Туган як

Соңарган тәүбә

Әңгәмә тагын өзелде. Монысында озаккарактыр, мөгаен. Чөнки Шәмсинең карашыннан, тагын нәрсә сөйләргә соң, дигән аптырау галәмәте чагылып узды. Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Әнә шул тынлык аркасында килеп туган киеренкелекне бераз гына йомшарту өчен, Кафил кабат сүз катты:

– Әлегә кадәр сез әйткәннәрдән мин бернинди дә һәркемне артына утыртырлык дәрәҗәдә гаҗәпләнерлек нәрсә ишетмәдем. Болар барысы да гадәти нәрсәләр. Гадәти дигән сүземне тормыш булгач, андый хәлләр дә булгалый дип аңлагыз. Минем һөнәри эшчәнлегемдә андый нәрсәләр белән күп мәртәбә очрашырга туры килде...
Бу сүзләр, чыннан да, Шәмсинең күңеленә янә сөйләү оеткысы салды. 
– Мин барысын да әйтеп бетермәдем әле. Белсәгез иде, шул вакыйгадан соң күңелдә әйтеп бетергесез бушлык хасил булды. Хис-тойгылар да, киләчәккә өмет тә, башка олы хисләр дә гел булмагандай юкка чыктылар. Бушлык! Әйе, әйе, ул бик куркыныч нәрсә икән. Бушлык, бушлык, бушлык... һәм яшәүдән ваз кичү... Аңлыйсызмы?..
– Аңлыйм, бик авыр халәт. Ләкин шул чакта сезнең хәлгә керә алырдай якын кешегез, сөйгәнегез янәшәгездә булгандыр бит? Бер-беребезне бик нык ярата идек, дидегез?..
Бу сорау бик авыр кичерешләргә китерде булса кирәк, Шәмси тагын калтыранып куйды. Урынсыз сорау биреп, сөйгәне турында исенә төшереп, каршында утыручының авырткан җиренә кагылуын шунда гына аңлады Кафил. Ләкин тоткын бу юлы үзен тиз кулга алды.
– Бәла үзе генә йөрми. Бер фаҗига икенчесен китереп чыгара икән ул. Икенче көнне сөйгәнем һәлак булды...
– Бигрәк аяныч хәлгә таргансыз икән шул. Чыннан да... Ничектер, бөтенесе бер-бер артлы...
– Ул минем белән булган хәлләрне ишеткән һәм бик авыр кичергән, әлбәттә. Дөрес, ул миңа телефоннан берничә мәртәбә шалтыратып та карады. Ләкин мин аның белән сөйләшерлек хәлдә түгел идем... Алда әйткәнемчә, беркемне дә күрәсем килми иде. Ә ул – кызу канлы, шул хәлендә ахмаклык эшләп ташлаган... Юк, алай гына да түгел, тагын бер фаҗигага сәбәп булган акылсызлык кылган ул...
Шәмси бөтен тәне белән калтыранды. Сөйләвеннән туктап калды. Үз-үзен тотышына һәм кыяфәтенә караганда, ул, чыннан да, көчле тетрәнү кичерә иде кебек. Бик зур талантка ия драматик артист та мондый халәтне әңгәмәдәшен ышандыра алырлык дәрәҗәдә шулай оста итеп уйный алмас иде. Ә бу әнә ничек?! Чын дөресен сөйләвенә икеләндерерлек урын да калдырмый хәтта. Әллә соң акылына җиңеллек килгән бәндәме икән? Андыйлар, гадәттә, үзләренең хыял дөньясын шулкадәр ышаныч белән сөйлиләр, әйткән сүзләренең кайсы чын, кайсы уйдырма икәнлеген чамалап та булмый...
– Минем белән булган хәлләрдән соң,  икенче көнне, – дип дәвам итте сүзләрен тоткын, бераз тынычлангач, – ярәшкән егетем, үз-үзен белештермәс дәрәҗәдә ярсынган хәлендә, мине көчләгән адәм актыгын тикшерү бүлеге бинасыннан алып чыкканнарын сагалап торып, тоткыннарны вакытлыча ябып тоту изоляторына илтә торган машинага утырткан вакытта атып үтергән... Ә иң кызганычы: соңыннан үзенә дә аткан...
Тоткын янә сөйләвеннән туктады. Кафил аны ашыктырмады. Шәмсинең  сөйләвен дәвам итәчәгенә аның иманы камил. Чөнки әле җинаятьнең төп сәбәпләре әйтелмәде. Сүз дә юк, шундый тетрәндергеч психологик кичерешләрдән соң, җенесне алыштыру теләге дә тугандыр?! Аффект! Әйе, әйе, операция ясатып, җенесемне алмаштырдым, диде бит. Тик ни өчен җинаять нәкъ менә Оркыя Галимовага карата кылынган?
Шәмси, аның уйларын сизенгәндәй, алга таба әңгәмәсен нәкъ шул сәбәпләрне ачыклауга багышлады кебек.
– Мондый хәлләрдән соң күңелемдә ир-атка карата нәфрәт хисе туды. Бөтенләй күрә алмый башладым мин аларны. Аңлыйсызмы? Сөйгәнем үлде. Ә калганнары барысы да күземә бер төсле кебек күренә башлады. Кабәхәт  җаннар!.. Ә иң аянычы: хатын-кыз буларак, мин үземне дә күралмас чиккә җиттем. Бу дөньяда үзеңнең кем өчендер аның хайвани теләкләрен, кыргый хисләрен канәгатьләндерү объекты булуыңны тоюдан да чирканычрак нәрсә бар икән? Мондый шартларда күңелгә бары тик бер нәрсә килә: үз-үзеңә кул салу! Суицид! Ләкин мин ул юлны сайламадым. Ни өченме? Чөнки бу үзеңнең көчсез, кызганыч, мәхлук җан икәнлегеңне тагын бер мәртәбә раслау булыр иде. Мин шул халәтемне җиңәргә, яшәү өчен үземдә көч табарга һәм шуның белән үземнең көчсез түгеллегемне исбатларга тиеш! Ул вакытларда мин хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны, социаль хәле турында еш уйландым. Һәм... яшәүне сайладым...
Шәмси, өстәлдәге кружканы алып, су йотты. Хәзер инде ул алдында торган каршылыкны, барьерны уңышлы гына үтеп, рухи киеренкелектән котылган, тынычланып калган халәттә иде. Дөрес, аның әлегә кадәр сөйләгән сүзләреннән Кафил бернинди гайре табигый яки башкаларны үтә гаҗәпләндерерлек нәрсә тапмады. Мондый тетрәнү хәленнән соң һәр гадәти кеше башыннан уза торган гадәти кичерешләр. Үзенең хезмәт тәҗрибәсендә андыйларны аз очратмады Кафил... 
Тоткын тамагын кыргалады, янә сөйләвен дәвам итте:
– Ә беләсезме, җенесемне алыштырырга, дигән уйлар миңа беренче мәртәбә шул вакытта килде дә инде. 
 Фәрит ИМАМОВ. (Дәвамы бар).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: