Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Сынау

Сөйләсәң, кеше ышанмас, барчабызның котын алган афәт аркасында бөтенләй эшсез кала яздым.

Безнең кафе базар каршында гына, салкында торып тамак чылатканнан соң, пилмән капкаларга  кем генә керми. Эшем бик җайлы булды, каршымнан узучының тәлинкәсенә тугызар пилмән салып,  шулпа урынына кайнар су өстисең дә, шуның белән вәссәлам! Шулай үз көемә эшләп йөргән көннәрнең берсендә, безгә җилкәсенә ак халат элгән бер адәм килеп керде: «Нинди шапшаклык!  Менә кайда ул чын вирус чыганагы!  Бу кафены күптән ябарга кирәк!» – дип,   куркыныч кыяфәтле бу адәм тамак яра башлады.  Хуҗабыз күпне күргән кеше, хәлне бик тиз аңлап өлгерде һәм: «Әфәндем, алай кызмагыз әле, булган хаталарыбызны төзәтербез, сез кушканны гына эшләрбез», – диештереп, теге адәмне юмалап, гадәтенчә майлап-җайлап ишектән чыгарып җибәрде. Тикшерү-че  китүгә кафе хуҗасы барыбызны җыеп: «Бу кеше үзенә бик шәп чыганак тапты, бер атнадан кабат килеп җитүен көт тә тор! Кызлар,  озакка сузмыйча бүлнискә барып,  чирләмәвегез  турында белешмә алып кайтыгыз», – дип, безне эшсез калдырып,  урамга чыгарып җибәрде.
Шулчакны арабыздан кемдер: «Әгәр ирем вируска тикшеренеп йөргәнемне белсә, шундук өйдән чыгып китәчәк», – дип, чәрелдәп елый ук башлады. Бер яшь кызыбыз: «Мин әле кияүгә чыгарга да өлгермәдем, танышырга теләгән егетләрем атна саен алышынып торалар.  – Аларның берсе баш авыртудан зарланса, икенчесе – тамак төбенә,  алай гынамы, сезнең пилмәнегездән соң ашказаным эшләми дип әйтүчеләр дә булгалады. Хәзер кемнән нинди чир йоктыруымны  каян хәтерләргә кирәк», –  дигән булып,   бүлнискә бармаска  киреләнә башлады. Хатыннарның касса аппараты артында утыручы иң өлкәне: «Ирем вирус эләктерүем турында ишетсә, мине ташлап башка хатын янына китеп барыр  дип  аз гына да курыкмыйм. Мин аны соңгы көннәренә җитәрлек итеп, муеныннан  кредитка батырып куйдым», – дип, кеткелдәп  көлеп җибәрде. 
Бу минутта үземнең өйдә утыручы ирем Әхнәф турында уйлап куйдым. Безнең шәһәр зур түгел, һәр яңалык яшен тизлегедәй таралып өлгерә. Кафены ябып, безне вируска тикшерергә җи-бәрүләре турында инде ишетеп тә өлгергәндер. Аңа ышаныч юк,  минем турында  бу болай булгач бөтенләй кайтмас дип уйлап,  үзенә башка  хатын табып куюы да бар. Тукта,  янына кемне алып кайтыр икән? Әллә кая бармас, аның белән бер парта артында  утырып, җиденче класста ук үбешергә өлгергән  Әлфәрия күрше урамда гына яши. Шуларны уйлап,  бүлнистә эшләремне бетереп, туп-туры фатирыма кайтып керсәм, өстәлдә: «Минем өчен борчылма,  Себер ягына нефть эзләргә чыгып киттем», – дигән язу ята иде.
Хуҗабыз икенче көнне үк: «Яңадан эшкә чык, кафе исемен үзгәрттек, без хәзер  базар халкын пилмән белән түгел, коймак белән сыйлаячакбыз», – дип хә-бәр итте. Булмагае тагын, миңа барыбер, коймакка камыр куяр-
га  әни мине балачактан ук өйрәтеп куйды. Тамак ялгарга  безгә шул ук кешеләр керәчәк, алар белән ничек сөйләшергә икәнен күптән белеп өлгердем. Эшсез калуымны ишетеп Себер якларына чыгып тайган ирем Әхнәф кайчан кайтыр, монда шунысы борчый. Белмим, нәрсәдән курыккандыр, минем вирус эләктерүемнәнме, әллә эшсез калып  акча җитмәүдәнме? Кафеның кабат ачылуы турында хәбәр итсәм, кире кайтырмы икән? Юк кайтмастыр, кайта  калса да, кирәге шуның кадәр генә. Ни әйтсәң дә,  бергә яшәгәндә ул вирус дигән афәтне  ничек тә җиңеп чыккан  булыр идек әле,  юк,  сынауны уза алмады Әхнәф. Кайтты исә, рәхим итсен, газизем монда үзен өч ай рәттән түләнмәгән автокредит  көтеп ятканын  белми шул әле!
Илдар Хәйруллин.

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев