Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Сыерчыклар килгән безгә...

Килде бит җәмәгать яз безгә дә! Ялындырып булса да, килеп җитте. Көннәр ничек кыздыра! Кәефләр күтәрелеп китте, яшиселәр килә башлады. Рәхәт бит, табигать кенә түгел, кешеләр дә уяна. Көннәр җылыта башлауга,кышкы сытык чырайлар да бераз яктыра төшә кебек. Татар халкында элек-электән килгән бер матур гадәт бар: түбә кыекларына кош оялары...

Килде бит җәмәгать яз безгә дә! Ялындырып булса да, килеп җитте. Көннәр ничек кыздыра! Кәефләр күтәрелеп китте, яшиселәр килә башлады. Рәхәт бит, табигать кенә түгел, кешеләр дә уяна. Көннәр җылыта башлауга,кышкы сытык чырайлар да бераз яктыра төшә кебек.
Татар халкында элек-электән килгән бер матур гадәт бар: түбә кыекларына кош оялары элү. Бигрәк тә, җырчы сыерчыкларга. Авыл җирендә сыерчык оясы булмаган ихата бик сирәктер. Без сыерчык ояларын язын эләргә гадәтләнгән. Тик орнитологлар кош ояларын көздән үк элеп куярга киңәш итә. Кышкы җилләрдә оя килеп төшми икән, димәк ныклап урнаштыргансыз дигән сүз.
Әйе, сыерчык ояларын ясыйбыз. Матурлап агачка элеп тә куябыз. Бакчачылар аларны бакчаны корткычлардан саклау өчен элә, авылларда - гадәт буенча. Ә шәһәрдә? Монысын белмим, кошларга ярдәм итү йөзеннәндер, мөгаен.
Бу урында сыерчык оясын нинди материалдан ясарга, нинди зурлыкта ясарга кирәклеген өйрәтеп тору тавыкны йомырка салырга өйрәтү кебек килеп чыгар. Шуңа күрә ирләр эшенә кысылмыйм. Мине башкасы борчый. Әйтик, сыерчык ояларын агачка ничек эләләр бит.
Аларны агачка дөрес эләбезме соң? Кызганыч, юк шул. Алагаем зур кадак алабыз да, агачның йөрә-генә кадаклап куябыз. Кошларга ярдәм итәбез дип, агачларны җәрәхәтлибез бит! Ышанмасагыз карагыз, күзәтегез, ояларның күбесе агачка кадаклап куелган. Әле нык торсын өчен иң зур кадак белән.
Югыйсә оя элүнең икенче ысулы да бар. Монысы, билгеле, мәшәкать сорый. Ояны агачка кадакламыйча аны тимерчыбыклар белән урарга кирәк. Ә тимер- чыбык агач тәненә кадалмасын өчен, төрле яктан такталар тыгып калдырсагыз, чыбык шул такталарга гына керер. Моны минем замандашларым белә иде, хәзерге яшьләр ничектер.
Сыерчыкларга рәхәт, алар оялы-өйле булды. Ә агач? Агач хәзер бу җир йөзендә басып торып кына булса да яшәргә мәҗ-бүр булган дәверендә йөрәгендә кадак тотарга тиешме? Язын көннәр җылыта башлауга сөенеп, бөреләрен ача гына башлый, без кадак кагып куябыз. Ояны кадакларга ярамый, дигән сүземә җавап итеп, ярасы төзәлә бит аның диючеләр табылмый калмас. Тик, шулай да, белгечләр киңәшен истә тотсак, яхшырак булмас идеме икән?
Илһамия Гаффарова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев