Туган як

Сөйләшер кеше юк...

Юмореска

– Энем, ул врач дигәннәре син буласыңмы? Рөхсәтме, керимме?
– Әйе, мин булам, керегез, ни булды? Ашыкмыйча сөйләп бирегез.
– Сөйлим, энем, рәхәтләнеп, бик теләп сөйлим. Ничә врачка кердем, ишегенә татарча исем-фамилиясе
язылган, керсәң үзебезчә сөйләшүче кеше юк.
– Борчылмагыз, үзебезчә сөйләшербез. Йә, кайсы төшегез авырта, кыскача гына сөйләп бирегез.
– Син энем, бигрәк кызык кеше. Булган авыруың турында ашыгып кына сөйләп булмый ул. Борчыган чирең турында озаклап, бөтен нечкәлекләре белән аңлатып бирергә кирәк. Шулай итмәсәң, сине бер врач та терелтә алмаячак.
– Менә монысы дөрес, тик шулай да озакка сузмагыз, анда коридор тулы авыру көтә.
– Көтсеннәр. Үзем татарча белүче врач эзләп ничә көн йөрдем. Шуңа, энем, бүлдермичә генә тыңла әле мине. Ашыктырсаң, барысын да аңлап бетермәвең бар.
– Тыңлыйм, игътибар белән тыңлыйм. Ник килдегез? Зинһар, тизрәк сөйли күрегез, монда сез генә түгел.
– Хәзер, энем, бераз сабыр итсәң, барысын да аңлатып бирәм. Иртән торгач минем бер җирем дә авырт-мый. Карчык иртүк күп ашау зыянлы дип әллә ни әзерләмәскә тырыша. Бөтенесен хәтерлим, торуга иң әүвәле бер тәлинкә солы боткасы ашап куйдым, аның янына өчме-дүртме йомырка, биш-алты коймак, коры чәй һәм шуның белән вәссәлам... Җә, энем, врач кеше буларак дөресен әйт, бу кадәр генә ризык минем кебек зур гәүдәле иргә җитәме?
– Нишләп җитмәсен, бик җитә.
– Ул синеңчә җитә, минемчә юк. Югыйсә, каршыңда утырмас идем. Ашап бераз гына вакыт үтте, уң як бүсерем астында үтереп чәнчи башлады. Андый чакта мин физкультура ясарга тырышам, шулай итсәң авырту бераз кими. Дөрестән дә, азрак хәрәкәтләр ясагач, ул чәнчеп алулар эчемнең сул ягына, касыгым турына күчтеләр һәм корсагымның шул ягы гөбедәй калкып чыкты. Шуңа күрә, физкультура ясавымны көчәйтә төштем. Аякларым белән артык тавыш чыгарып тыпырдый башлагач, карчыгым: «Бу авыл өе түгел, бездән аста кеше яши, болай кылансаң, йөрәгеңә зыян килмәгәе», – дип тиргәп ташлады. Аның сүзен тыңлап, идәнгә ятып, биш-алты мәртәбә тәгәрәп алдым да, караватыма барып аудым. Син духтыр иптәш, миңа шуны аңлатып бир, үзем болай күп тә ашамыйм кебек. Әле сиксәнгә дә җитмәдем, азрак селкенеп алсам хәлем тиз бетә. Төшке ашым турында әйтеп тормыйм, сөйләсәм күпкә китә. Анысы турында аерым сөйләргә кирәк. Шуны-сына аптырыйм, элегрәк бер утыруда биш-алты өчпомак каплап куя идем, хәзер булмый, нишләп алай икән ул?!
– Сиксәнгә җиткәнегезне онытмагыз. Аннан сез сөйләгәннең күбесен аңлап бетермәдем. Нәрсә ул бүсер? Касык сүзен бөтенләй ишеткәнем юк. Берни аңламыйм, гөбедәй нәрсәгез калкып чыга ул? Без боларны институтта үтмәдек.
– И-и, энем, бүсер бүсер инде ул. Ә гөбедәй дигәне тагын да гади-рәк, аның нәрсәсен аңлатасың ди, безнең авылда барчасы шулай сөйләшә.
– Бу сүзләрне элек ишеткәнем булмады, гадирәк сөйләшегез әле.
– Аңламаганың күренеп тора, мин башкача сөйләшә алмыйм. Их, булмады бу, энем, булмады. Тә-әк, баш врачыгыз кайда утыра сезнең?
– Баш врачмы? Коридор башындагы сул як кабинетта. Тик ул чуаш милләтеннән, сезне бөтенләй дә аңламавы бар.
– Чуаш дисеңме? Алар күрше авылда гына яшәделәр, татарча ярыйсы гына сукалыйлар. Без аларны, алар безне аңлашып яшәдек. Керим әле шуның янына, үзе чуаш булсада, үзебезчә сөйләп бирсәм, шәт чиремне аңлап, кире борып чыгармас иде әле дим. Шаккаткыч хәл! Бүлнис тулы врач, үзебезчә сөйләшер кеше юк.

Илдар Хәйруллин

Фото:https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: