Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Сәрхүш җанга

Очраттым бер танышны Күптән үткән «яшьлек иле»ннән, Туктадым да кулым суздым «Саумы» – диеп барган җиремнән.

Каш астыннан салкын караш,

Кулын сузды миңа тын гына,

Сәламгә дә җавап бирми

Үтеп ките яннан шым гына.

Сәерсенеп карадым да,

Үз юлыма алга атладым.

«Оныткандыр, күпме еллар узды»,

Шуннан башка җавап тапмадым.

Әзме-күпме вакыт узгач

Танышымны тагын очраттым,

Сәлам биреп, сүзем кушып,

Авызымны нигә пычраттым.

Аның биргән җавабыннан

Авыз ачып мин бит шаккаттым,

Әйтер сүзем әйтә алмый,

Аптыраудан телем шартлаттым.

– Син кем миңа, нәрсә өчен,

Кулың сузып сәлам бирәсең?

Абый минем – бик зур түрә,

Тиң түгел син миңа, күрәсең.

«Ә» дә дими, «я» дә дими,

Карап калдым аның артыннан,

Арткы ягы яхшырактыр

Бу кешенең, диеп, алдыннан...

Узды көннәр, үтте еллар

Әллә бер ел, әллә биш

Кинәт кенә муеныма

Килеп сарылды сәрхүш.

 

Сарылды да муеныма,

Үбәргә үк маташа.

Тукта, чү дим, бу нәрсә соң,

Бу соң нинди тамаша?

 

Күз төпләре күм-күк булган

Кашлары канга каткан,

Өстендәге киемнәре…

Әйтерсең, бәдрәфкә баткан.

 

– Ничә еллар дус-тугандай

Яшәдек, – ди ул, – бергә,

Шул елларны онытмыйча

Бергә булыйк гомергә.

 

Абыемны күптән инде

Төшерделәр түрәдән,

Мине дә бит терәк киткәч,

Типтеләр ул тирәдән.

 

Әле ярый юлларымда

Очраттым, яшьлек дус,

Үтермә дим, баш авырта,

Алып бир берәр чикүш.

 

Чак-чак кына мин таныдым

Элеккеге танышны,

– Кит янымнан югал, – дидем,

Күтәреп мин тавышны.

 

– Үтермә, – ди, – зинһар өчен

Аз булса да акча бир,

Үбәргә дә аягыңны,

Мин синең өчен әзер.

 

Кармап алдым кесәмдәге

Шалтыраган акчаны,

Чүп чиләге күреп калып

Шунда аттым мин аны.

 

Ике кулы, башы белән

Кереп чумды чиләккә.

Актарынып калды шунда

Чиләктәге тизәктә.

 

Туганнарым түрә, диеп

Борыннарны чөймәгез,

Бер вакытны комга барып

Терәлер бит көймәгез.

 

Ул вакытта нәрсә булыр,

Кайда арка терәрсез?

Менә шушы сәрхүш кебек

Калырсыз бит берәү сез.

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев