Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Сыңар ботинка яки ирләр логикасы

Берничә ир-ат җыелса, хатын-кыз хакында гәп куерта. Ә ике-өч хатын-кыз җыелса - ирләр турында дип уйлыйсызмы? Юк, эшләүче хатын-кызлар күбрәк эш турында, ә эшләмәгәннәре төрле авырулары турында фикер алыша. Без бит ир-атларны беренче караштан ук аңлап алабыз. Ә ир-ат хатын-кызның ни уйлаганын беркайчан да фаразлый алмый. Тик кайчакта үзенчәлекле фикер...

Берничә ир-ат җыелса, хатын-кыз хакында гәп куерта. Ә ике-өч хатын-кыз җыелса - ирләр турында дип уйлыйсызмы? Юк, эшләүче хатын-кызлар күбрәк эш турында, ә эшләмәгәннәре төрле авырулары турында фикер алыша.

Без бит ир-атларны беренче караштан ук аңлап алабыз. Ә ир-ат хатын-кызның ни уйлаганын беркайчан да фаразлый алмый. Тик кайчакта үзенчәлекле фикер йөртү буенча ирләр безне дә арттырып җибәрә.

Кадерле хатын-кызлар, әгәр пакетына сыңар ботинка салып, шуны көне буе күтәреп йөрүче ир-ат күрсәгез, ни дип уйлыйсыз? Уйлап маташмагыз да, гомерегездә дә таба алмассыз. Эшкә гел үзе белән ашарга алып йөрүче бер ирнең пакетында сыңар ботинка күргәч, мин дә озак уйладым. Аптырагач, оят булса да үзеннән сорадым. Ә сыңар ботинканы үзең белән йөртүнең сәбәбе гади генә түгел, ә бик гади булып чыкты.

Бу танышым иртәнге якта эшкә җыенганда, ялгышлык белән бер аягына - кышкы, икенчесенә җәйге ботинка (икесе бер төстә) киеп, өйдән чыгып китә. (Нигәдер үзе дә, хатыны да кышкы ботинкаларны җәйгә җыеп кую турында уйламыйлар). Урамга чыккач аягына күзе төшсә - икесендә ике төрле ботинка! Күрүен күргән дә, тик алтынчы катка менәргә (лифт белән булса да) ирендерә. Шуннан бу ир нишләгән дисезме? Өендә калган хатынынының кесә телефонына шалтырата да, тегесе балконнан гына җәйге ботинканың сыңарын ыргыта. Ә тиз генә өенә менеп төшәргә иренгән ир, көне буе сыңар ботинка күтәреп йөрүнең бер авырлыгын да күрми.

Эштән кайтканда, берничә йорт ишегаллары аша узам. Бер ишегалдында берничә пенсионер агай я домино уйныйлар, я карта сугалар. Һич тә булмаса җыелышып кроссворд чишәләр. Шул арада дөнья хәлләре турында фикер алышырга, хөкүмәтне сүгәргә өлгерәләр. Алар сөйләшкәнне тыңлау кызык, тик туктап озаграк тыңлап торырга уңайсыз. Шуңа күрә, алар яныннан үткәндә ташбакадан да әкренрәк атлыйм. Соңгы вакытта җыелышып кроссворд чишәләр (русча). Чираттагы сорау: "рыжая хитрюга, шесть букв". Бабайларның берсе, уйлап та тормыйча "Чубайс!" дип әйтеп куйды. Менә, әйтегез сез, ирләр логик фикерли алмый дип! Кроссвордның дөрес җавабын тапканнарын көтеп тормадым инде, алга таба киттем.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев