Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Соңарган тәүбә

Кафил Кәримов каршысында утырган адәмгә карады да ирексездән йөзен чытып куйды. Аның күңелен бераз чиркану хисе биләп алгандай булды.

Тоткын һәм тикшерүче арасында булган әңгәмә вакытында нинди дә булса уңай хисләргә өмет тоту урынсыз анысы. Ә менә бу каршыда утыручы бәндә белән бигрәк тә. Ул бүген төнлә бер хатын-кызны көчләгән. Оркыя исемле, диделәр. Оркыя Галимова. Җинаять корбаны булган ул гүзәл зат, артык озынга сузмыйча, тиешле органнарга хәбәр итеп тә өлгергән. Көчләүчене «эзе суынганчы» эләктереп тә алганнар. Кыяфәте һәм киемнәре таушалган, билгеле. Тоткарлаган вакытта полиция хезмәткәрләре шактый әвәләгән булса кирәк моны...
Иргә 40-45 яшьләр бардыр, мөгаен. Яшь чагында матур булгандыр. Хатын-кызныкына тартым йөз-кыяфәте таушалганрак булса да, әле дә матурлыгын җуймаган. Үз гомерендә күп хатын-кызның башын әйләндергән адәм булса кирәк. Мондыйларны гүзәл затлар кире какмыйдыр, сагыз шикелле сыланырга гына торалардыр. Күп «крепость»ларны сугышсыз гына алган солдат шикелле бу. Бер-бер артлы җиңел генә җиңү яулаган солдат та чираттагы һөҗүменә ышаныч белән керә. Моның да җиңәчәгенә ышанычы зур булгандыр, һичшиксез. Юкса, 40лар тирәсенә җитеп, «төнге ау»га чыгар идеме? Яшең җитсә кырыкка, артың китә шырыкка, дигән әйтем дә моңа туры килми. Үз көченә ышаныч – аны мондый адымга барырга нәкъ менә шул мәҗбүр иткәндер?.. 
Кафил, шундый уйларга бирелеп, тәрәзә каршысына килде дә, өзек ак тасма белән өч өлешкә бүленгән киң юлдан чабышучы машиналарны күзәтә башлады. Юл чатындагы светофорда  кызыл ут янгач,  ажгырып торган тимер ташкын, күзгә күренмәс барьерга килеп бәрелгән кебек, кинәт кенә туктап кала. Шул арада чат борылышындагы рельсларны тәгәрмәчләре белән  каезлап, яман чыелдаган тавышлар чыгарып, трамвай борыла. Озакламый светофорда янә төсләр алмашына. Сары... Яшел... Машиналар колоннасы, кемнеңдер әмеренә буйсынгандай, бөтенесе дәррәү кузгалып, янә алга ыргыла. Юл аша җәяүлеләр чыга торган «зебра»ларның һәр ике ягына кешеләр җыела башлый. Ул урынның кешеләрне тартып тора торган магниты бар, диярсең. Төрле яклап, берәрләп килгән кешеләр, кырмыскалар, диярсең, тиз арада зур күч хасил итәләр...  
Тикшерүче Кафил Кәримовның алтынчы катта урнашкан эш бүлмәсеннән ерактагы ул кешеләр төркеме, чыннан да, кырмыска күче булып күренә. Аз гына вакыт аралыгында да шактый зурайган күч,  светофорда чираттагы яшел ут януга, тар тасма булып юлга омтыла. Каршы яктан килүчеләр белән очрашкач, колонна буталып, юлның үзәгендә бераз киңәя. Берара кемнең кайсы якка барганы да аңлашылмый. Хаос. Тик бу читтән караганда гына шулай...
Бүлмәне аз гына җилләтеп алырга дип ачкан тәрәзәнең бер өлгесен япкач, Кафил карашын тагын өстәл артында утырган адәмгә күчерде. 
– Йә-ә-ә-ә, – дип сузды, нинди сорау бирәчәген әлегә үзе дә уйлап бетермәгән тикшерүче.
Бу бәндәне кулга алучы оператив төркем җитәкчесе әйтүенчә, җинаятьче әлегә кадәр бернәрсә дә әйтмәгән, исем-фамилиясен дә белгертергә теләмәгән. Янында документлары да булмаган, әлбәттә. Хәер, кем инде шундый шакшы эшкә кесәсенә документларын тыгып барсын?! Таможня үтәргә җыенмый, ләбаса.
Әйтсә дә, әйтмәсә дә, иң беренче чиратта исем-фамилиясен сорарга кирәк, билгеле. Ә алга таба бу «геройлыкка» нәрсә рухландыруы хакында кызыксынасы булыр.
–  Йә-ә-ә, исемегез, фамилиягез ничек була инде сезнең... әгәр сер булмаса, – дип өстәде Кафил.
Моның ише адәм актыкларына «сез» дип зурлап эндәшкәнче, якасыннан селкеп торгызып: «Син кабахәт җан, нәрсә, азгын теләгеңә хуҗа булмадыңмы?» – дип, уңлы-суңлы яңакларга кирәк тә бит... Юк шул, кануннар рөхсәт итми. Гуманлылык! Шуңа күрә тикшерүче иң барып чыккан түбән җаннар белән дә «сезмез» дигән булып, тәкәллефләнеп торырга тиеш...
Әлегә кадәр башын кочаклап, өстәлдәге бер ноктага текәлеп утырган тоткын, керфекләрен күтәреп, Кафилгә күз ташлады да, бераздан карашын кабат өстәлгә күчерде.
Кафилнең җинаятьчеләрнең төрлесен күргәне бар. Кайберләренең бер мизгел күз сирпеп алуларыннан да уй-кичерешләрен аңларга була. Кайберләрендә җинаятьтән соң үкенү, икенчеләрендә рәхимсезлек, хәтта нәфрәт тә чагылырга мөмкин. Ә моның күз карашында?.. Үкенү?.. Юк, монда үкенүнең әсәре дә юк. Ниндидер, бер нәрсә аңлатмый торган караш. Битарафлыкмы?.. Алай дисәң, бераз гына мыскыллы елмаю да чагылып узгандай булды. Әйе, әйе, шундый нәрсәне шәйләп алырга өлгерде Кафил... Маньяк, дип уйлап куйды ул үз алдына, адәмнән күзен алмыйча гына. 
– Димәк, исемегез – сер? Әйтергә теләмисез?.. Табигый ки, мондый җинаятьтә тирә-юньдәгеләр исемне белми калса яхшы... Көчләүче – матур ярлык түгел...
Ир башын кинәт кенә күтәрде. Нәрсәдер әйтергә теләп, авызын да ачты хәтта. Кискен генә җавап кайтармакчымы? Ләкин кинәт туктап калды. Һәрхәлдә, исемен әйтергә дип ачмаган иде ул авызын.
– Ачыкларбыз анысын. Исемеңне дә, кем әйтмешли, җисемеңне дә белербез. Әлегә кадәр эш тәҗрибәмдә мәгълүм булмыйча калганнар булмады кебек... Ә хәзергә монда исемен әйтүдән баш тартты, дип язып куйыйк.
Фәрит Имамов. (Дәвамы бар).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев