Туган як

Соңгы юлга озатырга кешең бармы?

Агрессия – шулкадәр ямьсез яңгырашлы сүз булыр икән! Сүзе дә, күренеше дә авыр кичерешләр тудыра. Агрессия белән соңгы арада еш очрашырга туры килә шул.

Әти авыргач, хастаханәгә салдылар. Аны сакларга килә идем. Бүлектә көтүе белән тараканнар чаба. Анысы гына ярар, табибның да дорфасы эләкте. Я сөйләшми, я кычкыра. Идән юучысына кадәр кереп, сүгеп чыга иде. Сәбәбе табылып тора: авыруларга артык зур пакет алып килгәннәр, битлек кимәдек (югыйсә палатадан чыккан да юк)... Ме-нә сиңа «ак халатлы фәрештә»...
Аякны авырттыргач, травмпунктка кергән идем, табиб: «Аякны рентгенга төшерегез дә чиратсыз керегез», – дип, юллама тоттырды. Төшерттем, кабинет янына килдем, ә анда чират җыелган. Чиартсыз кертмәсләрен күзләреннән күрәм. Шуңа күрә «кайчан да булса барыбер керермен» дип үземне тынчыландырдым да, урындыкка утырып, көтә башладым. Миннән соң кабинет янына килгән ир: «Миңа чиратсыз керергә куштылар», – дип ишек янына килүе булды, кычкыра башладылар, минсиңайтим!.. Озак утырырга туры килмәде, табиб мине үзе искә алып, чакырып кертте.
Кибеткә керәсең, кассир дорфа кылана, транспортка керәсең, кондукторы тупас сөйләшә. Хатыннары ярар, ирләргә кадәр җикеренә. «Америкада ясалма елмаялар», диләр. Ләкин анда әле елмаялар!
Телевизорым ватылды. Башта борчылсам да, хәзер, киресенчә, тынычландым. Балалар өчен мультфильмнары да юньле түгел: аларны аңгыра дип беләләр, күрәсең, тузга язмаганны кат-кат кабатлыйлар. Совет заманындагы әкиятләрне сагынып куям шунда.
Кич җиттеме, гаилә өчен кино күрсәтсеннәр иде. Юк! Канал саен кычкырышуга, дөмбәсләшүгә корылган тапшырулар кабызып җибәрәләр. Кем кемне талаган, көчләгән, кем кем белән йоклаган... Шунда артистларны «эксперт» итеп чакыралар. Алары да сүгеп, тәнкыйтьләп утырган була.
Безнең халык шуларны ябырылып карый, көтеп ала. «Гыйбрәтле хәлләрне күрсәтәләр, гыйбрәт алыр өчен карыйбыз», – дип акланалар да әле. Бертуганнар дошманлашкан тапшырудан нинди гыйбрәт аласың?! Тискәре энергия җыясың-җыясың да, шуны аннары берәрсенә «сибәсең».
Урамда бала белән йөрүче, ниндидер темаларга сөйләшүче әти-әниләрне сирәк күрәм. Безгә әти-әни җырлар, шигырьләр өйрәтте, туганнарга кунакка йөри, берәрсе авырса, хәлләрен белешә иделәр. Хәзер балаларыбыз белән дә сәгатьләр буе сөйләшеп, эч серләрен белә алар.
Кешеләр үз фатирла-рына, биек йортларына кереп бикләнгәннәр дә, туганнары белән аралашмый, күршеләре белән исәнләшми генә түгел, белми дә. Ә артистларның биографияләрен төнлә уятып сорасаң да, сөйләп бирәләр.
Көзге янына килеп, үз-үзегезгә елмаегыз әле. Моны ничек эшләргә – онытмадыгызмы? Димәк, өмет бар. Туганнар белән очрашмасагыз да, шалтыратып хәлләрен белегез. Юкса, соңгы юлга озатырга кеше табылмас.

Лилия Мортазина.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: