Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Ә син нишләр идең?

Экскаваторчы Харис, ‹‹сулга›› төяп җибәрелгән ком өчен бирелгән аракыдан сыйлангач, чокыр белән янәшә генә чирәмгә ятып, кесә телефоныннан интернетка чыгып, сугыш турында фильм караган җиреннән йоклап китеп, саташа-саташа төш күрә.

Имеш, ул сугышта. Аларның батальоны чолганышта калган. Көчләр тигез түгел. Немецларның өч һөҗүмен кире кактылар. Сугыш кырында зур бәрелеш алдыннан гына була торган шомлы тынлык урнашты. Кайсыдыр яраланган солдатның ыңгырашканы гына ишетелгәли.
Харисның тамагы кипте. Ул теле белән әллә корып ярылганнан, әллә тешләп кысылганнан канап беткән иреннәрен ялап куйды. Үтереп су эчәсе килә. Пуля тишкән фляшкасыннан, калган ике йотым суы да агып беткән. И-их, бер генә тамчы су булсачы! Ул тирә-ягына каранып: ‹‹Су, су! Берәрегездә су бармы?›› – диде. Тик аңа җавап бирүче табылмады. Әллә барысы да, үлеп беткәнме?..
Ярты сәгатькә сузылган тынлык ике секунд та тоелмады, дошманнар артиллериядән ут ачтылар. Бер снаряд, оча килешли сызгырып, янәшәдә генә төшеп ярылды. Аның шартлау дулкыны Харисны читкә алып ыргытты. Бермәл, ком аралаш ләм сыланган күзләрен бармаклары белән угалап, ачып караса, ул үзенең ниндидер чокырда ятканын абайлады һәм өскә таба, үрмәләде. Менеп җитәрәк башын күтәреп караса, каршында фашист солдатының аңа автомат төзәп торганын күрде. Харис үзенең коралын кулына алмакчы булып җилкә, бил тирәсен капшады, ләкин коралы юк иде. Ул фашистның рәхимсезлек бөркеп торган йөзенә текәлде. Атачак бу фриц, һичшиксез атачак! Шулчак аның күз алдына хатыны, ике баласы килде. Калалар бит, ятим калалар! Харис ирексездән үксеп, еламсак тавыш белән: ‹‹Иптәш фашист! Атма-а-а, зинһар, балалар хакына атма- а-а!›› – дип, немец солдатының итекләрен кочаклап алды.
Немец фашисты, менә әкәмәт, экскаваторчылар мастеры Сабиров тавышы белән: ‹‹Нишләп фашист булыйм мин сиңа?! ‹‹Иптәш фашист›› имеш, тфү, алкаш! Фашист, ул сиңа да, миңа да иптәш була алмый! Көпә-көндез, эш сәгатенең беткәнен дә көтмичә, аракы эчкәнсең! Я, әйт әле, ком төяп җибәрдеңме, әллә экскаватордан солярка агызып саттыңмы!? Күрсәтермен мин сиңа фашистны!››
Сугышта түгел, солдатта да булмаган Харис башына мастер тавышының төштә түгел, өндә икәнлеге барып җиткәч, кинәт айнып китте. Сабиров ярты сәгать кызып-кызып нотык укыганнан соң китеп баргач, Харис йоклаган җиреннән егылып төшкән ком чокырыннан чыкты да, авырткан башын тотып, уйга калды: чынлап торып төшендәге хәлгә калса, шул фашистның итекләрен кочаклап, үтермәвен сорап, елый-елый ялварыр иде микән соң ул!? Вәйт, корт чаккыры! Каян килеп керде бу төш, гомер булмаганны?! Күп вакытын интернет, телевизор карап үткәрүнең бер галәмәтедер инде бу!

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев