Туган як

Соңара күрмик

Ниса, авызыңнан артык сүз чыкмый, сер тота беләсең, берүк кешегә ишеттерә күрмә, ышанасы да килми, безнең малайның кафеда бер кызга күзе төшкән. Танышырга сәбәп эзләп, башта янына барып: «Сыра эчәсеңме, тәмәке кирәкме?» – дип сораган. Тегесе сер бирмичә: «Сыра белән генә авыз пычратырга мин малай-шалай түгел, тәмәкене күптән ташладым», – дип, чатнатып җавап биргән. Менә, Ниса, киленебез буласы кыз шундый булырга тиеш, шулай танышып киткәннәр.

Безнең малай болай үзе сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел. «Нишлисең, укыйсыңмы, эшлисеңме?» –  дип, турыдан сораштыра башлагач, тегесе: «Инде җиденче ел институтта укыйм», – дип әйтеп биргән. Малай: «Анда биш ел укыйлар, нишләп бик озакладың?» – дип кызыксынган. Сорамаса да ярар иде,  тырышып, сеңдереп укыганга, кыз җебеп калмаган, шунда ук: «Әти кушканга гына укыйм», – дип, безнең малайның авызын каплаган. Димәк, кыз әти-әнисе сүзен тыңлый, алар әйткәнне аяк астына салып таптамый булып чыга түгелме, Ниса?! Улыбыз ул җавапларыннан соң кызны бигрәк ошаткан. Ошату гынамы, өстәлгә тиз арада пицца белән шашлык китерткән. Ниса, хәтерлисеңме, элек авылда булачак киленнәрне иң әүвәле ашатып сынаганнар. Әгәр килен ашау ягыннан таза-сау булып чыкса, бу аның эшкә дә өлгер булуын аңлаткан. Яз көне бакча түтәлләрен казыганда, безгә дә артык көрәк зыян итмәс иде дим, Ниса. 
Сүзгә сүз ияреп, шулай сөйләшә торгач, улыбыз бу кыздан: «Буш вакытыңда ни белән шөгыльләнәсең, өйдә ниләр эшлисең?» – дип сораган. Теге кыз аптырап калмыйча: «Буш вакытым юк, интернетта утырып, егетләр белән аралашыр өчен чит телләрне өйрәнәм. Өй эшләренә килгәндә –  ашарга мультиварка пешерә,  барлык чүп-чарны тузан суырткыч җыештыра»,  – дигән җавабын ишеттергән. Менә күрәсеңме, Ниса, хәзерге кызлар безнең шикелле чүпрәк сыгып, идән юып азапланмый, тузан суырткыч белән бер-ике тапкыр аркылы-торкылы килә дә, шуның белән вәссаләм. И-и, Ниса, безнең малайга да шундый уңган кыз туры килсә, ничек шәп булыр иде. Шулчакны шатлыгымны яшерә алмыйча, улыма: «Бу кызны ошатканыңны күреп торам, аның белән уртак тел таба алырмын кебек», – дип әйтеп куйдым. Улым: «Белмим шул, әни, ул татарча берни аңламый, синең урысчаң да шулхәтле генә», – дигән шикләнү белдерде. 
Шуларны уйлап, инде нишлисе булыр дип, баш ватып йөргәндә, булачак киленебез сотовыйдан: «Ой, мамочка», – дип шалтыраткач, барысы да аңлашылды. Бу минутта аны татарчага өйрәтеп булмаячагын аңлап өлгердем, димәк, үземә русча сукаларга туры киләчәк. Ярар, анысын гына ничек тә ерып чыгарбыз, монда башкасы куркыта. Ул кыз интернет аша чит ил егетләре белән аралашырга ярата, аларның берәрсе чакырып, шунда китеп бармагае, дим.
Дөрес, малай «ул кыз миннән җиде яшькә олырак» дип әйткән була. «Булмагае тагын, сиңа аны пешереп ашыйсы түгел, ир яшәү өчен кирәк. Әтиең миннән тугыз елга яшьрәк, шуңа карамастан, борынын чөймәде, гомере буе, бу ни әйтер дип, авызыма гына карап торды. Сүземнән чыкмагач, аңа да рәхәт, миңа да тыныч булды», – дип, аны бик тиз үгетли алдым.
Озын сүзнең кыскасы, Ниса, мондый шәп киленне кулдан ычкындырырга ярамый, шуннан да яхшырагын табып булмастыр, ахры. Иртәгә үк ата-анасы янына барабыз да, кызларының кулын сорыйбыз. Башкалар да йоклап ятмый, соңга кала күрмик дим, дөрес эшлимме, ялгышмыйммы, ничек уйлыйсың, Ниса?! 
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: