Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Татарча «Җиңел пар белән!»

Сер түгел, хәзер күпләр, ирләре, хатыннары булу өстенә, сөяркә дә тота. Урманда аулак почмак саен туктаган машиналарга, 1-2 сәгатькә кенә фатир «снимать» итүчеләргә күнегеп беттек инде. Ә мин сөйләячәк очракны ишеткәнегез булмагандыр әле. Шактый гына зур оешмада эшләүче бер ирнең, исемен Айнур дип куйган булыйк инде, үзе белән бергә эшләүче...

Сер түгел, хәзер күпләр, ирләре, хатыннары булу өстенә, сөяркә дә тота. Урманда аулак почмак саен туктаган машиналарга, 1-2 сәгатькә кенә фатир «снимать» итүчеләргә күнегеп беттек инде. Ә мин сөйләячәк очракны ишеткәнегез булмагандыр әле.
Шактый гына зур оешмада эшләүче бер ирнең, исемен Айнур дип куйган булыйк инде, үзе белән бергә эшләүче бер ханымга күзе төшә. Вәт, хатын ичмасам: ут кебек! Ирләрдән күбрәк эчә - исерми, аларны уздырып сүгенә - кисәтү ясаучы да юк. Боларга өстәп, матур да бит әле, шайтан алгыры! Ире дә юк...
Хатын да Айнурны ошатты, күрәмсең, бик тиз арада дуслашып, шактый гына якынаеп киттеләр. Эштә теләсә кайсы аулак почмакта очрашкалап йөргән Айнурның, акчалы кешеләр кебек, сөяркәсен затлы ресторанга алып кереп сыйлыйсы, кыйммәтле кунакханәләрдә ял иттерәсе килә, бик килә. Тик эш хакы күчеп бара торган пластик карта хатын кулында шул. Тырышкан табар - ташка кадак кагар, диләрме әле? Айнур да җаен тапты, эшкә машинада йөри башлады. Юлда «попутчик»лар утырта, өйгә кайтканчы берәр сәгать такси булып ала.
Тамчыдан күл җыела, дигән-дәй, «заначка» шактый гына булгач, гомергә барганы булмаса да, хатынына «мине командировкага җибәрәләр» дип, эштән өенә кайтып тормыйча, сөяркәсен затлы рес-
торанга чакырды. Матур гына утырдылар, очрашу хөрмәтенә шактый салдылар. Икесе дә шактый мәлҗерәгәч кенә, рестораннан чыгып, такси тоттылар пар күгәрченнәр. Исәпләре, хатынның квартирына бару иде. Хатын каяндыр бер уч ачкычлар тартып чыгарып, ирнең кулына тоттырды да, үзе бохар песие кебек, сөйгәненең куенына чумды.
Таксига шактый гына «чәйлек» калдырып, төз атларга тырышып, хатын квартирына юнәлделәр. Ир ишекне ачып керүгә, ниндидер таныш ис борынга бәрелгән кебек булды. Бу - хатынның хушбуй исе, аны берничек тә бутап булмый. «Кара әле, син минем хатын белән бер төсле духи сибәсең икән», дип көләргә маташты Айнур.
Киноларда күрсәтелгән кебек, романтикларча кыланып, ут кабызып тормадылар. Әллә ничә ел күрешмәгән кешеләр кебек кочаклаштылар да, ишек төбендә үк чишенә башладылар. Йокы бүлмәсендәге карават җәймәсе дә нәкъ Айнурларныкы төсле булуын кара әле син!
Тик бәхетле мизгелләр бик озак бармады шул, кемнеңдер үз ачкычы белән ишек ачып керүе икесен дә сискәндереп җибәрде. Айнур шундук айнып китеп: «Син бит ирем юк дигән идең», дип ысылдады.
Тик ишектән керүче кеше хатынның ире түгел, ә Айнурның хәләл җефете булып чыкты! Уҗымга йөреп өйрәнгән кешемени ул, буталып сөяркәсен үз квартирына алып кайткан, ләбаса! Бар да таныш кебек иде шул! Шулай була ул, эчми эчсәң, кылана белми кылансаң!
Бу вакыйганың ничек тәмамлануын сөйләп тормыйм инде - анысы комедия түгел, күбрәк драмага тартым...
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X