Туган як

Шәһәргә китәсеңмени?

Бибинур, дөрес булса синең турында шәһәргә бөтенләйгә китәргә җыена дигән хәбәр ишеттем. Ни җаның белән гомер иткән авылыңны ташлап китәргә уйладың? Белмим, кайсы җире белән кызыктырадыр сине ул шәһәр? Нәрсә, кибет пилмәнен сагындыңмы, әчегән йогурт ашыйсың киләме?

Былтыр шәһәргә кунакка барып ниндидер килешмәгән ризык ашагач, сине  атна буе авылда катык эчертеп рәткә керттеләр. Синең ише авыл кешесенә шәһәр азыгына әкренләп кенә күнегергә кирәк. Шәһәргә китеп, теләсә нәрсә ашыйсыз да: “Бу төшем авырта, теге төшем сызлый”, – дип зарлана башлыйсыз. Андагы табиб авыл фельдшеры Миңзифа түгел ул, үзенең дөрес дәва  бирүенә шикләнеп, сине башта кабинеттан кабинетка куып, башка табиблар янына кертеп карый. Ренгтен, УЗИ узып, кырык төрле анализ тапшырганнан соң берәр куркыныч чир табып, кыйммәтле дару алырга әптиккә йөгертә. Безнең фельдшер Миңзифа алай итми, күрше авылдан ике атнага бер килеп кан басымын үлчи дә,  барлык карчыкларга бертөсле дару каптыра. Миңзифа бу төймәле даруны йөрәктән дә, салкын тиюдән дә файдалы дигәч,  ышанмый кая барасың!?

Ахирәткәй, бик беләсең килсә, шәһәр халкының ярты пенсиясе дару алырга китә ул. Җитмәсә, шәһәргә баргач, театр-концертларга йөрергә дә хыялланасың икән. Белмим, ул пенсияңне кая гына сузарсың? Алай җыр тыңлыйсың килсә, әнә телевизорыңны кабыз да, шуны карап утыруыңны бел! Без хәзер авылда җиде  бөртек карчык кына калдык. Арабызда бер генә ир – Шәйхаттар гына  бар. Йорты таза, үзе имән кебек нык күренә. Беркөнне урамда: “Эх, сыерымны саварга берәр карчык  табылса иде”, - дип зарланып торды.

Биби, сыер сава беләсең, башкасын сорамыйм, сайланып торма, арабызда син иң яше, тот та чык шул  Шәйхаттарга. Ник көләсең, ошаткан кешең очраса,  әле җитмештә дә  соң түгел дип әйтәләр. Сиңа быел алтмыш алты гына тулды бугай. Бик беләсең килсә, машинасы да бар аның,  һәр атна капка төбендә ул аны бер тапкыр кабызып карый. Бәлкем сине шул машинага утыртып урам буйлап уратып кайтыр әле. Әгәр арагызны силсәвит  аша законлаштырсагыз,  аның башка беркеме дә юк, ул-бу була калса,  Шәйхаттарның бар байлыгы сиңа калачак. Нәрсә уйга баттың, Биби? Теләсәң иртәгә үк димлим сиңа  аны.

Шәйхаттарны хатын-кызга бик тиз гашыйк була дип сөйлиләр. Кара аны, сиңа ияреп ул да шәһәргә китеп бара күрмәсен! Көч-куәте ташка үлчим булса да, авылда ул хәзер бердәнбер ир булып санала. Өченче көнне кайсыбызныңдыр  кыйшайган капкасын төзәтеп бирде, кичә кемгәдер сарык чалды. Шәйхаттар авылдан китә калса, бездә чеби суярлык та ир калмаячак. Ярар, чалгы тотып печән чаба алмасын ди, анысын күрше авылдан  кайтартырбыз. Бәрәңгене дә үзебез утыртып, казып алырга хәлебездән килә. Шунысы мөһим – Шәйхаттарның кунакка баргач, түр башында  утырырлык кына рәте бар әле... Синең, Биби, парлашып йорттан-йортка кунакка йөрисе көннәрең алдадыр дип уйлыйм!

Узган атна кайсыдыр карчыкның улы: “Малайларымны карар кеше юк, әйдә, әни, җыен, бүген үк китәбез”, – дип, шәһәрдән кайтып төште. Карчыкның моңа керфеге дә селкенмәде: “Балаларыңны калдырыр кеше таба алмасаң, монда алып кайт, бер атна эчендә тәртипкә китереп, татарчага өйрәтермен”, – диде ул. Дөрестән дә, бер атна узмады, оныкларның олырагы әбисеннән саф татар телендә йогурт алырга акча сорый башлады. Карчык: “Монда андый нәрсә сатмыйлар, нәрсәгә сиңа акча”, – дип, янчыгын ераккарак яшерде. Тик малайның башы эшли булып чыкты: “Син башта акчаңны бир,  мин ул йогуртны  шәһәргә баргач та ала алам”, – дигән җавабын бик тиз тапты ул.

Беркөнне күрше авылга баргач, силсәвит Җамалыйны очраттым. Мине күргәч әллә ни гомер ерган авызын җыя алмыйча торды: “Син анда карчыкларны кияүгә бирә башлагансың, дип ишеттем. Болай булгач, авылыгызга газ кертеп, юл салмыйча булмас ахыры”, – дип, шаркылдап көлеп җибәрде. Менә күрдеңме, Биби, син кияүгә чыгуга, көт тә тор, авылыбыз бәлкем тернәкләнеп китәр әле.

Шәһәргә китү турында хәзер үк оныт! Менә бит, бәхетең бар икән, синең өчен рәхәт тормыш башлана гына әле. Өметсез – шайтан диләр! Шәһәрдән ялгыз картлар кире кайта башласа,  шәт, урам буйлап сарык чалырга ир кеше эзләп  йөрисе булмастыр!...

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: