Туган як

Сырадан биздем

Яшереп маташмыйм, элегрәк сыра эчкәли идем. Җәйге кызу кичләрдә кибеттән салкын сыра алып керәсең, аны күбекләтеп зур кружкага саласың да, балконгы чыгып, шул кружкадан аз-маз сыра йоткалап, көнбагыш чиртеп утырасың. Көнбагыш чүбеңне дә өйдәге чиләккә салып тормыйча, балкон тәрәзәсеннән генә урамга чәчәсең. Өстәвенә, дус кызларың да сыра яратса, эшләр тагын...

Яшереп маташмыйм, элегрәк сыра эчкәли идем. Җәйге кызу кичләрдә кибеттән салкын сыра алып керәсең, аны күбекләтеп зур кружкага саласың да, балконгы чыгып, шул кружкадан аз-маз сыра йоткалап, көнбагыш чиртеп утырасың. Көнбагыш чүбеңне дә өйдәге чиләккә салып тормыйча, балкон тәрәзәсеннән генә урамга чәчәсең. Өстәвенә, дус кызларың да сыра яратса, эшләр тагын да яхшырак - менә дигән компания җыела. Нәрсә, ирләргә генә "өч борын"га җыелырга дигәнме әллә? 1917нче елда бабайлар безгә ни өчен хөррият яулаган да, ир-атлар белән тигез хокуклар биргән.

Тик хәзер эчмим инде, биздем. Сәбәбе бар чөнки. Ә урамда сыра шешәсе күтәреп эчеп йөрүчеләрне күргән саен, яннарыннан мыек астыннан гына көлеп китәм.

Сырадан бизүнең тарихы болайрак. Бервакыт шулай, күрше шәһәрдә яшәүче дус кыз янына кунакка киттем. Ике шәһәр арасы ерак түгел: теләсәң автобуска утырасың, анда кысылып барырга теләмәсәң такси тотасың да, егерме-егерме биш минутта барып җитәсең. Соңгы ун-егерме елда хатын-кызлар очрашса да ирләр кебек, өстәлгә спиртлы эчемлек кую гадәткә керде. Дус кызым да мине шулай "суган кыяклары белән полный өстәл" ясап каршылады. Бу соңгы җөмлә сезгә аңлашылып бетмәс, аңлатып китим әле: безнең авылда, хәзер мәрхүм инде, бер абый иртән машина трактор паркына эшкә җыелгач болай дип мактана икән: "Вәт кичә бәйрәм иттек инде. Полный өстәл ясап утырдык, даже суган кыягы да бар иде" дип әйтеп куйган. Ни өчен суган кыягын затлы табын ризыгы санагандыр - билгесез. Ә безнең авыл халкының теленә (берсен дә калдырмыйча) шайтан төкергән. Авызыңнан берәр кыек сүз чыктымы, хәзер я кушамат булып ябыша, я мәзәк итеп сөйләнелә башлый.

Очрашу хөрмәтенә нәрсә дә булса салырга кирәк бит инде. Дустымның ире дә өйдә түгел, балыкка дип чыгып киткән, кыскасы, аулак өй. Тиз генә чат саен зур кисмәкләрдә сатыла торган "разливной" сыра чыгып алдык та, дүрпочмаклы өстәлне түгәрәк итеп сөйләшеп утырабыз. Сыра гына булса да, хәйран гына башка да китте. Җырлашып утыруга ук барып җитә алмадык, ире балыктан кайтып керде. Әллә хатынын тикшерү өчен генә балыкка киттем дип хәйләләгән, әллә "балыгы" өйдә булмаган - сәбәбен сорап тормадык. Ул безнең сыра эчеп утырганны күргәч шаркылдап көлеп җибәрде. Үзе шул шәһәрнең сыра заводында эшләгән ир сыраны авызына да капканы юк, бәйрәмнәрдә дә аракы гына эчә. Без ике яклап кыса башлагач, көлүенең сәбәбен аңлатып бирде. Баксаң сыра заводында эшләүче ирләр арасында шундый бер традиция яши икән. Сыра зур чанда ясалып, шешәләргә тутырыр алдыннан шундагы бар ирләр чанга "пес" итәләр ди.

Җирәнүчән кеше булмасам да, ул сөйләгәннән соң, сырадан күңел бизде. Ә дустым ул төнне унитаз белән кочаклашып уздырды. Бераз соңрак, безне эчүдән ташлатыр өчен генә сөйләмәдеме икән, дигән шик белән, башка шәһәрләрдәге сыра заводында эшләүчеләрне эзләп табып, (Интернет заманасы бит) сораган идем - дөресе шул икән...

Алдаша дип уйласагыз, таныш-белешләрегез аркылы үзегез тикшереп карагыз. Ә мин "кунак ашы - кара-каршы" дигәнне истә тотып, аракы ясау технологиясен һәм анда эшләүчеләр арасындагы традицияләрне барлыйм. Әлегә уңышлар юк, кем белә, бәлки аракы заводында эшләүче хатын-кызларның берәр шундый гадәте бардыр?..

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: