Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Студент чакта булган хәлләр

Без институтта укыган елларда студентларны язын-көзен колхозларга булышырга җибәрәләр иде. Совет чорында укып калганнар хәтерлидер, студентларның механикалаштырылган отряды, студентларның төзелеш отряды һ.б. шундый отрядларга язылу модалы иде ул заманнарда. Бервакыт шулай, апрель азакларында безне республикабызның бер авылына, язгы кыр эшләренә булышырга җибәрделәр. Аңа кадәр зачетларны тапшырып бетерсәк тә, ике имтихан...

Без институтта укыган елларда студентларны язын-көзен колхозларга булышырга җибәрәләр иде. Совет чорында укып калганнар хәтерлидер, студентларның механикалаштырылган отряды, студентларның төзелеш отряды һ.б. шундый отрядларга язылу модалы иде ул заманнарда.
Бервакыт шулай, апрель азакларында безне республикабызның бер авылына, язгы кыр эшләренә булышырга җибәрделәр. Аңа кадәр зачетларны тапшырып бетерсәк тә, ике имтихан кайткач тапшырырга калды, ә геодезия буенча практик күнегүләрне укытучыбыз без киткән эш урынына килеп, басу-кырда уздырырга тиеш булып чыкты.
Шәһәрдән соң авыл иркенә ни җитә соң! Ике-өч көн эчендә, төнге сменада булмаганнарыбыз кичке уеннарга чыгып, авылдагы яшьләр белән аралашып, авыл халкына әйләнеп беттек, диярлек. Иртә белән эшкә барасы бар дип, иртә ятып йоклаганнарга да тынычлап йоклау насыйп булмый иде. Төнлә белән, соңрак кайтучылар, керпе тотып керәләр дә, йокы чүлмәкләренең юрган астына салып куялар. Йомгак кебек йомарланган керпе, бераздан, тынычлык тоеп хәрәкәтләнә башлый. Төшендә кызлар күреп ятучы егетнең кочагына керпе килеп кергәч ни буласын күз алдына китерә аласыздыр инде. Кая анда йоклау... Китә көлешү, үртәшү, керпене кем салганын ачыклау. Иртән ачы таң тишегеннән - басуга.
Шулай берәр атна яшәгәннән соң, геодезия укытучыбыз килде. Исәбе - колхоз басуларында топографик күзәтү үткәртеп, бездән чын геодезистлар ясау инде моның. Беренче ике көндә, барыбызны бергә җыярга тырышып караса да, барып чыкмады. Язның бер көне ел туйдыра, диләр бит. Менә без дә, тәүлек дәвамында, кайберләребез көндез, икенчеләребез төнлә белән кырда эшлибез. Ә шулай да, эштән бушаган вакытларыбызда чиратлашып, геоезия буенча күнегүләр үтә башладык.
Эш файдалы да булсын, аңга ныграк та сеңеп калсын өчен, күнегүләр вакытында, көнлек эшкәртелгән басу мәйданын да санау максаты белән, көндезге сменада "җилкуар" кушаматы алган егетебез тырмалый торган басу кырына чыгып приборларны көйләп куйдык. Башта укытучыбыз күзәтте дә, прибор янына мине чакырды. Теодолит окулярын линейка тотучыга таба борганда, басу буйлап чабучы күренгән кебек тоелды. Приборны шуңа таба борып, ачыклагыч тоткасын боргаласам, "җилкуар" кушаматлы егетебез кулына чүкеч тоткан да куян артыннан чаба, ә тракторы, йөртүчедән башка гына, туп-туры биек, текә ярга таба бара.
Белмим, җир тырмалаучы агрегатка кадәр булган 400-500 метр араны ул чакта мин узган тизлектә, берәрсе спорт ярышлары вакытында булса да, уза алдымы икән? Кыскасы, тракторны, ярдан төшеп китәргә 7-8 метр кала туктатып өлгердем...
Шушы хәлдән соң, ике атна дәвамында безне өйрәтмәкче булып килгән укытучыбыз, барыбызның да "зачетка"ларыбызга "яхшы" һәм "бик яхшы" билгеләре куеп, тиз генә Казанына кайтып китте. Бер-бер хәл булса, җавап бирергә туры киләчәгеннән курку, безне яхшы геодезист итәргә теләүдән көчлерәк булган, күрәсең.
Язгы кыр эшләрен тәмамлап кабат институт эскәмиясенә утырганда, кыш буе җыйган белемнәр, басу-кырларда алынган хис-тойгылар астында, бик тирәндә калган иде инде. Берәр атна дәвамында укытучыларыбыз шул белемнәрне өскә чыгармакчы булып маташтылар да, имтихан көнен билгеләделәр. Электротехникадан имтиханны ничек бирүемне анык кына хәтерләмим. Әти электрик булу сәбәпле, ул фән әллә ни авырлыклар тудырмаган күрәсең. Ә менә, гомуми физикадан биргән имтихан һич кенә дә онытылмый.
Ялкаулык көчле булу сәбәпле, конспектлар язылмаган, шпаргалка язарга да ирендерә. Шуңа күрә, үзем белеп бетермәгән сорау эләксә, караштырырга дип, кирпеч калынлыгы китапның үзен алырга булдым. Чалбар каешына кыстырып, костюм киеп алгач, әллә ни сизелми дә кебек. Дүрт-биш кешедән сорап карадым, сизмиләр. Имтиханга кереп, сораулар язылган билетны алдым, номерын укытучыга әйттем.
- Егеткәем, китабыгызны бирегез, -димәсенме шул вакыт доцентыбыз. "Аллаһының каһәре суккан икән. Сизде бит каешка кыстырган китапны,"- дип уйлый-уйлый, кирпеч калынлыгы гомуми физика китабын өстәлгә чыгарып куйдым... Аның:
- Миңа бу китап түгел, "зачетка" кирәк,- дигәненә, җир ярылса, шунда төшеп китәргә әзер идем.
Билеттагы сораулар артык катлаулы булып чыкмады, исән-имин генә җавапладым да, китапларымны алып чыгарга җыена башладым.
- Егетем, син бу калын китапны миңа бирмичә, кирәкле җавапларны шуннан табып күчерсәң, хәзер миңа сөйләгән кебек, уйлап җавап бирә алган булыр идеңме икән? Бик шикләнәм... Китабың өстәлдә калганга сөен. Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы. Китаптан күчерсәң, озын булыр, җавабың "бишле"гә түгел, түбәнрәк билгегә тартыр иде,-дип, бар гомеремдә онтылмаслык сабак бирде укытучым.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев