Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Ә син ышанасыңмы

Гөлхәбирә, шатлыклы хәбәр ишетәсең киләме, кичә безнең малай төрмәдән кайтты. Кит, нишләп тиз кайтсын ди, авызыңны җил алсын, нәкъ вакытында чыгардылар. Судта прокурор алты ел сораган иде, адвокатка төрткәч өчкә калдырдылар. Малай тегендә үзен тәртипле тотканга, менә бер елдан җибәрделәр Гөлхәбирә, безнең малай мәктәптән үк бик тәртипле булып үсте. Гәүдәгә...

Гөлхәбирә, шатлыклы хәбәр ишетәсең киләме, кичә безнең малай төрмәдән кайтты. Кит, нишләп тиз кайтсын ди, авызыңны җил алсын, нәкъ вакытында чыгардылар. Судта прокурор алты ел сораган иде, адвокатка төрткәч өчкә калдырдылар. Малай тегендә үзен тәртипле тотканга, менә бер елдан җибәрделәр

Гөлхәбирә, безнең малай мәктәптән үк бик тәртипле булып үсте. Гәүдәгә калку булганга ваграк малайларны тыңлатыр өчен укытучыларыаны хәтта бер үк класста икешәр-өчәр ел утырталар иде. Шундый гадел холыклы булганга харап булды инде, бәгырькәем. Бервакыт урамнан барганда аңа эскәмиядә сыра эчеп утыручы бер адәм очраган. Безнең малай мондый хәлгә түгеп каламы соң. Ул шундук тегенең кулыннан сыра шешәсен йолкып алган, өстәвенә, мондый хәл кабатланмасын өчен кесәсендәге барлы-юклы акчасын да алып киткән. Шул ук көнне полициядән килеп җиттеләр. Аптырагач, оят түгелме малай сезнең эшне эшләп йөри дип тә карадым. Тыңламадылар, кулына богау кидертеп таш капчыкка утыртып куйдылар. Ярар, дөреслек кайдан да бәреп чыга ул, Гөлхәбирә.

Хәзер иң мөһиме малайга эш эзлисе дип баш ватасы юк. Ул укып бетергәч беркайда эшләргә өлгермәде. Мәктәптәнкитте, шунда ук кайтты дисәк дөресрәк булыр. Ни эйтсәдә, укытучылар малаебызны бик яраталар иде, шуңа аны колач җәеп каршы алдылар, дип уйлыйм. Нишләп белеме булмасын, ди Гөлхәбирә, син бигрәк инде, белеме булмый торып мәктәпкә кем алсын ди аны. Әтисе Мари ягында шабашкада булганда диплом ягын күптән хәстәрләп куйды инде. Математикадан укытырмы юкмы анысын белмим, әмма малай кирәк булса тарихны интернеттан да өйрәнеп була, ди.

Дөресен әйткәндә, улыбыз мәктәпкә бик үк ашкынып тормый әле. Кайткан шәпкә, мин хәзер законнарны яхшы белем, теләсәм бүген үк прокурор, адвокат булып эшли алам дип белдерде. Шуңа малайны эшкә алыгыз дип прокурор янына барсам ни дияр икән, Гөлхәбирә. Дипломы юк дип уйлый күрмәгез, анысын гына ничек тә өстәрмен. Минемчә, тыңлар, тыңламый кая барсын, прокурор дигәчтә ул да кеше баласы бит.

Гөлхәбирә, быел синең малаең мәктәп бетерә түгелме? Кем булырга җыена, нишләргә исәбе, укыргамы, эшләргәме? Әстәгыфирулла, эшләмичә генә тизрәк баерга хыяллана, дисеңме? Гөлхәбирә, болай булгач, сиңа тизрәк яхшырак адвокат ялларга кирәк. Малаең бик тиз баемакчы була икән шушы арада полиция килүен көттә тор. Ярар, аңың акылы болай да керделе чыктылы иде, шуңа бераз җилләнеп кайтса зыян итмәс дип уйлыйм. Соңыннан кем булырга теләве турында уйлашырсыз әле. Белеме булса мәктәптә укытыр, әгәр тырышса минем малай урнаштырыр әле берәр җылырак урынга башта полицияга, аннан прокурор тирәсенә... мин үз малаема ышанам, ә син ышанасыңмы, Гөлхәбирә?!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев