Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Сүзендә торган ... ( Көлсәң көл, еласаң ела )

Афанас авылында яшәүче сеңелем Феня һәрвакыт шат күңелле, юктан да кызык табып шаярырга ярата. Бервакыт аны күршесе куркыткан.

«Өйдә тыныч кына телевизор карап утырабыз, борылып карасам, артыбызда ир кеше басып тора», – ди. Аны кинәт кенә күреп, куркудан кычкырып җибәргән бу.

– Нигә шулай дәшмичә йөрисең? Авылда да, өйдә кеше бармы, керергә ярыймы, дип дәшеп керәләр. Ә син үзең олы кеше инде, шул гадәтне дә белмисең. Үзеңне дә бер кызык итәрмен әле, – дигән.

– Ни эшләтерсең? Мин курка торганнардан түгел, – дип көлгән генә күршесе...

1 апрель көнне ишегалдында йөргәндә, күршесе каяндыр кайтап килә икән. Сеңелем, йөзенә җитди кыяфәт чыгарып:

– Әй, күрше, юкка гына кыйбатлы ремонтлар ясап, азапланып йөрдегез. Харап иткәннәр бит өстәгеләр. Хатының елап урамга чыкты, бөтен җирдән шаулап су ага ди. Күршесе йөгереп йортка кереп киткән. Үзләренә кермичә туры өстәге катта яшәүчеләргә кергән дә:

– Үтерәм мин сезне, – дип кычкырган.

Тегеләр, берни аңламыйча, куркып калганнар, әлбәттә.

– Нигә үтерәсең безне? – диләр икән.

– Безне су бастыргансыз бит!

– Бездә бернинди су юк, коп-коры, – дип, ванналарын, кухняларын күрсәткәннәр.

Теге, аптырап, үзләренең катларына төшеп киткән. Өенә керсә, анда да берни юк, ди...

Бераздан йөрәген тотып урамга чыкты, ди сеңелем.

– Әй, Феня апа, үтерә яздың бит, йөрәгем шартлый язды бит, – дип әйтә ди күршесе, һаман да тынычлана алмыйча.

– Мин сиңа әйттем бит, бер кызык итәм әле, дип. Менә кызык булдыңмы? Бүген – 1 апрель, – дип көлгән сеңелем.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев