Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Сөйли белмәү бәясе

Көтмәгәндә, авылдан туй мәҗлесенә чакыру хәбәре ирештерделәр. Хатын белән бүләкләрне кибетләрдән йөгерә-чаба җыйдык та, машинага төяп юлга кузгалдык. Ике араны шактый вакыт кайтасы булганга хатынны кисәтеп куйдым: йоклап кайтканчы, яшьләрне котлап әйтер сүзләреңне кабатлап кайт! Минем үземдә сөйләү осталыгы юк шул, ике сүзне дә бәйләп сөйли алмыйм. Көн эссе булганлыктан,...

Көтмәгәндә, авылдан туй мәҗлесенә чакыру хәбәре ирештерделәр. Хатын белән бүләкләрне кибетләрдән йөгерә-чаба җыйдык та, машинага төяп юлга кузгалдык. Ике араны шактый вакыт кайтасы булганга хатынны кисәтеп куйдым: йоклап кайтканчы, яшьләрне котлап әйтер сүзләреңне кабатлап кайт! Минем үземдә сөйләү осталыгы юк шул, ике сүзне дә бәйләп сөйли алмыйм.
Көн эссе булганлыктан, машинаның тәрәзәләре ачык, җил уйнап тора. Ә хатын тырышып репетиция ясап кайта: «Котлыйбыз, телибез», һәм башка бик күп теләкләрне кычкырып сөйли бу. Инде нотыгын шомартып бетергәч, җырланасы җырларга күчте: «Икегез дә пар килгәнсез», «Тик бер генә булсын, гомерлеккә булсын, бер-береңә биргән вәгъдәләр...» Бишенче җырын җырлаганда, хатынның тавышы карлыгып чыга башлады. Ул тынып калып, бу эшеннән тәмам арып, җиңелчә генә гырылдап, йокыга китте. Авылга якынлашканда, пышылдавык-ярым ысылдавык тавыш ишетеп, сискәнеп киттем. Бу ысылдау талдан үрелгән кәрҗин эчендә күкәйләрен җылытып утырган казны хәтергә төшерде. Бәләкәй чакта сәке астыннан аякларны бик еш чеметкәли иде ул казлар. Тавышы тәмам беткән хатын ысылдый икән: «Кайтып җитәбезме без әле, юкмы?» Менә сиңа әкәмәт! Бу беткән тавыш белән туйда котлауларны ничек сөйләр бу?!
Кая барасың, туйда минем үземә чыгыш ясарга туры килде. Котламый булмый, туганнан туган апамның бердәнбер кызы кияүгә чыга. Котлап сүз әйтмәсәң теңкәңә тиеп гомер буе колак читләреңне кимерерләр. Беләм мин аларның нәселен! Үзем дә шул нәселдән чутланам бит...
Мәҗлес гөрләп башланып китте. Кунаклар кияү белән киленне мактап, теләкләрен әйтәләр дә, такмаклап җырлый-җырлый, бүләкләрен яшь гаиләгә тапшыралар. Чират безгә җиткәч, хатын минем кабыргага төртеп: «Сынатма!» дип ысылдан куйды.
«Иптәшләр», дип кыю гына башлаган идем, сөяк белән тиредән генә торган артымны хатын бик каты чеметеп алды. Авыртуыннан чүт кенә начар сүз белән кычкырып җибәрмәдем. Хатын мин генә ишетерлек итеп ысылдый: «Нинди иптәшләр, партсобраниемени бу сиңа, дивана! Туганнар дип әйт, дивана! Кавышуыгыз белән котлыйм, пар килгәнсез диген,дивана!» дип тагын да ныграк чеметеп алды. Болай да юкка гына да каушый торган кеше, хатынның мондый усаллыгыннан мин гел каушап калдым, хәтта тез буыннарым калтырый башлады, фикерләрем таралып китте. Шулай да каушавымны сиздермәскә тырышып, сүземне дәвам иттем: «Сез безгә иптәшләр түгел, туганнар. Ничек дисең,хатын?..Әйе, дивана туганнар... икегез дә пар килгәнсез...» Әйтәсе сүземне хатын әйттереп бетертмәде, чалбарымнан тартып, артыма шап итеп утыртты.
Минем котлау сүзен халык яратты, ахрысы, шау килеп көлеп алдылар. Хатын, бүләкләрен күтәреп, такмак әйтерлек рәте булмагач, бии-бии тапшыра башлады. Яшьләр өчен минем дә үз «сюрприз»ым бар иде. Юлда кайтканда, келт итеп, туйда каз бүләк иткәннәре искә төште.Машинаны юл өстендәге бер авылда туктаттым. Бик тәмләп гыр-гыр йоклаган хатынны уятырга җәлләдем. Бер йортка кереп, хуҗабикә белән сөйләшеп (ул мине аңлап та бетермәгәндер инде) бер ата каз, бер ана каз сатып алдым да, аларны тартмага тыгып, багажникка урнаштырдым. Менә хәзер шул бүләкне тапшырыр өчен тышка чыгып машинадагы тартманы ачтым. Казларның аякларын, канатларын кызыл тасма белән бәйләп, икесенең дә муенына бантиклар тагып, өйгә кереп киттем. Хатын соңгы бүләген биреп маташа. Хәзер минем чират. Казларымны тартмадан чыгарып кулларыма алдым да, яшьләр алдына килеп бастым. Тере казларны күреп бөтенесе «аһ» итте. Хатынның миңа нәрсәдер әйтергә дип ачылган авызы шул килеш ачылып калды.
«Гафу итегез, иптәш-туганнар! - мәйтәм. - Шул тиклем тиз өйләнештегез, казларны суеп,эшкәртеп бирергә дә вакыт булмады». Шул вакыт ата каз каңгылдан куйды. Ул миңа «Каак таак?!» - дип ишетелде. Пар казны кулдан чүт кенә төшереп җибәрмәдем. Кеше телен аңлый икән бит болар! Үз-үземне кулга алып, сүземне дәвам иттем: «Сез хәзер менә шушы ике пар каз кебек инде. Аяк-кулларыгыз бәйләнгән, ысылдашып яшәгез!»
Хатынның утлы күз карашын тоеп, үз урыныма барып утырганчы ук, гөҗ килеп, көлә-көлә кул чабып, халык мине алкышларга күмде. Эчтән генә уйлап куйдым: хатын, дивана син дип, мине һәрвакыт мыскыл итеп кенә тора. Ә менә бүтәннәр ошатты бит әле! Менә бит, халык ничек көлә, кул чаба!
Кайтканда, хатын юл буе күкәй өстендә утырган каз кебек ысылдады, әйтерсең лә мин аның астындагы күкәйләрне алмакчы булам! Үзе минем кебек шаян сүзле, тапкыр булмаганга, көнләшүенә чыдый алмагандыр инде...
Инсаф КАШАПОВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев