Туган як

Танылган театрның күренекле режиссеры

"Түбән Кама Татар драма театры режиссеры Рөстәм Галиев спектакльләрен карагач, күңелләр сафлана..."

Шәһәребезнең Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театрында театрның җитәкчесе, баш режиссеры, Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе, Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиевнең «Күңел түремә чакырам...» дигән иҗат кичәсе үткәрелде.

Театр каян башланган?

«Театр гардеробтан башлана» дигән гыйбарә бар. Мин дә гомерем буе шул сүзләрне ишетеп, аларга чын күңелемнән ышанып, чыннан да, театр гардеробтан башланадыр, дип уйлап яшәдем. Дөресрәге, моңа кадәр шулай яшәгән идем. Ә менә Рөстәм Галиевнең иҗат кичәсендә булганнан соң уйларымнан кире кайттым. Бу сүзләрнең һәр очракта да дөреслеккә туры килмәвен аңладым. Безнең Түбән Кама өчен театр гардеробтан башланмаган лабаса. Аерым бинасы да булмаган театрга, кая инде ул гардероб! Бездә театр Рөстәм Галиевнең Түбән Кама шәһәрендәге татар театрын биналы итү һәм аны республика күләмендә таныту турындагы уй-хыялларыннан башланган. Кайманов урамындагы сыерчык оясы кадәр генә кечкенә залы булган бинадан, шәһәребез өчен лаеклы, заманча, зәвыклы, артистлар һәм тамашачылар өчен уңайлы театр бинасы булдырганчы, әле шактый вакыт күпсанлы «бюрократик киртәләр» аша узарга туры килгән аңа.


Ә ул чакта – башлангычында – бары тик бер сорау гына куелган: «Шушы урында Түбән Кама шәһәренең татар театры булырмы?» Кемнәрдер бу тәкъдимгә көлеп кенә карый, икенчеләр кул селти, булмастай белән йөрмәгез, янәсе. Һәм шул чакта, күп дөнья күргән зур абзыйларны шаккатырып, яшь режиссер үз сүзен кистереп әйтә: «Монда театр булачак!» Һәм шул әйткән сүзендә тора... Бездә – Түбән Камада театр менә шуннан башланган, җәмәгать...

Ул – һәр эштә алдан йөрүче 

Рөстәм Галиевнең юбилей кичәсенә башкалабыз Казаннан, республиканың төрле районнарыннан танылган мәдәният-сәнгать әһелләре, режиссерлар, артистлар килде. Сәхнәгә чыгып, юбилярга матур теләкләрен җиткерүчеләр, аның турында истәлекләрен яңартучылар арасында Татарстан Язучылар берлегеннән бер төркем язучылар, драматурглар; Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт театрыннан, Кәрим Тинчурин театрыннан, Әлмәт, Минзәлә, Чаллы театрларыннан режиссерлар һәм артистлар бар иде. Танылган режиссерга карата матур теләкләр, югары рухтагы сүзләр күп әйтелде. Әлбәттә, бу кыска гына язмада аларның һәрберсенең чыгышын бәян итү мөмкин түгел. Шулай да, Рөстәм Галиевне хәзерге дәрәҗәсенә күтәрергә ярдәм иткән кайбер сыйфатларына тукталып узмыйча булмый.


Хезмәт юлын авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып башлаган Рөстәм Казан театр училищесын, Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый, Минзәлә һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрларында, Казанда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт театрында эшли, җитәкчеләр чакыруы буенча 1989 елда Түбән Камага килә.
Гомумән, аның татар театр дөньясы белән элемтәсе зур. Рөстәм Галиевнең тынгысыз җанлы булуы, һәр нәрсәдә яңалыкка омтылуы, образларны тудырганда үзенчәлекле фәлсәфәлелеккә өстенлек бирүе, башлаган эшен җиренә җиткереп башкаруы һәм, әлбәттә, үҗәтлеге, әрсезлеге дә ярдәм иткәндер. Бу хакта студент елларында аның белән бергә укыган бер курсташы сөйләгән сүзләрдән ачык аңлашылды. «Рөстәм укыганда ук һәрвакыт нинди дә булса файдалы эш оештырырга ярата һәм безне дә үзе артыннан ияртә белә иде», – диде ул. Хәтта җәен-көзен авыл хуҗалыгы эшләренә җибәрелгәч тә, әйдәгез, авыл халкына концерт куйыйк әле дип, концертлар оештырып, клубларда, мәдәният йортларында концертлар куеп йөргән.


Күп балалы гаиләдә үскән Рөстәмгә хезмәт сөючәнлек, тырышлык, белемгә омтылу, әдәбиятны һәм сәнгатьне үз итү кебек сыйфатлар ят түгел. Чөнки алар аңа кечкенәдән, ана сөте белән кергән. Рөстәм әфәнде әлеге кичәдә, сәхнә түренә басып, үзе кебек үк тынгысыз җанлы әнисен матур сүзләр белән юкка гына искә алмагандыр?.. Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры» драмасы Түбән Кама театры сәхнәсендә юкка гына куелмаган... Хәер, монысы инде аның иҗатына карый.

"Спектаклен карагач күңел сафлана..."

Рөстәм сәхнәләштергән спектакльләр! Алар бик күп. Үзләре бер дөнья, үзләре бер гомер. Куелган спектакльләре хакында сүз барганда, режиссер аларны тикмәгә генә «Минем яшәгән көннәрем» дип атамыйдыр. Мәшһүр драматург Туфан Миңнуллинның «Кызлар кызык итәләр» комедиясе түбәнкамалыларга гына түгел, республикабызның театр сөюче җәмәгатьчелегенә дә бик яхшы таныш. Ул режиссерның заллар тутырып тамашачылар җыйган спектакльләренең беренчесе иде. Әлеге иҗат кичәсендә аннан бер өзек тә күрсәтеп алгач, яшьлегемә кайткандай булдым. Аны узган гасырның туксанынчы елларында, беренче куелышында, ике мәртәбә караган идем. Хәзер бөтенләй икенче артистлар башкара. Яшьләр. Шулай да, артистларның һәр хәрәкәтендә, образлар тудыруда режиссер Рөстәмгә генә хас фәлсәфәлелек сизелеп тора.


Драматург Туфан Миңнуллин да исән вакытында Рөстәм Галиевнең эшчәнлегенә югары бәя биргән иде. Сәхнәдәге экраннан тамашачыларга күрсәтелгән видеоязмадан ул сөйләгәннәрдән бер өзек китерәм: «Рөстәм гап-гади генә вакыйгаларны да шундый итеп төреп бирә, син инде моңарга карап, ничектер күңелең сафланып, уйларың чистарынып китә. Һәм шушы матурлыкка кул чабасың», – ди аксакал драматургыбыз.
Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә», «Озын-озак балачак», Һади Такташның «Җир уллары трагедиясе», Омар Хайямның «Үзем белән үзем», А.Островскийның «Бирнәсез кыз», Ф.Достаевскийның «Идиот» һәм башка пьесаларны сәхнәләштерүгә кайбер режиссерлар алынырга да куркалар. Ә Рөстәм, киресенчә, әнә шундый катлаулы әсәрләрне дә «буйсындыру» җаен эзли. Аларны куярга курыкмыйча алына. Тәвәккәллек – уңышның нигезе, дигәндәй, әлбәттә, алар барысы да бик уңышлы килеп чыга.
Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры» драмасы белән Түбән Кама театры Кыргызстанда уздырылган фестивальдә җиңү яулап кайта. Берьюлы ике куян тоту кебегрәк була бу режиссер өчен – беренчедән, театр һәм төп рольне башкаручы Гүзәл Шәмәрдәнова җиңү яулап, мәртәбәле бүләкләргә ия булса, икенчедән, «Э-эх, шул кыргыз далаларында бер генә мәртәбә булсаң иде», дигән хыялын да тормышка ашыра.


Шәһәребез театрында режиссер Рөстәм Галиев җитәкчелегендә тулы бер артистлар буыны тәрбияләнде. Театрның башланган чорында сәхнәгә беренче атлап чыккан ул яшь егетләр-кызлар – хәзер үзләре танылган артистлар, яшь артистларның остазлары. Ә Рөстәм – һәр яңа талантны күреп алучы һәм аларны югары бәяләүче режиссер.


Бүгенге көндә театр артистлары "Безнең тынгысыз йөрәкле, мәшһүр режиссерыбыз бар», дип мактанса, режиссер Рөстәм Вәлиәхмәт улы үзе Түбән Камада шәһәребезгә, милләтебезгә лаеклы татар театры бар, аның мәһабәт бинасы бар, анда талантлы артистлар эшли, безнең халыкара бәйгеләрдә җиңү яулаган спектакльләребез бар дип, бик хаклы рәвештә горурлана. Чөнки ул шул театр дөньясында яши, шунда кайный...

Фото:https://vk.com/ngtdt

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: