Туган як

Соңарган тәүбә

Кафил үзалдына сөйләнгән булып, ручкага үрелде. Ә үзе ирнең кыяфәтен өйрәнүне дәвам итте.

– Исемемне әйтүдән баш тартмыйм. Шәмси булам мин. Сәгъдиев Шәмси, шушы шәһәрдән! Бу сезгә берәр нәрсә бирәме?
– Хәзергә берни дә бирми. Әгәр, чын исемегезне яшермичә әйткән булсагыз, күп нәрсә ачыкларга ярдәм итәр, дип уйлыйм...
Ирнең йөзендә тагын мыскыллы елмаю чагылып узды. Бу адәм бик хәйләкәр булырга охшаган! Исемен дә үзенекен әйтмәгәндер әле. Теленә нәрсә туры килсә, шуны шыттыргандыр?
Кафил телефоннан база мәгълүматләре белән эшләүче бүлекнең номерын җыйды.
– Але! Сөмбелә, миңа ашыгыч рәвештә Сәгъдиев Шәмси дигән кеше турында мәгълүматлар туплап, әйтеп бир әле, зинһар. Кайчан туган, кайда яши һәм башкалар...
Телефон трубкасын куйгач, Кафил янә тоткынга сүз катты:
– Кабатлап әйтәм, сорауларга дөрес җавап бирү мәслихәт. Ялган җавапларның нәтиҗәләре аяныч икәнен онытмагыз. Ә дөресен әйтсәгез, тикшерү эшенә теләктәшлек күрсәтсәгез, әҗер-саваплары да булмыйча калмас. Өстегездә нинди статья эленеп торганын чамалыйсыз булса кирәк? Андый эшләргә карата кануннар кырыс. Тимер рәшәткәнең эчке ягында да андыйларның башыннан сыйпамыйлар, дип беләм. Шулай булгач, эз яшергән булып, мәче-тычканлы уйнау килешеп бетмәстер...
Кафил бик мәгънәле генә тамак кыргалады. Урыныннан торып янә тәрәзә янына килде. Машиналар светофор каршында чираттагы «ялга» туктаган. Ике яктан да «кырмыска күче» өерелеп юлга кереп бара. Билгеләнгән сызыктан чыкмаска тырышалар. Менә бит нинди гаҗәп нәрсә бу яшәеш: кычкырып тәртипкә чакырып торучы, күрсәтмә бирүче юк, светофор кайсы вакытта юл аша чыгарга икәнне күрсәтә, ә юлдагы билгеләр читкә тайпылмаска кирәклеген искәртә. Дөрес, берән-сәрән читкә тайпылучылар булгалый. Кемдер башкаларны санга сукмый, икенчеләре эшкә ашыгуын сылтау итә, аның эше башкаларныкына караганда мөһимрәк, янәсе. Ләкин төп төркем, кагыйдәләр таләп иткәнчә, туры юлдан бара. Кафил өчен шунысы кызыклы: хокук саклау органнарында тикшерүче буларак, аның хезмәт юлы нәкъ менә шул туры юлдан баручылар һәм читкә тайпылучыларга бәйле булды...
Аның уйларын өстәл артында утырган тоткынның сүзләре бүлде:
– Мин, чыннан да, Шәмси Сәгъдиев. Алдашырга җыенмыйм.
– Менә анысы яхшы... 
Бусында тоткынның сүзләре җитди иде кебек. 
– Йә, сөйләгез, сез кайдан, ни белән шөгыльләнәсез?.. Гомумән, нәрсә этәрде сезне бу азгынлыкка? Кинәт өермә булып, башка бәргән дәртле хисләр, кыргый инстинкт, дияр идең... 
Фәрит ИМАМОВ. (Дәвамы бар).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: