Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Синең җырларыңнан илһам алып

шигырь

Илһам абый – татар сандугачы син,
Мәңгелеккә китәм, дип киттең.
Гасырлар буе онытылмаслык
Безнең йөрәкләрне җилкеттең.
Җырладың син җырлар сахраларда,
Безнең сагышларны кузгаттың.
Алып бардың Идел буйларына,
Каен агачларын шаулаттың.
Сарман буйларында йөрдең җырлап,
«Саумы, кояш!» – диеп моңланып.
Син сазыңны уйнап туялмадың,
Без хисләнеп аны тыңладык.
Тыңладык без яшьлек хисләреңне,
Имән шаулаганын ишеттек.
Җиз кыңгырау моңы белән бергә
Атларда чабарга җитештек.
Синең җырларыңнан илһам алып,
Карурманнар аша үттек без,
«Китмә, сандугач!»ны яңгыратып,
Агыйделкәйләрне кичтек без.
Бер алманы бишкә бүлә-бүлә,
Ак калфакны да яңарттык без.
Туганнарның сагынган чагы дип,
70 чакрым җирләр килдек без.
Ирина Садыйкова

Фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев