Туган як

Соңарган тәүбә

Ә кайчандыр, яшь чагында, үзен көзгедән карап кыяфәтенә бәя биргәндә, «И-и, мине егетләр яратамы икән? Әнә бит кашларым да калынрак, борыным да бераз почык, битемдә кайбер сөйкемле кызларда була торган «мәхәббәт чокырлары» да юк, иреннәрем дә нәзегрәк» дип, уфтанып куйганы да булгалаган. Әнә нинди чибәр икән бит! Үз вакытында аңа күпләрнең күзе төшкәндер. Читтән генә карап, янып-көеп йөрүче егетләр дә булмыйча калмагандыр...

Шул арада Оркыя, Шәмси утырган шкаф ягына борылып, тиз-тиз атлап кухняга кереп китә. Шкаф яныннан узганда, Шәмсинең борынына бик таныш «Chanel» хушбуе исе дә бәрелә хәтта. Ниндидер бер мизгелдә кыз ул күзәтеп торган тишеккә текәлеп караган кебек була. Ирексездән, Шәмси башын артка ала. Инстинкт! Ләкин юкка шикләнгән, кыз тукталып та тормыйча, кухня ягына уза. 
Кухня Шәмсигә күренми. Менә анда суыткыч ишеге шапылдап ябыла, калак-тәлинкәләр шалтыраган тавышлар ишетелә, «микроволновка» гүләп ала, аннан соң берара калак тәлинкәгә бәрелеп чыкылдаган тавыш ишетелеп тора. Хәзер Оркыяның нәрсә ашап утырганын, бөтен бүлмәгә таралган тәмле истән генә түгел, болай да белә Шәмси. Үзенең бәрәңге боламыгы һәм кыздырылган тавык яратканын белә лә. Әнә шуның гаҗәеп татлы исе борынына килеп бәрелә дә, баш миенең шайтан үзе генә белгән ниндидер сигнал системасы аша үтеп, хәбәрне ашказанына илтеп ирештерә. Ашказаны асты бизе, үз чиратында, күпләп сыекча бүлеп чыгара. Көчле ашыйсы килү теләге уяна. Шәмсинең инде күптән ашамаганы шунда гына исенә төшә. Күптән?.. Ах, бик күптән, инде менә егерме еллап ашаганы юк. Мондый уйлардан Шәмси хәтта үзалдына елмаеп та куя. Чыннан да, моннан егерме ел аерма белән, вакыт аша күчәр алдыннан ашаганнан соң, авызына бер тәгам ризык та капканы булмады. Баштарак вакыт аша күчү тәэсиреннән тамак кайгысы онытылып торган. Менә ул үзен кабат сиздерә. Ләкин түзәргә туры киләчәк...
Кухняда эшен бетергәч, Оркыя зал ягына уза. Хәзер Шәмси икенче тишектән күзәтә башлый. Менә кыз кулына телевизор пультын алып, аның бер төймәсенә баса да, өске киемнәрен алыштырырга керешә. Ялангач хатын-кызны яшеренеп күзәтү, ничектер, баштарак уңайсызландыра. Гәрчә, каршысында «үзе» булса да, ул аңа ирләр күзлегеннән чыгып карый бит. Шуңа күрә, берничә мизгелгә карашын читкә алып тора. Тик кызыксыну үзенекен итә, Шәмси кабат күзәтү күзчегенә текәлә. Йә, Хода, каршысында су сөлегедәй сылу гәүдәле яшь хатын-кызны күреп ул таң кала. Булса да булыр икән шушы кадәр гүзәллек! Гомеренең яртысын ул шушы гәүдәне көзгедән карап күпме күзәтте, ә үзенә тиешле бәяне бирә алмаган лабаса. Киресенчә, ул чакта үзенең гәүдәсеннән кимчелекләр табып, кирәкмәс урынга чыккан кечкенә генә миңнән дә зур фаҗига ясап, үзен кимсеткән икән бит. Әнә, каршысында алиһәдәй сылу зат басып тора!..
Оркыя бүлмәдәге утны сүндерә. Хәзер инде ул зәңгәр экран яктысында әкиятләрдәге сихри затка әверелеп калгандай була. Тәненнән зәңгәр ут сирпүче фәрештә! Сокланмас җиреңнән сокланырсың!.. Менә ул диванны җәеп, урын-җирләрне рәтләштерә дә одеял астына кереп чума. Шәмсигә аның мендәр өстендә таралып яткан чәче генә күренә... 
Ул төнне Шәмси йокылы-уяулы уздыра. Йокы аралаш артык хәрәкәт ясап, Оркыяның игътибарын җәлеп итүдән курка ул. Таң атып, кыз иртәнге ашларын ашап, киенеп-ясанып эшкә чыгып китүгә, шкаф эченнән чыгып, бит-кулларын юа да, кухняга ашыга. Бүтәнчә мөмкин дә түгел, корсагы әле чурлый, әле улый, дигәндәй, ризык даулый. 
Кухняда кайда нинди ризык сакланганын бик яхшы белә Шәмси. Шуңа күрә ул үзен хуҗаларча тота. Бу туры мәгънәсендә шулай. Бирегә ни өчен килгәнен, хәзер инде бу заманда киләчәктән килгән «кунак» кына булуын да онытып, кайчандыр үзе булган Оркыя роленә керә дә куя ул. Бары тик бер тәлинкә ашны сосып, шуның кадәр үк бәрәңге боламыгы ялмап куйгач һәм суыткычтагы колбасаның яртысын корсагына озаткач кына, исенә килеп, уйга кала. Шунда, кайчандыр үзе эштән кайтып кергәч, суыткычта ризыкларның кимегән кебек булуы исенә төшә. Ул чакта: «Әллә фатирыма йорт иясе урнашты инде, үзем юкта ризыкларым кими» дип уйлаганын хәтерли. Менә нинди «йорт иясе» булган икән!..
Ул көнне кичен, «күзәтү пункты»нда утырганда, алдагы көнге шикелле ашау кайгысы булмады инде. Кем әйтмешли, тамак тук, өс бөтен! Шуңа күрә бөтен игътибар бары тик Оркыяда гына. Ә ул, үч иткәндәй, бу көнне кичен аэробика күнегүләре ясый башлый. Әллә нигә бер, ялкаулыгы комачауламаганда, андый күнегүләр белән шөгыльләнгәләгәнен Шәмси хәтерли әле. Димәк, бу көн аның нәкъ менә шундый чагы.
Талгын гына агылган музыка, люстраның тонык зәңгәрсу яктылыгы Шәмсинең күңелендә ниндидер әйтеп бетергесез хисләр кузгата. Юк, юк, музыка үзе түгел, сыгылмалы гәүдәсе белән аның һәр тактына туры килерлек искитмәле хәрәкәтләр ясаучы яшь хатын-кыз уята анда ул хисләрне. Кул-аяклары, тәнендәге һәр мускулы әнә шул музыка тактына туры килеп, сыгылма хәрәкәтләр ясый. Кулларын әле бер, әле икенче якка селтәгәндә көчле җил искәндә тирбәлүче талга охшаса, келәм өстенә ятып башкарылган хәрәкәтләре су дулкыннарын иңләп йөзүче көмешсыман тәңкәле балыкка охшап кала. Аннан кинәт сикереп тора да аякларын алмаш-тилмәш алга-артка күчереп, янә музыка тактына бии башлый. Шәмсинең дә шуның янәшәсенә чыгып биисе, аның белән бергә шул сихри дөньяга кереп чумасы килә...
Оркыя күнегүләрен тәмамлап, кул-аякларын җиңелчә генә селеккәләп, йомшау хәрәкәтләре ясый да, иңенә сөлгесен элеп, ванна бүлмәсенә кереп китә. Ун-унбиш минуттан ванна ишеге янә ачыла һәм аннан... Йә Хода, ул бөтенләй анадан тума шәрә! Аның гүзәл сынының һәр сыгылмалы хәрәкәтен тын алырга да куркып күзәткән Шәмсинең күңелен тел белән әйтеп бирә алмаслык ниндидер рәхәт, шул ук вакытта азгын хис биләп ала. Ул күңеле белән генә түгел, тәне белән дә каршындагы илаһи затка тартылгандай була. Кыргый теләк. Башыннан ул уйларын читкә куарга тели, тик тора-бара бирешә, хисләре тыя алмастай ташкын булып, бөтен барлыгын биләп ала... 
– Һәм мин үземне тыеп тора алмадым, – дип дәвам итте сөйләвен Шәмси. – Оркыя караватка яткач, мин качкан урынымнан чыктым да... Калганнарын анык хәтерләмим дә... Үз-үземне белештермәс дәрәҗәдә ярсынган идем... Нәкъ шул урынга җиткәч, Кафил тоткынны сөйләвеннән туктатты:
– Сез нәрсә, үз-үзегезне көчләгән булып чыгасыз буламыни инде? Сафсата! – дип кычкырып җибәрде ул һәм, тыела алмыйча,шаркылдап көләргә кереште.
Юк, шатлыктан көлмәде, киресенчә, әлегә кадәр әкият сөйләп, үзенең вакытын әрәм итеп утырган бу адәмгә карата аңарда чын мәгънәсендә нәфрәт хисе туган иде. Ул сөйләгән шырды-бырды сүзләрне әлегә кадәр сабырлык белән тыңлап утырганы өчен эчтән генә үзен битәрләде дә әле. Бала-чагага исәпләп, булмастай нәрсәләр белән башын бутап утырганы өчен ачуы килде. 
(Дәвамы бар).
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: