Туган як

Шулай да була икән

Ике бала белән тол калганда Зөлфинур апага бары 32 яшь иде. Күпме генә кыстасалар да, башка кияүгә чыкмады. Чөнки үги ата белән яшәүнең авырлыгын үз җилкәсендә татыды.

Зөлфинурның әнисе әтисе белән аерылышкач, икенче мәртәбә кияүгә чыкты. Әнисенә яхшы булгандыр, бәлки. Тик үги әти аңа беркайчан да ачык чырай күрсәтмәде. Өстәлдән икенче телем ипигә үрелгәндә, күз карашыннан куырылып килә иде үсмер кыз. Яңа кием дә күп эләкмәде, авылда кем нәрсә бирсә – шуны киеп үсте. Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлауга шәһәргә китте. Әнисе дә бу хәлгә сөенде генә кебек. Аңа үз баласы түгел, ир якынрак булып чыкты.

Кыз балачак хыялына тугры калып, медицина өлкәсен сайлады  – шәфкать туташы булды. Укыганда ук, стипендиядән тыш акча эшләү максатыннан бер ялгыз әбине карарга алынды. Баштарак, көнгә бер кереп, кибеттән ризык алып кереп йөрсә дә, тора-бара әби чакыргач, квартирына ук күчеп килде. Бибинур апа бер мәртәбә дә кияүгә чыкмаган, кызга мәрхәмәтле, кешелекле булды. Зөлфинурны какмады, ашарга пешерергә, өйне тәртиптә тотарга өйрәтте. Кулына диплом алуга, үзенең икетуган апасының улы белән таныштырып, кавыштырып куйды да, үзе тыныч кына бу дөнья белән хушлашты. Бибинур апа ике бүлмәле фатирын да кызга васыять иткән булып чыкты. Шулай итеп, кыз фатирлы да, ирле дә булды. Менә шулай матур гына башланган гаилә тормышы гына кыска гомерле булды. Көннәрдән бер көнне ире Альберт иртән йокыдан тормады. “Йөрәк”, – диде табиблар.

Үлгән артыннан үлеп булмый, итәктә – ике бала. Аларны карашырга дип әнисен чакырып караган иде дә, тик тегесе генә бердәнбер кызына карата битараф булды. Юк, эчмәде аның әнисе, үзе шундый кырыс холыклы. Ә бәлки бердәнбер кызын әтисенә охшаганга үз итмәгәндер?

Менә шул чакта Зөлфинур, хәзер инде тәҗрибәле шәфкать туташы, үзе укыган көллияткә барып, гади генә бер авыл кызын балаларын карашырга ризалатты.

Исәннәргә гомер – аккан су кебек. Ни арада балалары үсеп җиткән! Улын өйләндереп, кызын кияүгә биреп, ике бүлмәле фатирда ялгызы гына калды. Ялгыз дип, бик ялгыз да түгел, балалары атна саен килеп, хәлен белеп тора.  Балаларын карашкан Роза да, сукмакны суытмый. Яшь аралары шактый булса да, серләре килеште аларның.

Менә шул Роза аңа икенче ир дә табып бирде. Альбертның вафатыннан соң үзен балалар үстерүгә багышлаган, чит ирләргә күтәрелеп тә карамагын Зөлфинурга хатыныннан аерылган бик шәп ир табып бирде. Бу ире Нәфис тә кешелекле, “алтын кул”лы булып чыкты. Квартирда су тамып торган кран төзәтелде,  шыгырдаудан туктый алмаган ишек майланды. Нәфис үзе ипле, эш сөючән, киң күңелле булгач, балалар да үз итте. Ә хатын, тормыш борчуларын уртаклашыр кеше булгач – яшәреп китте, чәчәк атты дисәң дә була.

Ирнең шәһәрдән ерак түгел, бакчасы бар икән. Тик ялгыз ир анда бик йөрмәгән, яшелчә утыртмаган. Үзе яхшы булгач, Зөлфинур җиң сызганып Нәфиснең бакчасын тәртипкә кертергә кереште. Парлап алмагачын, карлыганын утыртты. Эштән арып ял итәргә утырганда, икәүләп ял зонасы ясарга хыялландылар. Бер-ике ел эчендә бакча танымаслык булып үзгәрде. Бер тәртипкә китергәч, бакчаны икегә бүлеп, яртысына гына утыртырга, яртысын ял иттерергә уйладылар.

Ә бер көнне  бакчаның шул ял иткән ягында ялгызы үсеп утырган бер помидорны күреп, шаккатты Зөлфинур. Нәфисен чакырып: “Кара әле, узган елдан калган помидор орлыгы каяндыр килеп тишелеп чыккан” дип, гаҗәпләнүен яшермәде. Тик Нәфисе генә күзләрен хатынынан яшереп: “Узган елгы түгел ул. Беркөнне җиләк ашыйсым килә дигәч, син юкта беренче хатынны алып килгән идем. Икенче көнне тәрәзә төбемдә бер помидор үсеп утыра. Синең бакчаңа алып килеп утыртып китим әле дип, ул утыртып китте” – дип җаваплады.

Алай икән, чүп баскан бакча кирәкмәгән, ә җиләк кирәк булган... Ярар, җиләк кызганыч түгел, иренең бу хакта вакытында әйтмәве генә сәер.

Гаҗәпләнүен иренә белдертмәсә дә, Зөлфинур бу галәмәтне Розага сөйләми кала алмады. Тегесе шундук кабынып та китте: “Син нәрсә Зөлфинур апа! Бу дөньяда яшәмисеңме әллә! Каян чыккан бер үсенте!?. Ирле-хатынлы кешеләргә һәрчак парлы нәрсә бүләк итәләр. Гомерендә бакчасы булмаган хатынга нигә быел гына бер помидор үстерергә кирәк булган?.. Ничә ел бакча тотасың, бер генә помидор тишелеп чыкканы булдымы? Кабыннан һәрвакыт иң ким дигәндә өч-дүрт үсенте тишелеп чыга. Юньлегә түгел бу. Бар да йолкып ат ул помидорны!” – дип хатынның тетмәсен тетте.

Зөлфинур аның белән килешеп, атна  ахырында теге помидорны йолкып атарга да уйлаган иде...

Тик ире генә атна ахырын көтмәде шул. Татарлар өчен бәйрәм көн булган җомгада хатынны ташлап китте.  Зөлфинур иренә ялынып та, елап та карады, файдасы гына булмады.

Тәрәзәдән карап калган хатынына борылып та карамый, кузгалып китте. Алай гына түгел, аның телефон номерын да “кара исемлек”кә тыккан булып чыкты.

Әллә чынлап та теге помидор үз эшен эшләде, әллә башка сәбәп. Көтеп-көтеп караса да, бар җаны-тәне белән якынайган Нәфисе генә кайтмады. Ә бит нинди матур башланган иде аларның гаилә тормышы. Зөлфинур да олыгайган көнемдә терәк-таянычым булды дип сөенгән иде. Тик куанычы гына озакка бармады...

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: