Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шулай да була

Иске елның соңгы көнендә ел саен күрсәтелә торган бу фильмны карамый калган кеше юктыр. Шуңа охшаган очрак күрше Алабуга шәһәрендә дә була. Тик язма герое шәһәрләрне бутамый. Әйдәгез, ипләп кенә үзем сөйлим.

... Әллә замана шаукымына ияреп, әллә хуҗасы чит ил кешесе булган, анда кайчандыр  “Манхеттен” һәм “Бруклин” дип аталган күңел ачу үзәкләре ачылган иде. Алар әле дә эшләвен дәвам итә бугай. Тик минем сүзем ул клублар хакында түгел, ничарадан бичара кыен ашаган бер егет хакында.

Раифның дус егете Фәнис өйләнер алдыннан үзенең дусларын җыеп, шул ук көнбатыш гадәте белән, “мальчишник” ясарга уйлый.  Җыелу урыны алдан әйтелгән төнге клубларның берсе була.  Буйдак тормыштан ваз кичеп, камыт кию вакыйгасын төн уртасы узып киткәнче шундый нык бәйрәм итәләр,  күбесенә такси чакырырга туры килә.

Ә Раиф өе якында гына булгач, җәяүләп кенә кайтырга уйлый. Тик, саф һавага чыгуга, спиртлы эчемлекләр һәм кальян төтенненнән томаланган баш, аякларны икенче якка алып китә.  Юл читеннән, чалыш-молыш атлап, аягында көчкә басып торган егетне бәлки берәр машина бәрдереп тә киткән булыр иде, әллә бәхетенә, әллә бәхетсезлегенә, аны патруль машинасы күреп ала.

Милиция хезмәткәрләренең эшләре шул бит инде: туктап, егетнең документларын сорыйлар. Хәзер генә ул, паспортсыз бәдрәфкә дә чыгарга куркыта. Ул заманда кем инде ресторанга паспорт белән барсын.  Документларсыз Раиф акланыр өченме икән: “Өйгә, Манхеттенга кайтам” – дип акланмак була.  Тик, аны туктаткан  хезмәткәрләр әллә Алабугадан булмый, әллә андый төнге клуб барлыгын ишеткәннәре булмаган, Раифның бу сүзләрен үзләреннән көлү дип кабул итәләр. Совет заманнары булса, айныткычка алып китеп ябып куярлар да иде, демократия җилләре искән чорда алары да ябылып бетте. Шуңадыр да, буш китмәс өчен егетне шәп кенә итеп тәпәләп аталар да,  үз юллары белән китеп баралар.

Милиционерлар белән очрашу һәм “кабыргаларын санау”  Раифка ярдәм итә: ул тиз арада айнып китә, һәм бик тиз өенә кайтыр юл таба.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев