Туган як

Танылган шагыйрь белән аралаштык

Шулай бер кичне кинәт телефоным шалтырады.

Каләмдәшем Әлфия Сибгатуллина икән.

«Хәерле кич, Мөнҗия апа! Хәлләрегез ничек? Иҗади кичәгездә була алмадым. Сезгә бүләк ясамакчы идем. Иртәгә без Сарман музеена һәм шагыйрь Дамир Гарифуллин белән очрашуга барабыз. Сез бит Сарманнан. Әйдәгез безнең белән», – диде.

Мин, әлбәттә, бик теләп риза булдым. Сәфәргә чыгасы көннең ничек матурлыгын белсәгез икән! Көз булса да, күктә кояш, гүя, серле елмаеп, җылы нурларын сибә, ә агачларның яшел, кызыл, сары яфраклары күзләрне камаштыра. Кичәге көн дә шулай ук матур иде. Ә бүгенге көн аеруча матур, чөнки мин дусларым белән туган ягыма кайтам.

Сарманга Аксакаллар шурасы рәисе Васил Камалов, «Кама таңнары» әгъзасы Әлфия Сибгатуллина, аның улы, килене белән юл тоттык. Сүз башта гел музей, Дамир Гарифуллин турында барса, Түбән Кама, Чаллы районнарын үтеп, Сарман якынлашканда без үзебез дә сизмәстән табигать турында сөйләшә башладык. Чөнки тирә-юнь искиткеч гүзәл төсләр белән бизәлгән иде – юлның ике ягы буйлап алтын алкаларын җилфердәтеп ак каеннар тезелеп киткән.

Юлдашларым: «Табигатегез бик матур», – дигән саен, миңа шулкадәр рәхәт булып китә, күңелне горурлык биләп ала. Күңелем шатлыктан әйтерсең лә күкләргә оча. Туган ягыма күптәннән кайтмаган кебек тоела хәтта. Ә югыйсә, авылымнан чыгып киткәнгә 40 елдан артык булса да, онытканым юк, бик еш кайтып йөрим. Тирә-ягыма, яңа күргәндәй, сокланып-сокланып карыйм – киң басулар, кырлар.

«Яңа Бүләк» дип язылган юл чатын үткәндә кош тоткандай шатланып: «Илһам Шакиров туган авылга – шушы юл», – дип горурланып әйтүләрем аңлатып бетерерлек түгел. Менә шундый хисләр дулкынында йөзеп, юл бик кыска кебек тоелды. Ә Дамир Гарифуллинга килгәндә, балачактан яратып җырлаган «Чыгарсыңмы каршы алырга» дигән җыр аның сүзләренә язылган.

Дамир Гарифуллин очрашуны көтеп, дулкынланып үзе дә безгә берничә тапкыр шалтыратып алды. Менә без Сарман музеена килеп җиттек. Дамир абыйның өе нәкъ шуның каршында икән. Башта музейга керергә булдык, шундый зур зат белән сөйләшеп сүз бетмәс, аңа аннан керербез, дип уйладык. Музей Сарман районы тарихын яктырткан, экспонатлар да бик күп. Җитәкчесе Дания ханым Кәшипова бик эчтәлекле экскурсия үткәрде. Бер бүлмәдә ике гармун тора. Берсе миңа җиде яшь булганда әти-әни алып биргән гармунга охшаш. Хисләргә түзә алмыйча, кулыма алып уйный да башладым. Соңгы бүлмәдә өстәлгә тәмтомнар тезеп чәй әзерләнгән иде. Аларның һәм безнең күчтәнәчләр белән чәй эчтек.

Дамир Гарифуллин капкасын ачып кереп, ишек кыңгыравына бастык. Үзенә 82 яшь булса да, егетләрдәй җитез Дамир абый елмаеп, ишекне ачты. Түр бүлмәгә кердек. Андагы шкафлардагы китапларны күреп шаккаттык.

Сүз иярә сүз чыгып: "Мин шушы районның Иске Имән авылы кызы», – дигәч, бик тә шатланып, иптәшләремә кабат-кабат: «Үзебезнең як кызы икән», – ди.

Дамир Гарифуллин бик җор телле, ачык, бик белемле. Аны ничә сәгатьләр тыңлап утырсаң да алҗый торган түгел. Һәммәбезгә шигырь юллары язып, бүләк итеп китапларын бирде. Дамир абый янында никадәр рәхәт, күңелле булмасын, безгә китәргә кирәк.

«И-и җибәрәселәрем килми дә бит, юлыгыз ерак», – дип хуҗа озата чыкты. Өендә, ишегалыдагы роза чәчәкләре янында истәлеккә фотога төштек. Үзе моңсу гына: «Тагын килегез», – дип озатып калды.

Ә кайтканда Сарман белән Түбән Кама арасы матур кебек тоелмады инде миңа, чөнки авылымнан киткәндә күңелем гел моңсулана. Шәһәргә юл бик озак кебек тоела... «Икенче тапкыр юлыбыз, бәлки Яңа Бүләк авылындагы Илһам Шакиров музеена булыр», – дип кенә күңелне тынычландырырга туры килде.

Мөнҗия Хәлимова

Фото: https://vk.com/farida_apa

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: