне оста гына икенче юлга борып җибәрде. Виларикның әнисе: «Инде нишлибез, башка сорар кеше калмады кебек», - дип, чарасызлыктан иренә карап куйды.
Шулай аптырашта калып, алар бик озак утырдылар. Тынычлыкны: «Кыш җитте, машинага яңа тәгәрмәч кирәк», - дип, бурычка акча сорап кергән Габделбарый бозып ташлады. Күршеләренең хәлен ул бер карауда аңлап өлгерде. «Безнең малайга авыр мәсьәлә эләксә, ярдәм сорап өстәге күршегә менәбез. Ул техник фәннәр докторы, институтта математика укыта, болай кире какканы юк, булдыра алганча тырыша, улыбыз дүртледән төшми», - дип күкрәк сукты малае белән мактанган Габделбарый. - Авылдашлардан шәһәрдә безнең авыл кызы эшли дип ишеттем. Безнең авылныкылар татарча матур сөйләшә, сезнең малайга ничек тә ярдәм итәр, тапсам, бүген үк алып килермен».
Кичен Вилариклар ишегендә кыңгырау чылтырады. Ачып җибәрсәләр, анда авызын ерган күршеләре Габделбарый басып тора. «Безнең авылдашлар күп монда, тәки эзләп таптылар, ярдәм иттеләр, күрегез, менә ул кыз», - дип, кем белән килүен күрсәтте. Шулчакны бәләкәй Виларик гаҗәпләнүеннән чүттән генә кычкырып җибәрмәде, чөнки анда аның татар теле укытучысы, берни аңламаган, арган кыяфәтле Ләйсәрия Ибәтовна басып тора иде...
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: