Туган як

Соңарган тәүбә

Ә вакыт аша күчү теләген Шәмси, киресенчә, башкаларга күрсәтергә тырыша. Көчле теләк! Ул аны һәрвакыт тирәюньдәгеләрнең игътибар үзәгендә тоткан. Бәлки, шуңадыр, ул катлаулы тестларны, хәтта «ялган детекторын» да уңышлы узган.

Психологик әзерлек эшләре тәмамланып, кайсы заманга күчү мәсьәләсе килеп баскач та, Шәмсигә бәхет елмая – беренче мәртәбә күчеш вакыты аралыгын сайлауны, «бонус» итеп, аның үзенә тапшыралар. Кайсы заманга сәяхәт кылырга икәнлеген ул үзе сайлый. Нәкъ менә шул чакта ул, вакыт машинасы белән идарә итүче эксперимент хуҗаларын гаҗәпкә калдырып, үткәннәргә нибары егерме елга гына күчәргә теләге барлыгын әйтә. Проект җитәкчесе, бу машинаны йөз, хәтта мең елга үткәннәргә күчерү мөмкинлеге булуын искәртсә дә: «Беренчесендә адаптация өчен монысы да ярап торыр, тәҗрибә уңышлы чыкса, икенчесендә мең елга гына түгел, ике мең елга да күчәрмен», – ди ул, үзенең тыйнаклыгын шулай аңлатырга теләп. Ә күңеленнән, «Алдагысын шайтан белгән, күз күрер әле» дип уйлап куя. Аның теләге белән килешәләр. Егерме елга – тек егерме елга, эксперимент кына уңышлы чыксын! 
Тик үткән заманга бары тик күзәтүче сыйфатында гына күчәргә кирәклеге турында кат-кат кисәтәләр. Юкса, ул заманга барып, вакыйгалар агышына тыкшынуның аяныч нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеге турында да искәртәләр, кире бу заманга әйләнеп кайтмау куркынычы  булу турында әйтәләр. Моны әлегә кадәр физикада ахырынача өйрәнелеп бетелмәгән вакытның өермәлелеге һәм үткәннәрдәге теләсә нинди әһәмиятле вакыйгага үзгәрешләр кертергә маташуның вакыт агышына гына түгел, кешенең үз сәламәтлегенә дә тискәре йогынты ясаячагы турында аңлаталар. Шул таләпләрне үтәмәгәндә, килеп чыккан нәтиҗәләр өчен җаваплылыкны үз өстемә алам дип, бер журналга кул куйдырталар хәтта. Монысы белән дә килешә Шәмси. Кыскасы, барысын да алар кушканча үтәячәгенә ышандыра...
Барлык сынауларны узгач һәм Шәмсинең сәламәтлеген тагын бер мәртәбә ныклап тикшергәч, киләчәккә күчәргә билгеләнгән көн килеп җитә. Үзе барачак заманнарга йогышлы авырулар таратмас өчен, тәнен һәм киемнәрен махсус эшкәртеп «стерильләштерелгән» Шәмсине «Вакыт машинасы» кабинасына кертеп бастыралар. Үткәннәргә машина үзе күчми, шушы заманда кала. Ул бары тик пространствоның үзе торган өлешендә, вакыт тоннеле барлыкка китерә һәм Шәмси шул тоннель аша вакыт аралыгын уза. Әлбәттә, читтән күзәтүчегә ул бу заманда юкка чыгып, икенче заманда пәйда булачак. Ә кире кайту өчен, алдан билгеләнгән вакытка үзе пәйда булган урынга килеп басарга тиеш. Нәкъ шул вакытта машина белән бу заманнан торып идарә итүче «операторлар» пространствоның шул урынында янә вакыт аралыгы булдыралар һәм «сәяхәтче» кабат үзе чыгып киткән заманда, машина кабинасында пәйда булачак. Барысы да бик гади...
Шәмси, вакыт аралыгы аша узып, программада билгеләнгән вакытка пространствоның алдан исәпләнгән координатасына уңышлы гына күчеш ясый. Әйе, чыннан да, үзе яшәгән шәһәрнең үткәненә күчә. Баштарак ул тирә-якка карап, гаҗәеп үзгәрешләрне күреп, исе-акылы китеп тора. Барысы да элеккечә – аның яшь вакытындагыча, биналарга куелган яктырткыч-рекламалар, элмә такталар, тыз-быз чабучы машиналар, яшеллек, хәтта сулый торган һава да нәкъ моннан егерме ел элек булганча. 
Күпмедер шулай басып торгач, ул аңына килгәндәй була. Үткәннәргә нинди максат белән кайтуы исенә төшә. Авылдан беренче мәртәбә шәһәргә килгән авыл малае шикелле авызын ачып карап торырга килмәде ләбаса. Майтарасы эшләре байтак. Өлгерергә кирәк! Юкса, нибары өч тәүлеккә генә күчәргә рөхсәт бирелде. Билгеләнгән вакытка эшен төгәлләп, нәкъ шушы урынга килеп басмаса, бөтенләйгә шушы вакытта калу куркынычы да бар. Өстәвенә, болай торса, үтеп-сүтеп йөрүчеләрнең дә игътибарын җәлеп итәргә мөмкин. Әнә шуларны уйлагач, ашыга-кабалана үзенә бик таныш урамнар, тыкрыклар аша кайчандыр яшәгән фатирына ашыкты... Оркыя фатирына... Әйе, әйе тугач ук әти-әнисе кушкан исеме Оркыя була аның.
Бу вакытларда Оркыя – ягъни үткәннәрдәге ул үзе – әле эштән кайтмый иде. Шулай булгач, фатирда беркем дә юк. Чөнки ул ялгызы яшәде. Хәзер анда керү кыен булмаячак. Кайчандыр, операция ясатырга чит илгә киткән вакытта, фатирын тапшырганда, бер запас ачкычы Шәмсинең үзендә калган иде. Ул чакта, ничектер, уйланылмаган. Онытылган. Шулай итеп, ачкыч шкатулка төбендә яткан да яткан. Шәмси шуны искә төшереп, вакыт аша күчеш ясаганда, ачкычны да үзе белән ала. 
Фатирга кергәч, Шәмси бүлмәләрне бер кат күздән кичерә. Монда аңа барысы да таныш. Кайда нинди мебель урнашканын гына түгел, кайсы тартмада нәрсә ятканына кадәр белә ул. Биредәге һәрбер тишек-тошык, стенадагы ярык, аз гына чатнаган тәрәзә пыяласы, түшәмнең штукатуры коелган почмагы, ишек яңагында кырылып сыдырылган урынга сыланган буяу – барысы да таныш. Күп еллар яшәп, болар аның күңеленә җуелмаслык булып сеңгән. 
Шәмси үзенең шушы бер бүлмәле фатирында гомер кичергән елларын күз алдына китереп, татлы уйларга бирелә башлый да, кинәт исенә килеп, айнып киткәндәй була. Нечкә хисләргә бирелеп торыр чакмыни?! Тизрәк качарга кирәк! Ә андый урынны Шәмси, бу заманнарга күчкәнче үк, әллә кайчан уйлап, билгеләп куйган була инде. Почмактагы шкаф-кладовка – яшеренеп күзәтергә менә дигән урын! Оркыяның аны ярты елга бер мәртәбә дә ачып караганы булмагандыр. Чөнки анда искитәрлек әллә ни юк: шактый вакыт кулына да алмаган, ләкин чыгарып ташларга жәл булган иске тегү машинасы, кыш көне генә кирәге чыга торган тузган тышкы киемнәр, бер пар чаңгы, бер-ике бәйләм күптән укылган китаплар (шулай ук чыгарып ташларга кулы бармый) саклана. Менә шунда кереп качарга планлаштырган иде Шәмси. Чөнки инде күптән ачылмаган бу шкафны Оркыя ачмаячак.
Киемнәрне бераз читкәрәк шудыргач, үзе сыярлык иркен урын ачыла Шәмсигә. Китаплар бәйләмен янәшә куйгач, җайлы гына утыргыч та барлыкка килә. Хәзер инде күзәтү өчен тишек ясарга кирәк. Ул тишекләрне икене ясый: берсеннән ишек ягын, икенчесеннән караватны күзәтергә мөмкин.  Барысы да әзер булып, урнашып кына бетүгә, тышкы ишек йозагына ачкыч тыгып борган тавыш ишетелә. Шәмси «шым» була. Ишектән керүче ул үзе – Оркыя, әлбәттә. Тагын кем булсын соң?! Аның нәкъ менә эшен бетереп өйгә кайтыр вакыты. 
Шәмси сулыш алырга да онытып, күзәтү «күзчеге»нә текәлә. Менә Оркыя аягындагы туфлиен салып, ишек төбендәге келәм читенә җайлап куя, ак төстәге «ветровка»сын элгечкә элә, комод өстендәге көзгегә карап, иңнәренә килешле генә төшеп торган чәчләрен сыйпаштыра. Күрче син аны, чибәр тагын үзе, дип уйлый Шәмси. Ул яшь чагында көзгегә еш карый иде. Ә менә болай, икенче кеше күзлегеннән, өстәвенә, ир заты буларак, үзен беренче мәртәбә күзәтүе. Чиб-ә-ә-әр! Хәтта күңелен ниндидер горурлык хисе биләп алгандай була Шәмсинең. 
(Дәвамы бар).
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: