Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Син беләсеңме, Кыш бабаймы?

Кыш бабай үзенең Яңа ел бүләкләре белән бергә Кар кызын да кемгәдер биреп калдырган. Хәзер аңа юлда очраган бер танышы ияреп йөри. Чираттагы адрес буенча ишек төбенә килеп баскач, бүләкләр капчыгының бушаганы мәгълүм була. Бүләксез ярамаганлыгын әле аңлар хәлдәге «Кыш бабай» тәмам йончыган иптәшен көч-хәл белән капчыкка төрткәләп кертеп утырта...

Кыш бабай үзенең Яңа ел бүләкләре белән бергә Кар кызын да кемгәдер биреп калдырган. Хәзер аңа юлда очраган бер танышы ияреп йөри.
Чираттагы адрес буенча ишек төбенә килеп баскач, бүләкләр капчыгының бушаганы мәгълүм була. Бүләксез ярамаганлыгын әле аңлар хәлдәге «Кыш бабай» тәмам йончыган иптәшен көч-хәл белән капчыкка төрткәләп кертеп утырта да, ишек кыңгыравына баса. Ишекне ачкан хатынны Яңа ел белән котлап, бүләк капчыгын сыйпый-сыйпый, ярым пышылдап:
- Барысы да әйбәт бу-лыр-р. Беразга гына түз-з! - дип, саубуллашып чыгып китә.
Бу хатынның ире кайткач, зур күләмле бүләккә сәерсенеп карый да, капчыкны ачып карарга була. Ә капчыкта бөгәрләнгән килеш йоклап киткән бер ир утыра.
Хуҗа аптыраган кыяфәттә карашын хатынына юнәлтеп:
- Бу кем? - дип сорый.
Бераз аптырап калган хатын тиз арада үзен кулга ала:
- Кем булсын инде, әлбәттә, Кыш бабай бүләге!
- Кит аннан, шундый бүләк буламыни?!
- Үзең кит! Миңа нинди бүләк кирәген син беләсеңме, әллә Кыш бабаймы?!
Инсаф КАШАПОВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X