Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигырь

Яшәү, сиңа кайттым!

Сиңа булган сөюемнең
Оч-кырые юктыр сыман.
Икебезгә төшкән гүя,
Зәңгәр күктән 
               якты томан.

Качкан күңел 
               тынычлыгын
Мин бит бары 
         синнән таптым.
Ташлап киткән 
                  ышанычым,
Чәчәк тотып, 
             миңа кайтты!

Юллар ябык төсле иде,
Минем өчен киләчәккә.
Бу дөньяда булганыңа
Рәхмәт укыйм
                    күрәчәккә.
Исем китте: 
                яшәү матур,
Яшәү үзе бер җыр икән.
Бездән бәхетлерәк 
                         парлар
Бу дөньяда бармы икән?!

Качкан күңел 
               тынычлыгын
Мин бит бары 
         синнән таптым.
Киләчәккә өмет белән,
Яшәү, үзем 
           сиңа кайттым!
Мария ЛОГИНОВА-ПАШИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев