Туган як

Слесарь да, рәссам да...

Әйбәт беләм дип йөргән кешене кайчагында үзең өчен бөтенләй яңа яктан ачасың. Түбән Кама шәһәренең «Шинник» спорт комплексы эшчесе Марсель Ибәтуллин минем өчен әнә шундый көтелмәгән ачыш булды, ул әле сәләтле рәссам да икән.

Марсель – гади хезмәт кешесе, ремонтчы. Аның төп вазифасы спорт җиһазларын ремонтлаудан гыйбарәт. Беркайчан да тик утырганын күрмәссең, һәрвакыт эш белән мәшгуль: бер күргәндә, җиңел атлетика манежындагы сүтелеп киткән матларны тегеп, ә бераздан инде көрәшчеләр күтәреп салып шөгыльләнә торган, үзләре телендә «курчак» яки «карачкы» дип йөртелә торган манекенны «терелтеп» утырган чагы булыр. Гомумән, белмәгән, эшләмәгән эше юктыр бу тырыш егетнең: слесарь да, балта остасы да, эретеп ябыштыручы да, маляр да, кирәк икән – спорт ишегалдын җыештыручы һәм территорияне яшелләндерүче дә. Берәрсенең кабинетында ишек йозагы ватылса – тагын Марсель кирәк. Кыскасы, нинди генә эш кушсалар да, карусыз һәм җиренә җиткереп башкара торган егет ул.
Тырыш хезмәте өчен «Татнефть» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Мәгановның һәм «Шинник» спорт комплексы директоры Рөстәм Ганиевнең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Боларын Марсель белән бер коллективта эшләүче һәркем белә. Тик менә аның, ничек кенә гаҗәп тоелмасын, хезмәттәшләренә билгеле булмаган тагын бер һөнәре бар икән бит әле. Анысын мин очраклы рәвештә генә белдем. Үземнең кабинет стенасына картина элү өчен, һаман да шул Марсельне чакырган идем. Сүз иярә сүз чыгып, әлеге картина һәм аның авторы турында гади эшче сәнгать белгечләреннән генә ишетергә мөмкин булган фикер белдергәч, гаҗәпләнүемнән, артыма авып китә яздым. Сораштыра башлагач (журналист гадәте бит), Марсельнең һәвәскәр рәссам, илледән артык картина авторы булуын ишеттем.
Ә икенче көнне, минем үтенеч буенча, картиналарының фоторепродукцияләрен алып килеп күрсәткәч, тәмам шаккаттым.  Күпчелеге – пейзажлар, туган якның кабатланмас гүзәл табигате күренешләре. Картиналарын ял  сәгатьләрендә, әнисе белән яши торган квартирында иҗат итә (остаханә дигәне һәвәскәргә каян килсен инде). Күршеләре, туганнары аша ишетеп, күп кенә картиналарын сатып алып киткәннәр. Заманында базарга да алып чыккан, ләкин туксанынчы елларда гадәти хәл булган рэкетчылар «кыса» башлагач, аннан киткән. «Шинник»та инде ун елдан артык эшләсә дә, үтә дә тыйнак булуы сәбәпле, хезмәттәшләренә үзенең сынлы сәнгать белән шөгыльләнүе турында беркайчан да сөйләмәгән...
Аның рәсем ясау белән мавыгуы кечкенә чагыннан ук килә икән. Әле дүрт-биш яшьлек вакытында, үзләренең Кама Тамагы районындагы Келәнче авылы клубы стенасындагы картинаны күреп, «моны кем ясаган» дип сораган. «Художник» дигән  җавапны ишеткәч, сабыйның «мин дә художник булам» дигән сүзләрен ул чагында өлкәннәр елмаеп-көлеп кенә уздырганнардыр, мөгаен...
Марсель авыл мәктәбенең икенче сыйныфын тәмамлагач, аларның гаиләсе Түбән Камага күченеп килә. Сүз уңаеннан, әнисе, педагог Гөлчирә Ибәтуллина – шәһәребездә күпләргә билгеле шагыйрә, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы. Гомумән, Марсель  – иҗади гаиләдә үскән егет.  Аның бертуган апасы Эльмира – Түбән Кама милли эстрадасының чишмә башында торучылардан булган Рәзинә һәм Флүр Гайнемөхәммәтовларның килене (уллары Ирекнең хатыны) һәм бу нәселнең дүрт буынын үз эченә алган «Сандугачлар оясы» гаилә ансамбле артистларыннан берсе. 
Марсель, шәһәребездәге 5нче татар мәктәбендә сигез класс тәмамлагач, әнисенә тормышта бераз ярдәм булыр дип, һөнәри-техник белем ала һәм эшли башлый. Әмма рәссам булу хыялы барыбер күңеленә тынгы бирми, берничә елдан Чаллыдагы педагогия институтының нәфис графика факультетына  барып карый. Тик бу инде социализм түгел, илдә тәртип бетеп, бар нәрсәнең асты өскә килгән «кыргый базар» чоры була шул.  Укырга керү өчен саллы ришвәт төртергә кирәклеге ачыклангач, Марсель борылып кайтып китә...
Әмма аңа карап кына иҗатка тартылуы кимеми. Эшче егет сынлы сәнгать серләренә кагылышлы бик күп китап  укый, майлы буяуларны үзе ясарга өйрәнә (сатып алырга кыйбат), мольбертны да үзе ясап, бөтен буш вакытын шуның янында уздыра. Түбән Кама рәссамнарының күргәзмәләрен барып карый, үзен сокландырган картиналарның авторлары белән таныша, тора-бара, читенсенеп кенә булса да, аларга үзенең эшләрен күрсәтеп, фикерләре белән кызыксына... Үзенә игътибар итеп, киңәшләр биргән Малик Яруллин, Рәшит Тимериев, Владимир Никольский һ.б. рәссамнарга күңелендә рәхмәт хисләре саклый ул.
– Куркуымны җиңеп, Әхсән абый Фәтхетдинов янына барырга да батырчылык иттем. Минем картиналарны күргәч, башта тәнкыйтьләп атты. Шуннан соң, «тукта әле, монда нәрсәдер бар бит, син өметле күренәсең, тырышырга гына кирәк», дигән нәтиҗә ясады, – дип исенә төшерә Марсель атаклы рәссам белән беренче очрашуын.
Бу үтә дә тыйнак егет белән сөйләшкәч, шуны уйлап куйдым: гади халык арасында әле күпләр белмәгән нинди генә иҗатчылар, талант ияләре юктыр. «Шинник» спорт комплексы эшчесе, һәвәскәр рәссам Марсель Ибәтуллин – шундый табигый талант ияләренең берсе. 
Виктор ШАДРИН.
Фотода: Марсель Ибәтуллин үзе иҗат иткән картина янында.
Рафаил Хәйруллин фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: