Туган як

Соңарган тәүбә

Әнә шулай яшәп киттем. Дөрес, төрле чаклар булды: җенес алмаштыру, кием алмаштыру гына түгел лә... Аның психологик ягы да, физиологик ягы да бар бит... Барысына да җайлашырга, тормышка яраклашырга кирәк иде...

Шәмси сөйләде дә сөйләде. Сүзләр буа арыгыннан аккан ташкын шикелле – бер юл алгач, туктатырмын димә. Хәер, Кафилнең аны туктатырга исәбендә дә юк...
Җенесен алмаштырып егерме еллар яшәгәч, Шәмси ил башкаласындагы бер фәнни-тикшеренү институтында «вакыт машинасы» уйлап табулары һәм хәзерге вакытта шуны сынау эшенә керешергә җыенулары хакында ишеткән. Нәтиҗәсе әлегә тәгаен билгеле булмаган көе, халыкта шау-шу куптармас өчен, тәҗрибәләрне хөкүмәт карары белән «аеруча яшерен» тамгасы астында эшлиләр. Инде «машина» әзер булгач, башка заманнарга күчәргә теләк белдерүче «ирекле»ләрне дә тар даирә кысаларында сайлыйлар. Дөрес, вакыт аралыгы аша үтеп, башка заманнарга күчү – һәркемне кызыктырырлык заманча тәкъдим. Үткәннәргә яисә киләчәккә сәяхәт итеп, андагы вакыйгаларны тамаша кылып кайтырга кем генә каршы булыр?! 
Ләкин мәсьәләнең башка заманнарга күчәргә теләгән кешеләрне дә шикләндерә торган бер ягы бар икән. Әлеге тәҗрибәләр вакытында кешеләрнең куркынычсызлыгына тулы ышаныч булмый. Математик исәпләүләр башкарылган, вакыт машинасының вакыт аша узып, кешене билгеләнгән вакытка илтеп җиткерү төгәллеге плюс-минус 5 ай аермасына кадәр төгәллектә исәпләнгән. Вакыт аралыгы йөзәр-меңәр елларга күчкәндә, мондый гына тайпылышны идеаль дип әйтергә була. Ә кыска аралыкларда тайпылыш нибары берәр сәгать тәшкил итәчәк. Теориядә әнә шундый югары нәтиҗәләргә ирешелгән булса да, күчешнең кешегә йогынтысы бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән. Ул әлеге «сәяхәт» вакытында нинди физиологик һәм психологик үзгәрешләр кичерәчәк? Кешенең организмы вакыт барьеры аша узгандагы йөкләнешләргә түзәрме? Кире әйләнеп кайту мөмкинлеге нинди процентларда тәгаенлана? Гомумән, кире кайту мөмкинме?..
Әнә шундый сораулар килеп тугач һәм аларга төгәл җавап ала алмагач, вакыт аша сәяхәт кылырга теләүчеләр уй-теләкләреннән кире кайталар, тиз суыналар. Тәкъдим никадәр генә кызыктырырлык булмасын, билгесезлеккә адым ясау күпләр өчен бик кыен, тормышка ашмаслык хыял гына булып кала.
Кешелек элегрәк тә мондый сораулар алдында калгалаган. һәркемдә дә җир йөзендәге таныш булмаган илләрне күрү, җир шары буйлап сәяхәтләргә чыгып китү теләге бик көчле булса да, бу адымга бармак белән санарлыклары генә барган. Яңа материклар ачу өчен, үзләренең тормышларын куркыныч астына куеп, күз күрмәгән якларга сәяхәткә чыгып китүче үз-үзләрен аямаучы кешеләр булган бит. Шундый хыялларын тормышка ашыру юлында корбан булучылар да шактый... Мәсәлән, беренче мәртәбә галәмгә чыгу. 
Ул вакытта да кешелек билгесезлек алдында кала. Әлегә кадәр өйрәнелмәгән билгесезлеккә кем дә булса беренче мәртәбә юл ярырга тиеш була, әлбәттә. Хәзер генә ул, галәмгә барып кайтуны күрше шәһәргә кунакка барудан да җиңелрәк күз алдына китерәләр. Бүгенге көндә галәмгә очкан космонавт белән беркемне дә шаккаттырып булмый. Ә ул чакта?! Гагарин беренче мәртәбә әнә шул билгесезлеккә таба атлаганчы, күп киртәләрне җимерергә туры килгәндер?.. Һәм менә тагын бер мәртәбә кешелек шундый тәвәккәл адым алдында тора – башка заманнарга сәяхәт, вакыт аша күчү...
Шәмси вакыт аша сәяхәт итәргә теләүчеләр төркеменә кушылганда, анда дистәгә якын яшь энтузиаст җыелган була инде. Алар – барысы да яшьләр. Яшь чак – юләр чак, диләрме әле? Кеше тормышының, аек акыл белән эш итүгә караганда, хисләргә өстенлек бирә торган чоры. Хыялларга бай чак, романтика! Сүз дә юк, аларны алда торган авырлыкларга караганда, иң беренче чиратта, экспериментның нәтиҗәсе кызыксындыргандыр? Җиңү! Виктория! Бөтен дөнья халыклары каршында вакыт барьерын буйсындыручы буларак, беренче булу! Беренче, беренче, беренче! Әнә шул беренчене күрергә омтылган халык төркемен ырып-ерып, «Афәрин!» авазлары һәм көчле алкышлар астында, Юрий Гагарин шикелле, «Дан келәме» өстеннән горур атлап узу! Яшьләр, беренче чиратта, әнә шул ягын уйлаганнардыр?! Шуңадыр, «Ялган детекторы» һәм башка күп төрле психологик тестлар ярдәмендә тикшерүләр барышында, кандидатуралар әкренләп «коелып» бетә. Шәмси генә барлык сынауларны да уңышлы уза...
Әлбәттә, моның сәбәбе бар. Шәмсине бернинди дан да кызыксындырмый, ә вакыт аша күчү кебек тәвәккәл адымга бару – аның үз алдына  куйган максаты. Ул уйлар үткәннәргә вакыт аша күчү мөмкинлеге хакында ишетүгә үк оешкан була. Аның теләге – узган вакытка, үзенең яшьлек елларына кире кайтып, язмышында кара тап булып калган вакыйганы булдырмый калу, үзен көчләгән адәм актыгына комачаулык тудыру, аның «арт сабагын» укыту, хәтта, әгәр мөмкин булса, юк итү. Менә шундый ныклы максат аны бу адымга барырга мәҗбүр итә дә инде.
Мондый уйларын ул беркемгә дә белдермәгән, күңелендә бик тирәнгә яшергән, әлбәттә. 
(Дәвамы бар).
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: