Туган як

Соңгы нокта

Бәхтыя, тырыша торгач, иремнең кайсы хатынга күз уйнатып йөрүен белә алдым кебек. Кем әйтте дип: «Иреңнең сөяркәсен белергә те-лисеңме?» - дип, бер киң күңеллесе телефоннан шалтыратты. Соңгы вакытта, Бәхтыя, йөрәгем сизгәнчә, ирем бик нык үзгәреп китте. Читтән әкрен генә күзәтеп торам, иртән кырынгач, башта бик озаклап одеколон сиптергән була, аннан...

Бәхтыя, тырыша торгач, иремнең кайсы хатынга күз уйнатып йөрүен белә алдым кебек. Кем әйтте дип: «Иреңнең сөяркәсен белергә те-лисеңме?» - дип, бер киң күңеллесе телефоннан шалтыратты.
Соңгы вакытта, Бәхтыя, йөрәгем сизгәнчә, ирем бик нык үзгәреп китте. Читтән әкрен генә күзәтеп торам, иртән кырынгач, башта бик озаклап одеколон сиптергән була, аннан монысы сасы дип, икенчегә алыштыра. Көзге каршыннан китә алмый, йә чәчен төзәткән итә, йә кашын бөдрәләтә. «Шулчакны кем өчен ясана бу, ник болай көязлә-нә?» - дип шиккә калдым. Нәкъ шул минутта бу үзенә берәр яшь җанаш тапкандыр дигән уй башыма китереп бәрде. «Кайда очрашалар болар, парктагы берәр һәйкәл янындамы, йә кафе-мазар ише җирдәме», - дип, эштән кайтканын сагалап тора башладым. Юкка баш ватканмын, баксаң, ул юха елан, телефоннан шалтыратучы әйтүенчә, ирем белән бер бүлмәдә эшли булып чыкты. Ышанмыйча, иремнең эшләгән җиренә барып, үзем күреп кайттым. Дөрестән дә, бик арыган кыяфәткә кереп, көннәр буе күзгә-күз карашып, бер бүлмәдә утыралар, иркенләп сөйләшәләр, рәхәтләнеп чәй эчәләр.
Бәхтыя, һич уйламадым, ирем шулай хәйләкәр булыр дип. Бик уңайлы ич бу, көн дә эшкә барганда, сөяркәсе янына чыгып китә дип, кем уйлый аны. Аптырагач: «Ирсез калам инде, нишлим» дип, анасына барып еладым. Нишләсен ди, берни эшләмәде: «Улымның әле ипотека түлисе бар, ике баласын ташлап кая барсын ул?» - дип көлде генә.
И-и, Бәхтыя, азгынлык дигәндә, чама ягын белми ул ирләр. Әнә күршедәге Бикбулат түләнеп бетмәгән ике кредитын, өч бәләкәй баласын ташлап, күзен тондырып, яшь сөяркәсе янына чыгып киткән булды. Китүен китте, тик суд приставы аны бик тиз эзләп тапты. Ай-һай, аның алименттан калган акчасына кайсы җүләре яшәргә риза булсын, ди. Алар барысы да шундый, башта әтәчләнеп, артына ут капкандай ашыгып чыгып китәләр, соңыннан кикрикләре шиңгәч: «Кичер, гафу ит, ялгышканмын», - дип, үз өннәренә кайтып авалар. Әмма эшнең аңа тикле барып җиткәнен көтеп тормадым. Гарьлегем, көнләшүем соңгы ноктасына җиткәч, башка чыдар әмәлем калмыйча: «Ирем - сезнең хезмәткәр, берәр чарасын күрегез, тыегыз, куркытыгыз», - дип, иң зур башлыкларына барып зарландым. Зур йомшак кәнәфидә утыручы пеләш баш минем белән күп сөйләшеп тормады: «Ярар, берәр хәл кылырбыз», - дип, тиз генә кире борып чыгарды.
Шул көннән алып иремнең бүлмәсенә тагын ике хатын-кыз кертеп утырттылар. Булды, мин канәгать, үпкәләр җирем калмады, барысы да җайланды кебек. Инде аңладым: ирем ул хатыннар белән эш буенча утырса, алар аның янында өстән кушканга күрә... Бәхтыя, ул одеколонны артык күп сибә дип тикшереп йөрдем, ошый икән ник чиләге белән сипми шунда. Тиздән ирләр бәйрәме җитә, үч итеп бүләккә иң шәбен, кыйбатлысын алып бирәм әле. Менә бу ир ичмасам дип, минем чутка рәхәтләнсеннәр, янында утыручы хатыннар.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: