Туган як

Шәһәр карчыгы

Зарифа, минем ничек шәһәр карчыгы булып китүемне белергә телисеңме? Теләсәң, тыңла...

Бервакыт шәһәргә кәчтүм-чалбар алырга чыгып киткән малай: «Әни, өйләнәм, кайтабыз, каршы ал», - дип шалтыратты. Дөрестән дә, озак та үтмәде авылдагы йортыбыз каршына кып-кызыл төстәге чит ил машинасы килеп туктады. Ныклабрак карасам, руль артында курчактай чибәр бер кыз утыра, янында – авызын ерган минем малай. Өйгә кергәч, булачак киленнең теле-телгә йокмады, улым белән ничек танышуы турында бер сулышта сөйләп бирде: «Карыйм, мин эшләгән кибеттә берәү костюм алмакчы, – ди бу.  –  Шәһәр кешесе булса инде кырыкны киеп караган булыр иде, ә бу ояла, кулына иң төссезен, ямьсезен  тоткан да, башын аска иеп басып тора. Кызгандым, барып иң матурын сайлап бирдем. Шулай итеп ошатты, мине дә, костюмны да». Зарифа, мин кияүгә чыкканда, беренче очрашуда каенанама карарга да оялдым. Заманалар үзгәрде, хәзер бөтенләй башкача, бүгенге киленнәр кияүгә чыкканчы ук, булачак ирләрен ничек кирәк шулай биетә башлыйлар. 
Ярар, сөйләвен матур сөйлисең, ашарга пешерү ягың, өй эшләрен башкаруың ничегрәк икән дип, моны сынап карарга булдым. Ышанасыңмы, Зарифа, өстәлгә кашык-тәлинкә куярга да өлгермәдем, киленнең үзе белән алып кайткан мультиваркасында пешергән токмач ашы әзер булган иде. Дөрес, бераз каушап калгангамы, ашы бөтенләй тозсыз булып чыкты. Ярар, өйрәнер әле дип, малай белән моны сиздереп тормаска булдык. Аның каравы, ай буе җыелган керне үзенең автомат кер юу машинасында күз ачып йомганчы юып, киптереп бирде. Шул арада мин күрмәгән ниндидер җайланма өстәлдә калган савыт-сабаны юа торды. Идәннәрне киленебез тузан суырткычка ошаган машина белән юып чыгарды. Бер карасаң, шаккаткыч инде...  Мин, Зарифа, авылда яшәп боларны күргән кешеме? Түзмәдем, аптыраганнан: «Син шундый чибәр, шундый уңган, барын да булдырасың, ник шәһәр кешесенә генә чыкмадың?» – дип сорадым. «Чыктым, бер генә түгел, ике тапкыр. Беренчесендә характерлар белән килешмәдек, икенчесендә – әнисенең теле белән». Шулчакны килен, онытканчы дип, ике ирдән ике малае булуын да әйтеп бирде. «Олысы компьютер сорагач, берәр юньлерәген очратуга алырмын дип вәгъдә биргән идем, ул кеше очрады, аласы булыр инде», - ди. Бәләкәе әлегә велосипед кына сораган һәм аның бәясе минем пенсиям белән бер чамада булуын инде ишеттерделәр. «Алырмын, ник алмаска ди, бер пенсия белән әллә кая китеп булмас, улым гына бәхетле булсын». 
Күреп торам: соңгы вакытта аның шатлыгы эченә сыймый. «Улым, күңелеңә ятышлымы, бик усал түгелме, тормыш корып булырмы?» –дим. «И-и, әни, башкасына өйләнгән булсам, яңа йорт салып, машина алып баш ватасы булыр иде. Монда үзең күрәсең, барысы да бар: фатиры да, машинасы да, хәтта минем теләкне белгәндәй, ике малайга тикле алдан әзерләп куйган», ди. Килен үзе дә улымны мактап туя алмый: «Сезнең малаегыз да ярыйсы күренә, миңа бик ошый, ни әйтсәң, шуны үти, ни  кушсаң, шуңа риза. Авызыма карап торган шундый авыл мәхлугы белән тормыш корырга күптән хыялланган идем. Аннан карап торышка холкың бик тыныч күренә, сезгә килен булып төшәргә мин каршы түгел. Тик алдан әйтеп куям, мине авылда калыр дип хыяллана күрмәгез тагын». 
Дөрестән дә, килен барын да уйлап куйган. Улым хәзер көндез ул эшләгән кибеткә товар ташый, төнлә шуны саклый. Зарифа, миңа да эш табылды, көндез киоскада гәзит сатам, төнлә акча чутлыйм. Акча дигәннән, килен миннән булмый дип, акча тотуны миңа тапшырды. Гаиләдә иң кирәкле кеше мин хәзер. Колхоз бухгалтериясендә эшләгән чакларым искә төште. Юк-барга акча сорап килгәндә, азынып китәргә ирек бирмим, аз-азлап кына тамызам. Торыр урыныбыз бар, киленнең беренче иреннән калган фатирында яшибез. Авылдагы йортны, мал-туарны сатып, киленнең машинасын яңарттык, чөнки икенче иреннән калганы тәмам тузып, таралып килә иде.  
Зарифа, килен хәзер мин дигәндә үлеп тора. Күрсәтмәгән врачы калмады, яңа тешләр куйдыртты, өс-башымны алыштырды. Авылда яшәгән вакытта ярамаган тагын дип, боларга каршы килеп маташкан булыр идем. Хәзер башкача ярамый, тормышлар үзгәрде, Зарифа, мин бит хәзер шәһәр карчыгы!
Илдар  ХӘЙРУЛЛИН. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: