Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шулаймы, Шурик?

Күрше, күпләр сине Шурик дип йөртсә дә, чын исемең Шәйхразый, шулаймы?! Исемеңне татарча дөрес әйтергә, беркөнне чүп түккәндә, авылдан килгән әниең өйрәтте. «Урысларда андый исем юк, шуңа аңа барчасы да җае чыкканда Шурик дип дәшә», – диде. Ярар, ничек дисәләр дә диярләр, хәрефе туры килгәч, миңа барыбер.

Бу турыда сүз кузгатуымның сәбәбе шул, малаеңны дөрес сөйләшергә кайчан өйрәтәсең? Чыраеңны сытма, булдыра алмавыңны алдан ук белеп торам. Малаең күз алдында үсте, син аны  беркайчан да матур итеп татарча сөйләшергә өйрәтмәдең. Улыңның туган телебездә ипи-тозлык та сөйләшә алмавына үзең генә гаепле, күрше. Әнә минекеләр, татарча чатнатып сөйләшергә бәләкәй чактан ук өйрәнеп үстеләр. Беркөнне кече малай: «Папа, мең тәңкә давай» – дип акча сорагач, гаҗәпләнүемнән егылыплар китә яздым. Каян белә диген, безнең бәләкәч ул мең тәңкә сүзен, каян ишеткән, кем өйрәткән аны?! Мин үз әтиемнән һәрвакыт: «Фәлән рубль бир», –  дип сорадым. Шаккаткыч бит, төпчегем доллар яки башка чит ил акчасы сорап аптыратмый, саф татарча «мең тәңкә давай», ди. Беркөнне аны күрше карчыгы да мактап куйды. Ул лифтта менгәндә безнекеннән: «Ничәнче катка менәсең?» – дип сораган. Минем малай башка балалар кебек, телен сындырып, урысчалап тормаган, йодрыгын төйнәп, бишенче катта яшәвен күрсәткән. Вот зиһен бу балада, кемгә ошап шулай башлы диген! Күрше, төпчегебез өчен күңелем тыныч, анысы сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел, кибеткә кергәч, берәр әйбер кирәк булса, бармак белән генә төртеп күрсәтә. Сораганын бирмәсәң, телетелгә йокмый, гомер ишетмәгәнеңне ишеттерәчәк.
Тел дигәндә, олы улыбыз барчасының борынына чиртте, күрше. Аның нинди институтларда укып, ничәмә югары белем алуын хәзер инде үзем дә төгәл хәтерләмим. Өстәвенә, инглиз, нимес телләрен су кебек эчә.  Дөрес, үзе әйтүенчә, чит телләрне өйрәнгәндә татарчаны бөтенләй онытып җибәргән. Үзең уйлап кара, шул тикле чит ил сүзләрен ятлагач, аның башында татар теленә каян килеп урын калсын, ди. Улыбыз: «Анда  татарча белүемнең бөтенләй кирәге калмады», – дип әйтә. Чыннан да,  чит ил  урамы буйлап барганда, кайсы җүләре татарча: «Нихәл, якташ», – дип, килеп дәшсен, ди.  
Хәзер кайберәүләр үзебезчә теттереп сөйләшсәләр дә, синең белән урысча сөйләшеп кыланган булалар. Бервакыт маршруткада барганда, акча сорап, яныма кондуктор кыз килеп басты. «Татарча сора, юньсез, акчам юк», – дип ачулангач, оятыннан комач кебек кызарды. Тик шулай да тукталышта төшкәндә: «Абый, акчаң булмаса, бүтән утыртмыйм», – дип, колагыма килеп пышылдады. Менә бит, татарча белә торып, миннән урысча акча сорап, юри чытлыкланган була. Кайсы яктан килгән бу? Кем үстергән бу баланы? Әгәр кечкенә чагыннан ук татарча матур сөйләшергә өйрәткән булсалар, кондуктор түгел, берәр җырчы-фәлән булып, сәхнәдән төшмәс иде.
Күрше, син кайчан малаеңны үзебезчә дөрес сөйләшергә өйрәтә башлыйсың! Подъезддагы күрше-күлән: «Бу кем малае, ник татарча белми», – дип, сораштыра башлагач, ни дияргә дә белмичә аптырап калам. Күчеп килүегезгә күпме гомер узды, балагызның татарча  бер авыз сүз  әйткәне юк. Син, давай, Шурик, не шути, малаеңны телебезгә тизрәк өйрәт. Ишетсен колагың, син урыс түгел, моның ояты сиңа, өйрәтмәсәң, иртәгә үк  авылдан килгән Шәйхразый икәнеңне бөтен подъезд беләчәк! Шундый матур исемең була торып, кеше көлдереп, Шурик булып йөрмә әле монда... 
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев