Туган як

Соңарган тәүбә

Гафу итегез, андый яшьтән узганга охшыйсыз.

Дәрт кызулыгына юл куймыйча, аек акыл белән уйлый торган чагыгыз. Әллә соң, көчләү объектына, ягъни мәсәлән, сезнең тарафтан җенси зыян күргән ханымга карата күптән саклап йөргән үчегез...э-э-э... нәфрәтме, көнчелекме, тегесе-монысы булдымы? Бәлки сез маньяктыр? Тән рәхәтлекләре тату өчен, бозык юллар белән җенси мөнәсәбәткә керүче тотнаксыз зат, ягъни мәсәлән?.. 
Кафил сораулы карашы белән Шәмсинең күзләренә текәлде. Юк, эндәшми, эт җан! Югыйсә, монда «ык-мык» итеп торуда бернинди мәгънә дә юк бит. Кылган җинаяте ап-ачык. Кире каккысыз дәлилләр бар. Бу бәндәнең үзенә карата җенси көчләү кылганлыгын зыян күрүче хатын раслап тора. Ул шакшы гамәле өчен кануннар алдында җавап тотарга туры киләчәге дә берсүзсез. Менә бу «сорау алу» дигән комедия дә рәсмилекне саклау, беркетмәләрне камәленә туры китереп төзү өчен генә кирәк. Ә бәлки ул, вакытны шулай сузып, килеп туган хәлне йомшарту өчен хәйләле юллар эзлидер? Астыртын гына Кафилнең холык-фигылен өйрәнәдер? Мәче-тычканлы уйнау?.. Барып чыкмас! Кафил дә төшеп калганнардан түгел. Ике дистә елдан артык тикшерүче тәҗрибәсе бар... Кемнәрне генә күрергә туры килмәде?!
– Киреләнәсез? Кылган җинаятегезгә карата җәзаны йомшартырлык юллар, хәйләләр эзлисездер, бәлки? Тик җәзадан барыбер котыла алмаячаксыз. Әгәр аек акыл белән фикер йөртүдән мәхрүм түгел икәнсез, хәзерге хәлегездә сезгә бернинди алдау-йолдаулар, ялган алибилар ярдәм итмәячәген аңларга тиешсез. Статья чәпәп, тимер рәшәткә артына озату өчен, сезнең хәзерге вакытта биредә – минем каршымда утыруыгыз гына да җитә. Чөнки барысы да диярлек мәгълүм. Зыян күргән хатынның күрсәтмәсе нигезендә үзегезне «кайнар эзләрдән» тотканнар. Кылган «геройлыкларыгыз» хакында менә монда – зыян күрүче ханымның аңлатмасында – барысы да түкми-чәчми язылган...
–  Соң, шулай булгач, нишләп судсыз-нисез, шунда ук рәшәткә артына озатмыйсыз?
Карале, бу барысына да риза булып, язмышына буйсынган кеше роленә дә керә ала икән ләбаса. 
– Өлгерербез. Вакыт шактый. Әле менә суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләрен көтәсе бар. Иманым камил, алар сезнең җинаятьне икеләнергә урын калдырмыйча раслар, дип уйлыйм.
–  Менә, менә, барысы да – окей! Җәза срогын гына билгелисе калган. Хәер, анысы да катлаулы эш түгелдер. Аның өчен сезнең бик яхшы шпаргалкагыз бар. Җинаятьләр кодексы. Анда барысы да ачык, нинди эш өчен күпме бирергә... Ә-ә-ә, әйе, бит әле, онытып та торам, анысына сезнең вәкаләтләр юк бугай. Суд дигән комедияне уйныйсы, хөкемдар җәнапләренең авызыннан Аллаһ тарафыннан билгеләнгән язмышыма карата төзәтмәләрне тыңлыйсы. Ха-ха-а-а-а...
Шәмси каһкаһә белән шаркылдады. Бу көлүдән аның үзен өстен куюы да сизелеп киткәндәй булды.
– Мин сезне аңламыйм, Сәгъдиев...
Шәмси кинәт кенә көлүдән туктады. Аның йөзе җитди төс алды. Ул усал карашы белән, бораулап тишәрдәй булып, Кафилгә текәлде.
– Нәкъ менә шушы сүзләр белән башларга кирәк иде, иптәш тикшерүче э-э-э..., – тоткын тиз арада гына карашын тикшерүченең күкрәгенә беркетелгән бейджиктагы язуларга күчереп алды да, – Кафил Сафович... Юкса, мин беләм, ачыкларбыз, җәзадан барыбер котыла алмаячаксыз, имеш... Бернәрсә дә белмисез сез!.. Мин... мин... мин...
Кинәт өермә булып килгән хисләр шаукымыннан дулкынланып булса кирәк, Шәмси сүзләрен әйтә алмас чиккә җитте, бөтен тәне белән калтырана башлады. Аның йөзе бурлаттай кызарып чыкты.
Әллә өянәге бар инде бу бәндәнең? Алла сакласын, каршыңда тәгәрәп китсә?! Мондыйлар белән сөйләшкәндә сак булырга кирәк. Кафил урыныннан кузгалып, графиннан калай кружкага су агызды, аны Шәмсинең авызына якын китерде.
– Су йотыгыз!
...Кафил тоткынны ашыктырмады, сабыр гына көтәргә булды. Ул аның нәрсәдер сөйләргә нияте барлыгын сизеп алган инде инде. Ниһаять, Шәмси телгә килде:
– Нәрсәдән башларга соң? Менә шуңа аптырап утырам...
– Башыннан башлагыз!
– Һе, башы нәкъ менә бүгеннән башлана да инде аның. Ләкин андый тәртиптә сөйләсәм, сез мине бөтенләй аңламассыз, дип куркам. Чөнки мин бәян итәргә җыенган нәрсәләр теләсә кемне артына утыртырлык дәрәҗәдә гаҗәп.
Кафил иңнәрен сикерткәләде. Ләкин берни дә дәшмәде. Бу бәндә тикшерүчегә үзенең эш тәҗрибәсендә күп хәлләр белән очрашырга, чуалган күп язмышларның шаһиты булырга туры килгәнен беләме икән? Теләсә кемне аяктан егарлык дәрәҗәдә гаҗәп ничек була икән соң инде ул?  Һәркем үз язмышындагы вакыйганы уникаль дип саный һәм һәркемне гаҗәпләндерерлек дип уйлый анысы. Бу да шул фикердә, күрәсең. Әйдә, уйлый бирсен. Ләкин Кафилне берни белән дә шаккатыра алмассың. Эш тәҗрибәсендә төрле хәлләргә юлыкканы булды. Канны катырырлык дәрәҗәдә аяусыз җинаятьләрне дә тикшерергә туры килде аңа. Сәер һәм гаҗәп «эшләр» дә очраштыргалады. Әнә шулай итеп, тора-бара Кафил гади нәрсәләргә генә түгел, шактый четерекле сәер хәлләргә дә гаҗәпләнмәскә өйрәнде. Каршында утыручы бу бәндә нәрсә белән гаҗәпләндерә алыр икән инде аны?..
(Дәвамы бар).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: