Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Соңга калмыйк

«Яратыгыз туган телебезне», – дип җырласа да, яңа буын кешеләре ата-бабаларыбыз телен югал-тып бара түгелме соң?

Бөек шагырь Г.Тукай сүзләренә игътибар итик әле:
«Җырлап торам, баскан җирем тар булса да,                                                                                                        Курыкмыймын, бу милләтем татар булса да...»
Ә без алга барудан шүрлибез, бугай. Татарча аралашу да русчага күчеп бара... Татар теле саекты: бик күп сүзләребез кулланылыштан төшеп калды. Әйтик, элекке эш кораллары (табагач, өтерге һ.б.) кисәү агачларының нәрсә икәнен белүче яшьләребез бармы? Ә уйлап карасаң, андый сүзләрнең очы-кырые юк. Әллә нинди ярыш-конкурслар үткәргәнче, менә шул сүзләргә әдәби ярышлар узса икән!

Аш-су турында сөйләгәндә дә, еш кына бәлеш, гөбәдия, өчпочмак кына искә алына... Борынгыдан калган гадәтләрне дә чынлабрак искә алырга кирәк. Татарча басма матбугаты да чит тел сүзләре белән чуарлана.
Ата-бабалардан килгән исем-фамилияләргә күз салыгыз. Документ тутыручы сәркатипләргә үзең ничек әйтсәң, шулай язганнар. Шуңа күрә төгәлсезлекләрне күрәсезме: Фәсхетдинов урынына – Фасхутдинов, Гыймадиев урынына – Гимадиев һ.б. бик күп фамилиядә, әтисенең исемендә, хәтта үз исемнәрендә хаталар китә. Татар исемнәре дә сирәк очравы борчый: Альберт, Арсель дип кушу бер дә матур күренеш түгел.
Килер бер көн – аларның оныкларыннан «Бабаң кем булган?» дип сорасаң, Шәрәфетдин урынына Шарап диярләр. Җәмәгать бераз гына фамилияләргә игътибар итегез әле! Авыл, урам исемнәренә дә күз салыгыз!
Габдулла Тукай, Мөхәммәт Мәһдиев исән булса, бу хакта нәрсә әйтерләр иде? Соңгы арада «Телне сакларга кирәк!» – дип, трибунадан аңлата башладык. Ярый ла, бөтенесе чиста сөйли алса. «Тел бетү – милләт бетү», – дибез. Бу хак сүз. Милләтебез даирәсе тараеп, юкка чыгар. Менә шуннан куркырга кирәк.
Минем язмам, бәлки сезгә ошамас та. «Ятып калганчы, атып кал» ди татар. Ә мин үземне чын татар дип саныйм, шуңа күрә битараф кала алмыйм. Тукаебез әйтүенчә, «Милләтебез, бәлки үлмәгәндер, йоклый гына торгандыр...» Җәмәгать, әйдәгез, уяныйк, юкса соңга калуыбыз ихтимал.

Саимә Сөләйманова,
90 яшь.
Каенлы авылы

А.И.Китаева рәсеме

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев