Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Ташлыкта – «Гармунчылар туе»

Ташлык авылы клубында Флүр, Рәзинә һәм Ирек Гайнемөхәммәтовлар тарафыннан оештырылган бик тә уңышлы һәм зәвыклы «Гармунчылар туе» исемле кичәдә катнашырга насыйп булды. Белгәнебезчә, узган ел шәһәребездә беренче мәртәбә гармунчылар фестивале узды. Үткән гасырның 60нчы, 70нче елларында авыллардан шәһәребез төзелешенә килгән яшьләр арасында гармунчылар бихисап иде. Олы яшьтә булуларына карамастан, әле...

Ташлык авылы клубында Флүр, Рәзинә һәм Ирек Гайнемөхәммәтовлар тарафыннан оештырылган бик тә уңышлы һәм зәвыклы «Гармунчылар туе» исемле кичәдә катнашырга насыйп булды.
Белгәнебезчә, узган ел шәһәребездә беренче мәртәбә гармунчылар фестивале узды. Үткән гасырның 60нчы, 70нче елларында авыллардан шәһәребез төзелешенә килгән яшьләр арасында гармунчылар бихисап иде. Олы яшьтә булуларына карамастан, әле дә уйныйлар. Берәүләр туганнары җыелганда өендә генә уйнаса, икенчеләр ансамбльләргә йөри, сәхнәләрдә үзен күрсәтә. Бу тамашада шәһәребезнең нәкъ шундый олы яшьтәге гармунчылары чыгыш ясады.
Кичәне Габделхак ага Шакировның «Гармун алыйк әле, дускай» җыры белән Ирек Гайнемөхәммәтов җитәкләгән «Ләззәт» халык эстрада ансамбленең җырчылар төркеме башлап җибәрде. Кичә барышында ансамбль артистлары, һәр-бер гармунчы уеныннан соң, төркемләп тә, аерым-аерым да чыгышларын дәвам иттеләр.
Беренчеләрдән булып шәһәребезнең иң актив гармунчысы, балаларны курай һәм тальян гармунда уйнарга өйрәтүче Наил Миңнебаевның уйнау осталыгын тамаша кылдык.
Алга таба гармунчылар Каенлы авылыннан Рәис Шәкүров, шәһәребездән Тәлгать Минаков, Ринат Гайнуллин, Никифор Тукмачев, Рәйхан Нәфыйков тамашачыларга талантларын күрсәтте.
Рәзинә ханым, концертны оста итеп алып баруыннан тыш, укыган шигырьләре, моңлы җырлары белән гармунчылар туена ямь өстәп, тамашачылар күңелен күтәрде.
Соңгы елларда Гайнемөхәммәтовлар гаиләсе оештырган кичәләр, концертлар Ташлык авылында еш була икән. Чөнки бу авыл халкы беренчедән, бик актив - клубта буш урыннар сирәк була, икенчедән, алар тырыш, җыргамоңга, шигърияткә гашыйк, киң күңелле, нечкә хисле кешеләр, концертларда һәрвакыт үзләрен бик итәгатьле тоталар, һәрбер чыгыштан соң шаулатып кул чабалар, кичәдән соң артистларны хөрмәт итеп озатып калалар.
Килгән кунаклар чыгышыннан соң, сәхнә түренә Ташлык авылы гармунчылар ансамбле урын алды. Алар, шулай ук, тамашачылар күңелен бик тиз яуладылар һәм үзләренең оста гармунчылар икәнлеген исбат иттеләр.
Шушы бик тә күркәм, милли гореф-гадәтләрне һәм җыр-моңнарны халкыбызга кайтаруда зур әһәмияткә ия булган «Гармунчылар туе»на йомгак ясап, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев, аны оештыручы Гайнемөхәммәтовлар гаиләсенә, «Ләззәт» халык эстрада ансамбле артистларына, гармунчыларга үзенең рәхмәтен белдерде.
Мәснәви ҺАДИУЛЛИН,
Түбән Кама аксакаллар
шурасы рәисе
урынбасары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X