Туган як

Соңарган тәүбә

Мин сөйләгәннәр теләсә кемне арткы ягына утыртырлык» – дип торган була бит әле тагын, ачуны китереп. Әйе, бәлки артка утыртырлыктыр. Оятсызларча ялганы белән. Каршысында утырган рәсми заттан – Кафилдән оятсызларча астыртын көлеп, аңа юк-бар сөйләп утырган өчен, үзен арткы ягына тибеп чыгарырлык та бит...

– Әкият сөйләп торасыз монда!.. Әкиятләр дә кайвакыт дөреслеккә якын була. Ә сезнеке бөтенләй!..
Кафил ярсуын басарга, күңелсез уйларыннан арынырга теләп, урыныннан сикереп торып, кабат тәрәзә каршына килде. Карашы янә юл аша чыга торган урынга төште. Хәер, аның тәрәзәсеннән игътибарга лаек башка урын күренми дә. Тик бусында ул анда ниндидер хаос сизде. Машиналар, ничектер, төрлесе-төрле вакытта туктый. Берсе хәтта «зебра»ның уртасында ук туктап калган. Ике яктан да килгән кешеләр төркеме ашыга, бер-берсенә бәрелә-сугыла узалар. Әледән әле машина сигналы тавышлары ишетелгәләп куя... Светофор эшләми икән!
Бу хәл Кафилнең кәефен тагын да төшерде. Аның кашлары ныграк җыерылды. Әйтерсең, бүген күңелсез башланган эш көненә бары тик шул ватылган светофор гына гаепле. Аннан соң тәрәзәдәге жалюзины бөтенләй төшереп куйды да, өстәл артындагы урындыгына килеп утырды...
– Мин сезне сорауларга җавапларны дөрес бирергә кирәклеге турында кисәткән идем бит, югыйсә. Ә сез аны колагыгызга да элмәдегез. Сезнең хәлдә бары тик ахмак кеше генә, тикшерү эшен юлдан яздырырга маташып, мондый ахмак сүзләр сөйләп утырырга мөмкин. Психик халәтегезне тикшертергә кирәк булыр.
–  Ә мин сезгә чын дөресен сөйләп торам. Әйттем бит, ышанмыйсыз, дип, –Шәмсинең йөзе җитди иде. Ихластан сөйләүченең кыяфәте генә шундый булырга мөмкин. – Мин үзем дә ул вакытта гамәлләремә җавап бирердәй хәлдә түгел идем... Ничектер, барысы да кинәт булды... Мин ташып ашкан кыргый хисләремне тыеп тора алмадым... Әйе, мондый гамәлне бары тик акылсыз кеше генә эшләргә мөмкин... Моңа, әлбәттә, мин даими рәвештә куллана торган тестостерон препаратының дә йогынтысы булмыйча калмагандыр. Операция ясатканнан соң, ирлек сыйфатлары өстенлек итсен дип, ягъни форма саклау өчен даими рәвештә шундый препарат куллана идем. Вакыт буенча күчеш ясаганда да аны үзем белән алдым... Мин бары тик эш узгач кына төзәтеп булмаслык хата ясаганымны аңладым. Ләкин соң иде инде... Бу хәлдә бары тик бер нәрсә – ул урыннан тизрәк чыгып китү, качу гына коткарачак дип уйладым. Кире киләчәккә кайту өчен миңа бер тәүлектән азрак вакыт – нибары 15 сәгать калган иде... Һәм мин төнге урамга чыгып йөгердем... Үземне белештермичә чаба торгач, ниндидер таныш түгел тыкрыкларга кереп киткәнмен. Кая һәм ничек килеп чыкканымны да аңламадым. Үз шәһәремдә адаштым. Шулай уңлы-суллы бәргәләнеп йөргәндә, мине эләктереп алдылар... Калганын үзегез дә беләсез...
Кафил бу кеше белән алга таба сөйләшеп торуны урынсыз санап, ишек артында торучы конвойны чакыру төймәсенә басты. Үзен алырга кергән полицейскийны күргәч, Шәмси ашыкмыйча гына урыныннан кузгалды. Ләкин әйтер сүзләре бетмәгән икән әле.
–  Әйе, мин ялгыштым. Вакыт аша үткәннәргә күчәр алдыннан, андагы вакыйгаларга катнашмаячагым турында кат-кат биргән вәгъдәләремә, киресе булган очракта үз өстемә нинди җаваплылык төшәчәге турындагы документларга кул куюыма карамастан, мин вакыйгалар агышына йогынты ясарга тырыштым. Моның булмастай эш икәнлеген мин соңыннан, кайчандыр үземне көчләгән билгесез кешенең үзем булуын аңлагач кына төшендем. Аллаһ тарафыннан бирелгән язмышны үзгәртергә тырышу дин кануннары буенча да гафу ителми. Фән кануннарының тотрыклы системасын тәшкил итүче фани дөньяда да бу мөмкин эш түгел икән. Вакыт өермәсе... Әйе, әйе, вакытның төп агымына йогынты ясарга маташулар вакыт агынтысында аерым мөстәкыйль тармак хасил итә дә, ул өермә амплитудалары кечерәя барган тирбәнешләр рәвешендә сүнеп юкка чыга. Минем тәҗрибәм белән дә нәкъ шундый ук хәл килеп чыкты. Мин, әлбәттә, тәүбә итәм... Соңарып булса да...
Шәмси башын түбән иде. Шул арада конвоир аны кулыннан култыклап алды да, ишеккә таба тартты. Инде ишекне ачып чыгып китәбез дигәндә, Шәмси кабат тоткарланып, Кафилгә таба яртылаш борылды. Ул тагын нидер әйтергә тели иде.
– Аңлавымча, бу – безнең соңгы очрашу... Хәзер инде вакыт машинасы белән киләчәккә – үзем килгән вакытка күчү мөмкин булмавын аңладым. Бу хәлемдә мине беркем дә җибәрмәячәк. Хәер, анысының минем өчен әллә ни әһәмияте дә юк. Ә киләчәк заманда, минем кайтуымны көтәрләр-көтәрләр дә, Шәмси Сәгъдиев дигән адәм кайдадыр вакыт упкынында адашып юкка чыкты, вакыт аша күчеш тәҗрибәсе уңышсызлыкка очрады дип, эксперименттан баш тартырлар, шуның белән вәссаләм... Мин язмышымның миңа нәрсә әзерләп куйганын төгәл беләм... Әйе, вакыт агышының хәзерге менә мин торган бу тармагы юкка чыгарга тиеш... Шулай да, Кафил әфәнде, сезгә әйтер сүзем бар... Соңгы сүз... Мин кечкенә чакта, әниемнең бик затлы асылташ кашлы йөзеге бар иде. Мин аңа шактый вакыт кызыгып йөрдем. Ә беркөнне, әнием аны бармагыннан салып куйгач, ул сизмәгәндә җәлт кенә эләктереп алдым да, урамга йөгереп чыгып киттем. Башка кызлар алдында мактанырга иде исәбем. Шунда ул минем кулымнан төшеп китте дә, каядыр юкка чыкты. Кыскасы, мин аны таба алмадым. Әнием йөзеген эзли башлагач, күрмәдем, дидем... Шулай итеп, бу минем гомерем буе бары тик үзем генә белгән сер булып калды....
– Ә ул йөзек вакыйгасы тикшерү эшенә нинди дә булса ачыклык кертәме?
Шәмси иңнәрен сикерткәләде.
– Турыдан-туры катнашы юк та... Тик бу, бары тик мин генә белгән нәрсә буларак, сезне кызыксындырмыйча калмастыр, мөгаен. Минем чыннан да үткәннәремдә Оркыя булуымны дәлилләү өчен сезгә кирәк булуы бар. Сез аңа бу сорауны бирмичә калмассыз... Хәер, сезнең ул сорауны бирүегезне мин беләм. Аның булачак гомерен мин бер кат уздым бит инде...
Кафил, полицейский егеткә «Алып чыгып кит» дигәнне белдереп, кулын селтәп, ишарә ясагач, тоткынның сүзе беткәнен сабыр гына көтеп торган конвоир, Шәмсинең беләзегеннән тартып, мәҗбүриләп ишектән алып чыгып китте. Ишек шапылдап ябылгач, Кафил, зәһәр генә елмаеп, үзалдына «ай-һай-һай» дип куйды. «Сезнең белән соңгы очрашуым» дигән була, әйтерсең, мин аны бүтән чакырмаячакмын, әйтерсең, менә шушы беренче очрашу белән барысы да хәл ителеп бетте, дип уйлый, ахры, бу. Әле вакыйгаларның асылына төшенеп, чын хакыйкать ачылганчы, безгә күп мәртәбә бу өстәл артында очрашырга туры киләчәк, дип үзалдына уйланды Кафил. «Соңгы сүз», имеш! Әйтерсең, суд булып, үлем җәзасына хөкем ителгән. Барысы да ачыкланып, суд булганнан соң, тиешле җәзаны игълан иткәч тә өлгерерсең соңгы сүзеңне әйтергә, дип уйланды ул...
Кафил өстәлендә җыелган документларны озаклап караштырды, бераз язгалап-сызгалап алды, интернетка кереп, соңгы яңалыклар белән танышты. 
(Ахыры бар).
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: