Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Үтә гомер

шигырь

Кырысланган бу дөньяның
Матурлыгын күрәм әле.
Хисләремә гөлләр кушып,
Асыл таҗлар үрәм әле.
Онытылып тыңлыйм һаман
Кошлар җырын, диңгез шавын.
Ишетәм күк таң атканда
Йолдызларның пышылдавын.
Ил гаменә кушылып яшим,
Дөньяның сөртеп күз яшен.
Тик сизелми үтә гомер,
Һаман алга чаба яшем.
Үтеп барса да гомернең
Гөл, чәчәкле матур мәле;
Җаннарны айкар шигырьләр
Һаман язылмаган әле.
Беләм, язылачак алар,
Күңелемдә иҗат уты.
Сөю тулы йөрәгемне
Баса алмас тормыш туты.
Ралия Кәримова

Фото:https://pixabay.com/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев