Туган як

Тарих укырга ярата, имеш

Нәҗметдин бабайның кыш көннәрендә безгә килеп утыра торган гадәте бар иде.

Килеп керә дә: 
– Улым, укырга тарих китабыңны бир әле, – дип, килгән саен тарих китабын сорый. 
Бервакыт мин: 
– Килгән саен ник шул китапны гына укыйсың, бәлки башка берәр китап бирергәдер? –  дип куйдым. 
– Юк, улым, тарих китабын укырга яратам, – дигәч, тагын тарих китабымны алып бирдем дә, үзем урамга чыгып киттем. 
Бераздан өйгә керсәм, Нәҗметдин бабай һаман тарих укып утыра. Якынрак килеп карасам... , китапның астын өскә тоткан. 
Мин, гаҗәпләнеп:
– Бабай, китапны дөрес тотмагансың бит, – дип, дәреслекне әйләндереп тоттырдым. 
– Әйтәм сурәттәге кешеләрнең башлары аста, ни эшләп егылышып беткәннәр дип, аңлый алмый торам, – ди бабай.
– Ә ничек укыдың соң? – дигән соравыма, ул: 
– Сурәтен караганда, астын өскә әйләндергәнмен, – диде. 
Нәҗметдин бабай кайтып киткәч, әнидән: 
– Нишләптер ул, китапның астын өскә тотып утыра иде, – дидем. 
Әнкәй: 
– Әй, улым, ул бит укый-яза белми, – диде. 
– Ә нишләп, килгән саен тарих китабын сорап ала? 
– Ул, улым, китапның сурәтләрен генә карап утыра, – диде. 
Шулай итеп, «тарих китабы укырга яратучы» Нәҗметдин бабайның укый-яза белмәгәнен ничә ел узгач кына белдем.

Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: