Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Татар теле сакланыр

Шигъри тәлгәшләр

Күпме халык җирдә юкка чыккан,
Җил-яңгырда эзе юылган,
Тарих чоңгылыннан чыга алмый
Исемнәре мәңге җуелган.
Бик күпләрнең җирдә эше калган,
Эзе калган, теле югалган,
Халкы, исә, үзгәлеген җуеп,
Чит-ят телдә башка юл алган.
Ирегеннән мәхрүм татар теле
Килеп җитте хәзер шул хәлгә,
Яңгырап та җирдә гасырларга,
Юкка чыгар микән бер мәлдә.
Башкорт, чуваш,
мари телләренең
Яхшы түгел бездән хәлләре,
Татар теле кебек аларның да
Санаулыдыр калган көннәре.
Кимсетелгән башка халык белән
Көрәшкәндә генә бер булып,
Гасырларда үзен югалтмыйча,
Татар теле калыр тел булып!
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев