Туган як

Шикәр чире

И-и, энем, гәүдәң ябык, чыра-ең ап-ак, читтән карасаң чын өрәккә охшап калгансың, нәрсә булды, ник килдең монда? Врач анализ тапшырырга кушты дисеңме? Иң куркынычы шул анализдан башлана инде ул, энем. Алар шуннан башка синең белән сөйләшеп тә тормыйлар. Әйтерсең, шул сидек белән канда синең бөтен чирең язылган. Мин аны чыраеңа...

И-и, энем, гәүдәң ябык, чыра-ең ап-ак, читтән карасаң чын өрәккә охшап калгансың, нәрсә булды, ник килдең монда? Врач анализ тапшырырга кушты дисеңме? Иң куркынычы шул анализдан башлана инде ул, энем. Алар шуннан башка синең белән сөйләшеп тә тормыйлар. Әйтерсең, шул сидек белән канда синең бөтен чирең язылган. Мин аны чыраеңа карап, анализдан башка да әйтеп бирә алам, сирәк ялгышам, чирең шикәрнекенә охшаган. Юк, энем, ник куркытыйм ди. Узган атнада берәү синең кебек банкасын тотып коридорда буталып йөрде. Хәзер күренми. Нәрсә булсын ди, башта җидесе, аннан кырыгы дип уйлыйм...
Ярар, менә син, карчык, ник килдең табиб янына? Димәк, хәл юк, ашап булмый... Монда баш ватып торасы юк, әйткән иде диярсең, шикәр чире синдә. Каян белдең дип, бәбәкләрең ферма сыерыныкы кебек эчкә баткан, чыраең тонык, иренең шәмәхәләнгән. Курыкма, карчык, яшәрсең әле, дару эчертеп терелтәләр хәзер. Күпме тулды соң әле? И-и, алтмыштан узгач, болай боегып утырасы түгел, шатлан, яңадан кияүгә чыгар вакытың җиткән. Борчылма, терелерсең дә, үзеңә яшь кияү дә табарсың. Ул табиблар пенсияң җитсә, кешене дару эчертеп яшәртә хәзер. Әнә безнең подъездда яшәүче бер ир дару эчеп, көннән-көн яшәрә бара, яныннан узып булмый, авызыннан аңкып тора: «Врачлар кушты, шунсыз булмый», - дип зарлана. Үзе шикәр чире дигән була. Ул аны спирт белән эчтән терелтәме, тыштан ышкыймы, анысы аңлашылмый. Карап торышка яңагына бармак белән чиртсәң, кан чыгарлык, тазалыгы ташып тора.
Карале, кеше тикшереп утырган булам, әллә кая барасы юк, безнең килен дә чирләргә ярата. Нинди чирдер белмим, врачлар кушты дигән булып, җылы диңгез ярларын елына ике тапкыр әйләнеп кайта. Үзе әйтүенчә, андагы җылы кояш нурлары чиренә отыры азып китәргә ирек бирми булып чыга.
Аптырыйм хәзерге яшьләргә, табиб бүлмәсенә кереп, үзлә-рендә нинди чир булганын ишетер өчен шушында сәгатьләр буе көтеп утыралар. Шуннан рецепт тотып: «Шуны эчәм дә тереләм» дип, кош тоткандай шатланып, әптиккә чабалар. Юк-ла, минем әптиктә булганым да юк, дару эчеп агуланырга башыма тай типмәде әле. Чирләмәгәч, ник утырасың монда дисеңме? Башта әнә теге малайны сөйләштердем, хәзер карчык сине... Юк, бер җирем дә авыртмый, авызыңнан җил алсын, әстәгъфирулла диген. Шушы яшькә җитеп, акыл кермәгән сиңа, карчык, ач күзеңне, яныңда тап-таза кеше утыра. Монда килүемнең сере шул: коридорда утыручы чирләшкәләрне тыңлавы минем өчен җан рәхәте ул. Арагыздан һәркайсыгыз кан басымы югары дип зарлана, әйтегез әле, нәрсә соң ул? Каты итеп сөтле чәй эчсәм, башым да авыртмый, йөрәгемә дә зарланмыйм. Монда килеп сезне тыңлагач: «Әле ярый бу чир миндә юк», - дип сөенеп туя алмыйм. Хәлем юк, авыздан ризык үтми, дип зарлансаң, ул табиблар шикәр чире диагнозы куюдан башканы белмиләр. Юк, карчык, җитмешкә җитеп кенә киләм, чирләргә вакытым юк. Яз җитте, казылмаган бакча көтә. Кызык кеше син, яшьнең ни катнашы бар монда, миннән башка кем казысын аны, килен үзенә чир эзләп йөри, малай көне-төне эштә. Димәк, бөтен тормыш миңа килеп терәлгән. Әле оныкларымны аякка бастырасы бар, фатирыбыз күптән ремонт сорый, авылдагы йортымны сатып, малайның машинасын яңартырга кирәк. Кыскасы, эшлисе эшләр муеннан. Чирләп китсәм, болар туктап калачак, авырырга язмасын, яшәргә әле исәп.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: