Туган як

Соңарган тәүбә

Берәр сәгать шулай утыргач, кинәт ишек ачылып китте, аннан сулышы капкан һәм бик нык дулкынланган тикшерү бүлеге начальнигы килеп керде.

– Тоткын Сәгъдиев Шәмси үлгән, – диде ул, һава җитмәгәндәй, күлмәгенең өске төймәсен чишәргә маташып.
Ә Кафил аның бу сүзләрен бөтенләй аңышмыйча тора.
– Ягъни?.. Ничек инде?.. Ул бит әле күптән түгел генә каршымда утырган иде... Сау-сәламәт, тап-таза?.. Кинәт кенә нәрсә булган? Инфаркт, инсульт?..
– Атканнар аңа!
– Кайчан? Кем? Аткан кешесен тотканнармы соң?
– Узган төндә үзе көчләгән теге хатынның... э-э-э... Оркыямы әле?.. Шуның сөяркәсеме шунда, ярәшкән егетеме, тоткынны тикшерү бүлеге бинасыннан алып чыкканнарын сагалап торып, вакытлыча ябып тоту изоляторына илтә торган машинага утыртканда атып үтергән... Кызганычы, соңыннан үзенә дә аткан...
– Анысы да үлгәнме?
– Икесе дә медицина ярдәме килеп җиткәнче шунда ук җан биргән...
Кафил әлеге көтелмәгән хәбәргә шаккатты. Урыныннан торып, ишекле-түрле йөренде, кабат килеп утырды, Башын куллары белән  кочаклап, үзалдына: «Ничек инде?.. Димәк... димәк...» – дип сөйләнде. Нинди хәлдә дә үзен тыныч саклап кала торган тикшерүченең шулай кинәт кенә хафага төшүе, тикшерү бүлеге начальнигын гаҗәпләндерде, әлбәттә. Ул өстәп тагын нәрсәдер әйтергә теләгән кебек «ык-мык» итеп торды да, кулын селтәп, ничек кергән булса, шулай ук ашыга-кабалана ишектән чыгып та китте...
Кафилнең башын һаман бер уй бораулый иде. Шәмси дигән ул адәм: «Минем белән булган хәлләрдән соң, икенче көнне, ярәшкән егетем, үз-үзен белештермәс дәрәҗәдә ярсынган хәлендә, мине көчләгән адәм актыгын тикшерү бүлеге бинасыннан алып чыкканнарын сагалап торып, җинаятьчене атып үтергән... Иң кызганычы: соңыннан үзенә дә аткан», – дип сөйләнгән иде?.. Димәк, аның әйткәннәре рас булып чыга түгелме?.. Ничек алай була соң әле ул? Кеше ышанмастай нәрсәләр... Менә сиңа әкият! Әле моннан бер сәгать элек кенә: «Сафсата!» – дип кычкырып, Шәмсине кабинеттан озатып калучы Кафил үзе түгелме соң?! Тукта, тукта, тагын нәрсәләр диде әле ул? Соңгы сүз... Әйе, «Үткәннәремдә Оркыя булуымны дәлилләү өчен кирәк булыр», – дип, әнисенең затлы асылташлы йөзеген югалтуы хакында сөйләгән иде. Бу хакта бары тик үзем генә беләм диде. Кичекмәстән Оркыядан шалтыратып белешергә кирәк...Телефон номеры бар бит...
Кафил өстәлдә яткан папканы ачып, аннан алдагы кичтә көчләнгән хатынның мәгълүматлары язылган кагазьне алды да, кирәкле номерны табып, телефоннан номер җыйды. Телефонның теге башында озак көттереп кенә трубканы алдылар.
– Алё?
– Гафу итегез, бу полициянең тикшерү бүлегеннән тикшерүче Кафил Кәримов әле. Беләм, кәефегез шәптән түгелдер?.. Тик бер сорау бирмичә булдыра алмыйм... Бары тик бер сорау... Э-э-э... әйтегез әле... кечкенә чагыгызда сез әниегезнең кыйммәтле асылташлы йөзеген югалткан идегезме?..
– Әйе! Тик сез бу хакта каян беләсез? Аны үземнән башка беркем дә белми иде...
– Гафу... гафу итегез...
– Алё?.. алё?..
Кафил җавап бирмәде, трубкасын урынына куйды да, бераз уйланып торгач, «лып» итеп, урындыгына килеп утырды. Чыннан да, һәркемне арткы ягына утыртырлык нәрсә бит болар!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: