Туган як

Татар малае

Урамда өч ахирәт очрашып, шуларның берсе:

– Ишеттегезме әле, безнең малай чит илдә булып кайтты, – дип, сүзен башлап җибәрде. – Юк турист булып түгел, сез нәрсә? Ул әле бишенче сыйныфта гына. Инглиз телен яхшы белүчеләрне мәктәптән чит илгә җибәрделәр.  Күпме кирәк, шулхәтле  түләгәч, малаебыз да алар арасына эләкте. Анда ике генә атна яшәп кайтты, хәзер инглиз телен су кебек эчә. Аларның «Гамлет»ын яттан сөйли, без аны русча да белмибез. И-и, шатландык инде, балабызның шундый зиһенле булуына. Чит илдән кайткач, улыбыз безнең белән алар телендә генә сөйләште. Без берни аңламадык, шулай да бик сөендек. Ничек сөенмисең ди?.. Балабызның тормышы башкача булачак, телләрен белгәч, ул хәзер шунда гына яшәячәк. 
Дөрес, авылдан килгән ерак туганыбыз кәефебезне бозып ташлады. Өч көн кунак булгач, көтмәгәндә: «Балагыз чирли, врачка күрсәтегез», – ди бу. 
«Нишләп, ни булган аңа», – дип, куркып калдык. «Малаегызның тумыштан теле ачылмаган, өченче көн сездә яшим, татарча ник бер сүз дәшсен», – ди авыл абзые. «Син нәрсә, ул чит илдә инглизчә сөйләшергә өйрәнеп кайтты», – дип кычкырдык без аңа. Улыбызның чит телдә сөйләшә белүенә керфеген дә селкетмәде туганыбыз: «Ни пычагыма аның ят телдә сөйләшә белүе. Улыгыз татарча бер сүз дә әйтә алмый», – дип, абзый һаман үз туксанын тукыды. Надан кеше белән сөйләшүе бик авыр шул, җәмәгать.
– Без алай зур акчалар түгеп, балабызны интектереп, чит телгә өйрәтмәдек, – дип, сүзгә ахирәтләрнең икенчесе килеп кушылды. Өч ел  рәттән диңгез буенда ял иткәндә, улыбыз да  янымда булды. Анда баргач, төрек базарында булмый калганым юк. Ниләр генә ишетмисең ул базарда. Ияреп йөри торгач, безнең малай ярыйсы гына төрекчә сукаларга өйрәнеп китте. «Башка телләрне  мәктәптә дә өйрәнә ала ул. Синең белән тагын бер-ике мәртәбә барып кайтса, төрекчәгә чистый өйрәнеп бетәчәк безнең малай» ди әтисе. Минемчә, чит телне өйрәнергә беркайчан да соң түгел. Улыбызның чутлау буенча башы бик шәп эшли. Алтынчы сыйныфта акча санарга өйрәнсә, әлегә шул җитеп торыр, дип уйлыйбыз.
Шулчакны болар сүзенә тагын бер ахирәт килеп кушылды:
– Быел безнеке чит илләрдә йөрмәде, атна-ун көн авылда торып килде. Белмим, интернетсыз, «чипсы»дан, «пепси»дан башка ничек чыдагандыр ул анда. Ирем «авылда безнең картлар янында бераз торып килсәң, кыйбатлы велосипед алып бирәм», – дигәч кенә ризалашты. Кибет ризыгы күрмәүдән, улыбыз ябыккан, күзләре тәмам эчкә батып калган бичаракайның. Мәктәптә күп укудан башы әйләнә башлагач, авылда бераз саф һава сулап килсен дип җибәргән идек без аны. Иң шатландырганы: шушы ун көн эчендә улыбыз беренче тапкыр татарча «әби», «бабай» дип әйтергә өйрәнде. Моны  ишеткәч, иремнең куанычы эченә сыймады, «татарча алай яхшы белгәч, институт бетереп,  авыл мәктәбенә балалар укытырга кайтыр», – дип шаярткан булды. «И-и, улым, укытыр иде, аңа гына калса, тик авылда балалар саны кимегәнгә, мәктәпне ябарга җыеналар шул», – диде бабасы. Шулай да  әтисе «киләсе  елга да авылга кайтсаң, мотоцикл алып бирермен» дип вәгъдә биргәч, улыбыз әллә ни карышып тормады, ризалашты. Кайтсын, өйрәнсен авылда татарчага  дибез. Соң түгел әле, улыбыз быел тугызны гына бетерә... Аның авылдагы әби-бабасы да 80 белән 90 арасында гына, җитешерләр әле дим улыбызны үзебезчә матур итеп сөйләшергә өйрәтергә. Ашыкмыйк, өлгерер әле, ул бит безнең татар малае! 
 Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: