Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шәп киявең булсын, дисәң...

Фәндәлия, дөрес булса, кызыңа кияү эзлисең, дип ишеттем. Аңлыйм, нишләп аңламаска, аның юньлесен каян табасың хәзер. Сиңа бай кесәле, артыгын сорамыйча, әни дип өзелеп торганы кирәктер, шулаймы? Каян белдең дип, күктән төштеңме әллә, безгә барыбызга да кияүнең шундый булуы кирәк. И-и-и, Фәндәлия, белсәң иде кияүдән кеше ясаганчы, күпме иза чиккәнемне!...

Фәндәлия, дөрес булса, кызыңа кияү эзлисең, дип ишеттем. Аңлыйм, нишләп аңламаска, аның юньлесен каян табасың хәзер. Сиңа бай кесәле, артыгын сорамыйча, әни дип өзелеп торганы кирәктер, шулаймы? Каян белдең дип, күктән төштеңме әллә, безгә барыбызга да кияүнең шундый булуы кирәк.
И-и-и, Фәндәлия, белсәң иде кияүдән кеше ясаганчы, күпме иза чиккәнемне! Кияү бит ул туйда гына чибәр, акыллы булып тоела. Соңыннан аның акчасыз, эшсез булуы ачыклана. Андый вакытта кешедән ким-хур буласы килми. Ул яшьләрнең яратам дигәннәрен ипигә ягып ашап булмый. Шуңа бар таныш-белешне эшкә җигеп, кияүне адәм рәтенә кертә башлыйсың. Башта акча төртеп, дипломын ясыйсың, аннан кирәкле кешесен майлап-җайлап, яхшырак урынга урнаштырасың. Әле син тапканны ул ошата дисеңме, юк икән, тешеңне кысып барын да яңадан башлыйсың. Җитмәсә, шул арада бер-берсеннән туеп өлгергән яшьләр аерылыша башлыйлар. Безнең кыз ярты ел эчендә, туйдым, бүтән чыкмыйм, дип, әллә ничә тапкыр кире әйләнеп кайтты. Кияүнең, башка кайтмыйм, җитте, гарык дип, кычкырып, ишекне шапылдатып ябып китүләрен сөйләп тә тормыйм... Хәзер кемнең кем булуын белеп бетергәч, ару гына яшәп яталар шикелле. Дөрес, кияү болар бигрәк саран дип уйламасын өчен, квартир белән машина алып бирергә туры килде. Аның каравы, хәзер кеше арасында безнең кияүнең бар ягы да җитеш, дип әйтерлек тулы хокукыбыз бар.
Фәндәлия, очравың әйбәт булды әле, кызыңның бәхете бар икән, сезгә яраклы кияү үзе килеп чыкты, кичә генә Сабира малае хатыныннан аерылып кайтты. Син, аерылып кайттты дигәнгә аптырап калма, аның малае әллә ничә хатын белән гражданскийда гына яшәп карады, шуңа Сабираның берсенә дә килен дип дәшкәне булмады. Нишләп дәшим, язылышып тормагач чутланмый ул, дип кенә җибәрә. Анысы шулай инде, янында закунный хатыны булмагач, малае - өйләнмәгән егет дип әйтми кая барасың. Монда, Фәндәлия, уйлап та торасы юк, синең кызыңа ул малайдан да бай, грамытный кияү табуы икеле. Белеме бармы дип, бар, нишләп булмасын, Сабира аңа зоотехник дипломын күптән алып бирде. Юк, эшләргә җитешмәде әле, кайда эшләсен ди, шәһәрдә мал фермасы юк бит. Килеш-кыяфәтенә килгәндә, читтән караганда, гәүдәгә болай ярыйсы кебек. И-и, Фәндәлия, аның чибәрлеге нәрсәгә сиңа, башка хатыннар карамагач, кызыңа яшәве тынычрак булыр. Бер уйласаң, чибәрлек килә дә китә ул, ә байлык кала. Сабира бә-әк үткен хатын, малаена инде әллә ничә квартир, машина эшләп бирде. Ул малай салгаларга ярата, димәк, кызың кияүгә чыга калса, бар байлыгы кызыңа кала дигән сүз. Дөрес, Сабираның акылы вакыты белән керделе-чыктылы гына, шуңа кызыңа яши башлаганда бераз сабыррак булырга туры килер. Соңыннан, Сабира картая төшкәч, тормыш үзе җайлана ул. Фәндәлия, әйткән иде диярсең, кызың белән балда-майда йөзәсе көннәрегез алда әле. Шәп кияү теләсә кемгә тәтеми шул ул.
Их, безнеке генә бигрәк юньсез булып чыкты, хәзер әнә яңа иномарка сорап аптырата. Нишлисең, аласы булыр инде, алмый кая барасың, кызыңның бәхетле булуын теләсәң, бу тормышта ни генә кыланмассың...
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев