Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Сыерлар да хыяллана белә

Юмореска

Фермада янәшәдәге ике сыер үзара булган яңалыклар белән бүлешеп, мөгрәшеп торалар. Аларның олырагы силос күшәүдән туктаган арада яшьрәгеннән маллар тормышы турында яңалыклар сораштыра башлады. Тик анысының карт сыер белән бик үк сөйләшәсе килми иде булса кирәк, әмма нишлисең, яныңда башка җан иясе булмагач, фермадашың белән шулай аралашмый кая барасың?!
– Карале сеңелкәш, күптән сорамакчы булам, һаман ара юк, йә сине савалар, йә мине... Анжелика дигән шундый сәер кушамат каян килеп эләкте сиңа? Безгә элек-электән Сөтлебикә, йә Йолдыз дип дәшкәннәр. Нишләп сиңа шундый колакка ятышсыз исем куштылар икән?
– Үзем дә белмим, беркөнне читтән генә сыер савучы хатыннарның сөйләшкәнен тыңлап тордым. Арада кемнеңдер кызы чит илгә китеп, шунда кияүгә чыгып бала тапкан һәм аны нимесчә Анжелика дип атаганнар. Әйе дөрес, сыер малын бик борынгыдан авылда яшәүче хатыннарга охшатып атаганнар. Менә синеке Зарифа, уң ягыңда Фатыйма басып тора, аннан ары тегендәрәк Гөлбәдәр... Адәм көлкесе, хәзер бит исем кушу буенча да чит илдән калышмаска тырышалар.
– Аларга охшап яшәү тәмам туйдырды. Аңламыйм, анда бездән шәбрәк яшиләрме әллә?! Кичә фермадан чыгып һава сулаган арада берничә сыер үзара сер бүлешеп тордык. И, и, сеңлем, тиредәге йоннарың үрә торырлык анда ишеткәннәрдән! Дөрес булса, безгә яңа хуҗа киләчәк дип сөйлиләр. Ул кешенең планнары зурдан, банктан кредит алып, ниндидер мегаферма төзетмәкче булып хыялланып йөри икән. Имештер, аның эчендә, ышанасыңмы, меңләп сыер булачак дип лыгырдыйлар.
– Кит булмас, шул тикле мал-ны берьюлы ничек ашатырга, сөтләрен саварга кирәк ди?
– Ул мегаферма дигәнендә барысы да алдан уйланылган. Хәзер әчегән силосны сыерлар алдына ат арбасыннан сәнәк белән таратып йөрмәячәкләр. Фермада эшләүчеләрне бик катлаулы машина алыштырачак дигән хәбәрләр йөри. Кнопкага баскач, шул компьютер дигәне сыерның сөтен дә сава, ашарына да бирергә тиеш ди. Һәр малның ризыгы алдан граммына тикле үлчәнгән, күпме сорасаң да ул машина кимен дә, артыгын да бирмәячәк диләр.
– Булмас, ышанмыйм, ферма-дан силос, комбикорм урлый алмагач, кем эшләсен ди анда?
– Берничә ел элек күрше авылда шундый ук зур мега-ферма төземәкче булганнар иде.
– Йә, ничек? Эшләре барып чыктымы? Булдыра алдылармы?
– Булдыра ди хәзер, иң беренче булып банк кредитын түли алмаганы өчен ферма хуҗасын утырттылар, аннан калганнарын. Утыртмыйча нишләсеннәр? Тикшерсәләр, ел эчендә яңа ферма төзелешендә бер казык та кагылмаган булып чыккан. Аның каравы, хуҗаның авыл уртасында ике катлы яңа йорты барлыкка килгән. Өстәвенә, үзе дә, малае да яңа иномаркада йөри башлаганнар.
– Син, Зарифа апа, шуны аңлатып бир, сыерларны компьютер тәрбияләгәч, аларга бозаулар каян килер икән?! Болай булганда малларның кысыр калачагы көн кебек ачык, шулаймы?
– Анжелика сеңлем, анысын әле үзем дә аңлап бетермим. Хәзер ул эшне ерактагы керәшен авылыннан кайтарткан угез Гришка башкарып килә. Соңгы хәбәрләр буенча яңа фермада аның да кирәге калмаячак дип сөйлиләр. Димәк, Гришканы да безнең кебек колбасага озатачаклар булып чыга. Ярар, мондагы сыерларны чит илнекеләр белән алыштырсыннар ди, анысы аңлашыла.Тик менә Гришканы кая куярга кирәк? Аны колбасага алып китсәләр, ферманыкылар гына түгел, авылның барча сыерлары да елап калачак бит.
– Әйе, Зарифа апа, аннан башка ферма тормышы бөтенләй туктаячак. Алар Гришканы, шәһәрдә укып кайткан ниндидер ассиминатыр белән алыштырырга хыялланалар. Эшкә чыкканына бер атна булды, аек күренгәне юк, шулай булгач аны кайсы сыер үз янына китерсен ди?!
– Шушы арада ферманың бердәнбер аты – Каюмны ит комбинатына озаттылар. Бик үпкәләп китте: «Арбам төбендә
комбикорма, фураж ташып ярты авылны ашаттым, кадеремне белмәделәр», – диде. Аерылышыр алдыннан аның белән бер-ике сүз аралашырга өлгереп калдык. Каюм фермадагы барча маллар белән уртак тел таба белде, кешеләр генә аны аңлап бетермәделәр. «Авылда миннән башка бернишләп булмый, иманым камил, боларныкы да барып чыкмаячак», – диде саубуллашканда Каюм.
– Зарифа апа, синең кебекләр гомерләре буена чутсыз күп сөт бирделәр. Шунысы кызганыч, хәзер әнә беркемгә кирәгең калмады.
– Әйе, заманында мине савып, күпме доярка түшенә медаль такты, грамота алды. Кеше пенсиягә чыккач яңача яшәргә хыялланып икенче эшкә күчә. Шуңа алга таба сөтем бетмәсә, бу мегаферма дигәнендә, мең сыер арасында бәлкем миңа да берәр җылы урын табылмасмы дип уйлыйм! Йә, ничек, Анжелика? Колбасага барасым килми, монда гына калсам бик шәп булыр иде.
– Белмим шул, Зарифа апа, безне савучы дояркалар пенсиягә чыккач та фермага эшкә йөреп, сыер савып тормыш итәләр. Борчылма, картайган көнеңдә сине дә онытмаслар шикелле. Берәр ипле урын табарлар әле дим. Дөрес, әгәр теге компьютер дигәне ашарыңа бирсә, аларны аңлап булмый, җаннары юк, ни әйтсәң дә, машина бит!

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X