Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шөпшә тешләгәч...

Юмореска

Урманга каен миллеге әзерләргә барган Нариманның беләген зур гына шөпшә чагып алды. Ирнең бөҗәк тешләгән җире күз ачып йомганчы кызарды һәм гөбедәй шешеп чыкты. Моны күреп куркып калган хәләл җефете: «Кеше арасына кайтыйк булмаса, фельдшер Нурания иртән медпуктны ачып калды, әле шундадыр», – дип, ирен авылга ашыктырды. Нурания шешкән кулга озак кына карап торганнан соң, ниндидер сасы дару сөртеп карады. Сызлау басылмагач, ул мазьны юып төшерде һәм озаклап спирт белән ышкый башлады, файдасы барыбер тимәде. Фельдшер хатын бераз уйлап торганнан соң: «Мин монда берни эшли алмыйм, кем белгән ул бөҗәкнең каян очып килеп инфекция таратып йөргәнен, районга барыгыз», – дип, ир белән хатынны тизрәк медпункттан озатып җибәрде.

Район бүлнисе коридоры чирлеләр белән шыгрым тулган иде. Нариман беренче очраган ишеккә шакып керде һәм анда утырган яшь кенә табиб алдындагы кәгазьләрдән башын күтәрмичә генә: «Температураң бармы?» – дип сорады. Авыру ирдән: «Белмим, юк бугай», – дигән җавап ишетүгә ул аны коридорга куып чыгарды. Чирлеләр арасында Нариман берничә сәгать утырып арыгач, табиб ишеге янына кабат барып басты. Эре кыяфәтле яшь терапевт шешкән кулга бер генә карап алды һәм «Кичекмәстән шәһәр белгечләренә күрсәтегез», – дип, машина чакыртты.

Шәһәр табиблары Нариманнан ни булганын сорап та тормыйча, үзара пышылдашып алгач, аны инфекция эләктергән авырулар арасына аерым палатага ябып куйдылар. Төрле анализлар тапшырырга һәм УЗИ узарга тагын берничә көн узып китте. Шул арада ирнең кулындагы шеш юкка чыкты һәм элекке хәленә кайтты. Тап-таза ирне шәһәр бүлнисендә тотуның хаҗәте калмады һәм аны кире авылына кайтарып җибәрделәр.

Йортына кайтып кергән ирне берәү дә каршы алмагач, ул бик нык гаҗәпкә калды. Күрше-күләнне, авылдашларын сораштыргач, район бүлнисеннән чырайларына маска, ак комбинезоннар киеп килүчеләр аның хәләл җефетен һәм тагын берничә күршесен шәһәргә озатуларын ачыклады. Аннан тиз генә кайтып булмавын яхшы аңлаган Нариман хәләленә: «Андагы врачларга бер эләккәч, сине башыңнан аягыңа тикле җентекләп тикшереп чыксыннар», – дип, сотовыйдан шалтыратты.

Иренең сүзеннән чыкмаган хатын, үзен төрле белгечләргә күрсәтү өчен бер кабинеттан икенчесенә йөри торгач, чынлап торып ниндидер катлаулы вирус эләктергән булып чыкты.

Хәләл җефетен дәвалау озакка сузыласын үз тиресендә татыган ир, хәзер өеннән чыкмыйча, көннәр буе берүзе генә утыра башлады. Авылдашлары арасыннан кемнең нинди чир белән авырганын белеп булмый. Шуңа ялгызың гына беркем белән очрашмыйча яшәвең хәерлерәк булыр. Ул хәзер берәр бөҗәктән чир эләктерүдән куркып, урманга да йөрми һәм хәтта авыл кибетенә дә чыкмый башлады.

Артык шикчел иргә танышлары бар кирәк булганны пакетка тутырып, йорты алдындагы коймага элеп китә торган булдылар. Нариман кичләрен телевизордагы соңгы хәбәрләрне игътибар белән карап утырды. Бу афәтнең бетүен ишетүгә ул иң беренче эш итеп, бүлнискә барып хатынын алып кайтыр иде. Аның токмачлы аш, бәлеш, кыстыбый һәм башка әллә ниләр ашыйсы килә, пешерүче генә юк. Их, теге шөпшә кабат очраса, ул аны ботинкасы белән рәхәтләнеп таптар иде. Юк шул, очрамас кабахәт бөҗәк. Бу бер уйласаң бәлкем хәерлерәктер дә әле, Нариманның чир эләктереп аз гына да яңадан бүлнисләргә эләгәсе килми.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев