Туган як

Солдатта булган, диләр

Туйкыя, ирең эштән вакытында кайтамы? Юк, соңгы вакытта төрлесе булгалый, дисеңме? Анысы шулай, ул ирләргә эштән соңарып кайтырга сәбәп һәрчак табылып тора.

Беркөнне ирем төнге берләр тирәсендә салмыш баштан кайтып керде. «Моңа тикле кайда йөрдең?» – дип сорагач, – «Армиядә хезмәт иткән малайлар белән кафеда солдат тормышын искә төшереп утырдык», - дигән булды. «Күз ачып йомганчы армиядә булып кайттыгыз, шунда күрсәткән геройлыкларыгызны оныта алмыйча инде егерме ел буена искә төшерәсез», – дип әйтүгә, мужигымның үпкәләүдән күз яшьләре атылып чыкты. Үзе шул ук минутта, борынын чөеп: «Син нәрсә, ул каравылда торуларны, нарядка йөрүләрне гомергә онытып булмый», – дип, күкрәк суга башлады.
Туйкыя, дөрестән дә, без – хатын-кызлар ул солдатта булуның барлык нечкәлекләрен аңлап бетермибез, ахры. Ичмасам, андагы тормышны бераз аңлап булмасмы дип, бер танышымнан: «Син армиядә булган вакытыңны сагынасыңмы?» – дип сорадым. Һич көтмәгән идем,  күзен дә йоммыйча: «Нәрсәсен сагынасың аның, мин кырык градус салкында, ак аюлар арасында хезмәт иттем», - дигән җавабын ишеттерде. Икенче таныш чик сакчысыннан: «Ничек, кызык булдымы анда, ничә ышпион тоттың?» – дип кызыксындым. «Юләр сатма, нинди шпионнар, күргәнем дә булмады», – дип, бот чабып көлде теге чик сакчысы. – Ул кинода гына шпионнарны этләр белән аулап тоталар. Хәзер алар турист булып, самолетта гына очып керәләр». 
Аптырагач, иремнән: «Син армиядә булганда берәр нәрсә исеңдә калдымы?» – дигәч, – «Ничек кенә әле, мине анда бәрәңге чистартырга, идән юарга өйрәттеләр», – дип җавап бирде. «Начар өйрәткәннәр, армиядән кайтуга миңа өйләндең, - дим. – Ә мин тиле, егерме ел буена сиңа идән юып, бәрәңге чистарттым», – дип тә өстәдем. 
Белмим, Туйкыя, солдатта булганыңны егерме ел буе ничек итеп кафеларда искә төшереп буладыр. Әйтергә генә җиңел, шул еллар эчендә өч бала таптым. Хәзер хатын-кызның өч бала табуы батырлык булып санала. Шулай булгач, мин роддом караватында бергәләп яткан хатыннар белән ел саен кафеда очрашырга тиеш буламмы? 
Туйкыя, ни әйтсәң дә, безгә унсигез яшь тулгач, муен тамырыбызга сугып, дөрес итеп идән юарга, бәрәңге чистартырга өйрәтүче булмады. Без боларны күптән белә идек. Бу тормышның иң кызык якларын күрми үскәнбез икән. 
Беркөнне иремнән: «Солдатта ничек идән юарга өйрәттеләр?»  – дип сорадым. Кылтынланып юып күрсәтте бу. «Кара, миннән йөз мәртәбә чистарак югансың», - дип әйткәч, ирем канатланып, фатир идәннәрен кабат өч мәртәбә юып чыгарды. Хәзер көн дә әйтеп торасы да юк, идән юу аның өстендә. Бервакыт: «Сез анда нәрсә ашадыгыз?» – дип сорагач, һич булмаганны, кичкә борчак ашы пешереп ашатты. «Иң тәмле ашлар гына ашатканнар сезгә», – дип әйткәнемне сизми дә калдым. «Пүчтәк бу, өстәвенә, телеңне йотарлык карабодай, дөге, солы боткалары да пешерә алам», –дип мактанды. «Пешерә генә күр, плитә тулысынча синең карамакта, җаным», – дидем. Хәзер мине эштән кайтканда өстәлдә һәрчак җылы ризык көтә. Шунысын гына әйтә алмыйм, бу рәхәтлек озакка сузылырмы!?
Соң кайтканы өчен иремә бу юлы әллә ни каты бәрелмәдем. «Нәрсә, хатыннарыгыздан тагын гаеп эзләп утырдыгызмы кафеда?» – дип кенә сорадым. Ирем: «Юк, гаепләмәдек, бу юлы начар командирларны гына искә алдык», – диде. Ышандым инде, Туйкыя, ышанмый кая барасың, бәхәсләшеп тормадым. Бәхәсләшер идем, анда булмадык, каян белик без ул солдат тормышын. Өйрәтергә безнең хакыбыз юк, без берни белмибез. Шту син, бу бит армия!
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: